Биюче Нурсинә ГАЛИЕВА — Балтач районы Смәил авылы кызы. Ул умыртка баганасы бүсере белән туа. Шул сәбәпле кечкенәдән йөрми, коляска белән хәрәкәт итә. Ул хәзер Мәскәүдә яши, танылган биюче. Коляскада биергә өйрәнгән, төрле чемпионатларда катнаша.
— Бүлмәдәш кызым бию белән шөгыльләнә иде. Үзе белән тренировкага алып барды. Бик ошады. Кечкенәдән сәхнә дип хыялланганмын инде, — дип сөйли Нурсинә. — Биюгә йөри башлаганда, клубта җитәкчебез дөнья чемпионы булган иде. Янымда горурланырлык, үрнәк алырлык кешеләр бар иде. Миңа тиз арада коляскада партнер таптылар. Икебез бергә бии, дөресрәге, өйрәнә башладык. Өч айдан соң мине беренче чемпионатка чыгарып җибәрделәр.
— Нурсинә, балачагың хәтердә ничек саклана?
— Балачагымны искә төшерү миңа рәхәт. Укытучылар көн дә өйгә килеп укытты. Һәрчак зур җылылык, хөрмәт белән искә алам. Мәктәптән такта алып төшеп, шунда язып, бөтен нәрсәне аңлаталар иде. Алар минем өчен җан атып торды. Шуңа тырыштым, төрле конкурсларда катнаштым, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Сыйныфташлар бәйрәмнәргә, походларга алып бара иде. Көн саен мәктәпкә йөреп укымасам да, үземне тормыштан читтә калган кебек хис итмәдем. Туганнарым белән дә балачагым күңелле узды.
— Мәскәүгә китеп урнашу җиңел булмагандыр?
— Мәктәпне тәмамлыйсы елны танышлар аша Мәскәүдә коляскада йөрүчеләр өчен уңайлыклары булган югары уку йорты барлыгын белдем. Шунда керергә хыялландым. Бу миңа да, әти-әни өчен дә авыр карар булды. Анда туганнар юк. Аннары безгә, авыл кешесенә, Мәскәү бик ерак кебек тоела бит. Әмма Смәилдә калсам, миңа җайсыз булачагын яхшы аңлый идем. Барыр җир юк, коляска өчен бөтен нәрсә җайсыз. Яшь вакытта гел әти-әни канаты астында яшәп кенә түгел, мөстәкыйль тормыш төзисе, нәрсәнедер үзең хәл итәсе килә. Курыксалар, борчылсалар да, көчемә ышанып, шушы адымга барганнары өчен рәхмәтлемен. Әти белән Мәскәүгә чыгып киттек. Имтиханнарны уңышлы биреп, Мәскәү дәүләт гуманитар-икътисад университетына кердем. Белгечлегем буенча мин — математик-программист. Дүрт ел укып, кызыл дипломга тәмамладым.
— Биюгә кереп китү ничегрәк булды?
— Мәскәүгә ияләшкәч, тагын ни белән шөгыльләним икән дип, эзләнә башладым. Университетның тулай торагы, башка уку йортларыннан аермалы буларак, тулысынча коляскадагы кешеләр өчен җайлаштырылган. Һәм ул укый торган корпуска тоташа. Бик күп дусларым барлыкка килде. Яшьләрчә тормыш гөрли башлады. Башкалар төрле спорт белән шөгыльләнә: фехтование, уктан ату һ.б. Төрлесенә тренировкага йөреп карадым. Бию үзенә алып кереп китте. 2011 ел ахыры иде бу. Тиз өйрәндем. Ярышларга йөри башладым. 2014 елда Россиянең җыелма командасына кердем. Ул вакытта ярышлар бик күп иде. Кытай, Сербия, Германия, Польша һәм башка илләрдә булдым. Бию тормышымда һәрчак зур урын алып тора. Күптән түгел Санкт-Петербургта Россия чемпионаты узды. Анда “сольный” чыгыш ясадым. Беренче көнне “фристайл”ны биедем, II урынны алдым. Икенче көнне гомуми программада катнаштым, рәттән биш бию башкардык, I урынны алдым. Өченче көнне Мәскәү командасы белән ансамбль буларак катнаштык. Алты кыз бергә биеп, III урын алдык.
— Иң зур җиңүең дип кайсын аерып әйтер идең?
— Минем өчен иң мөһим медаль 2019 елда булды. Германиядә узган Дөнья чемпионатына бардык. Анда III урын алып кайттым. Бу минем өчен зур үр иде. 2014 елдан безнең спортчыларга төрле санкцияләр кертелде. Дөньякүләм ярышларга юл ябылды. 2019 елда, ниһаять, беренче тапкыр чыктык. Аннары пандемия һәм бүтән хәлләр башланды. Шуңа дөньякүләм ярышларда катнаша алганыбыз юк әле.
— Әле бит хәйрия фондларында да эшлисең?
— Кемгәдер булышу, изге гамәлләр башкару өчен, хәйрия фондында эшлисем килде. Анда укыту системасында хезмәт куйдым, төрле чаралар үткәрә идек. Хәзер эшли торган фондта Даун синдромлы балалар, яшүсмерләр, зурларга булышабыз. Алар бу тормышта үзен яхшы хис итсен өчен көч куябыз, эш табарга, һәр яктан үзгәртергә тырышабыз. Биредә менеджер вазыйфасын башкарам. Күбрәк исәп-хисап эшләрен әзерлим, грантлар өчен гаризалар язам, шушы фондның планнарын тормышка ашыру өчен нәрсә кирәк, барысын да башкарам. Эшемне бик яратам. Үземне кирәкле кеше итеп тоям, бу бик мөһим.
— Туган якка еш кайтып булмыйдыр инде?
— Смәилдә әти-әнием яши. Ярты елга бер кайтырга тырышам. Кышын — поездда, самолетта, ә җәен машинада кайтам, рульдә йөрим, бу миңа бик ошый. Мәскәүдә йөрисе аралар бик ерак. Шуңа машинасыз яшәп булмый монда.
— Нурсинә, син бер дә зарланмыйсың. Гел алга барасың! Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди киңәшләр, теләкләр җиткерер идең?
— Кешегә киңәш бирү дөрес тә түгелдер инде. Үз тәҗрибәм белән генә уртаклаша алам. Һәрчак күңелемә ошый торган әйбер белән шөгыльләнергә тырышам. Бу тормышның бик кыска икәнен яхшы аңлыйм. Шуңа ошамый торган эш белән мавыгырга вакытым юк. Гомерне бушка уздырасы килмәү, бәлки, шундый эшләргә этәрәдер. Тик утырырга яратмыйм. Бу сыйфат та миңа булыша.
Лилия ЙОСЫПОВА.