Казанда яшәүче Гөлия БАЛТИНА сихәтле май кычытканыннан язгы рецептлар белән бүлеште.
КЫЧЫТКАН БЕЛӘН УМАЧЛЫ АШ
Ит шулпасына шакмаклап туралган бәрәңге, суган, кишер салып кайнатырга. Йомыркага бер чеметем генә тоз, он өстәп, умач уарга. Яшелчәләр пешкәч, умачны салырга. Умач өскә калкып чыкканнан соң, 2-3 минут кайнатырга. Вак итеп туралган кычытканны кушарга, кайнатып чыгарырга һәм плитәне сүндерергә.
КЫЧЫТКАН ҺӘМ ЭРЕМЧЕКТӘН ВАРЕНИК
Камыр: 1 йомырка, берничә аш кашыгы су, бер чеметем тоз өстәп, он салып, камыр басарга.
Камырны ял иттергәннән соң, җәеп, түгәрәкләр кисәргә. Эремчек, вак итеп туралган кычыткан, тәменчә тоз кушып, әзерләнгән эчлекне салып, варениклар ясарга. Вареникларны кайнап торган суга салып, 5-10 минут пешерергә.
ЯШЬ КӘБЕСТӘ ҺӘМ КЫЧЫТКАН БЕЛӘН АШ
Ит шулпасы пешерергә. Шакмаклап туралган бәрәңге, суган, кишер, кәбестә салып кайнатырга. Яшелчәләр пешкәннән соң, вак итеп туралган кычытканны салып, 2-3 минут кайнатырга һәм плитәне сүндерергә.