• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 13.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

“БАЛАЛАРНЫ ХЕЗМӘТ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТЫРЫШАБЫЗ”

«Аңлашып яшәгәндә генә уртак тел табып була”, — ди Апас районы Акхуҗа авылында гомер итүче биш балалы Гөлназ белән Рәшит Гайнуллиннар.
Гөлназ тумышы белән күрше Карамасар авылыннан. Акхуҗага килен булып төшкәч тә, ике авыл арасында еш кына җәяү йөрергә туры килгән аларга.

— Юл озын, нәрсә генә сөйләшеп бетерәсең. Рәшит: “Ничә бала алып кайтырбыз икән?” — дип сораша. Үзебез ишле гаиләдә үстек. Мин, ике дә уйлап тормыйча: “Әни бишне тапкан. Без дә биш бала алып кайтырбыз”, — дим. Шул чакта уенын-чынын бергә кушып әйткән сүзләр фәрештәләрнең “амин” дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең, — дип елмая 46 яшьлек Гөлназ.
2020 елда аңа “Ана даны” медале тапшырганнар.
18 яшеннән аш-су остасы булып эшләгән әңгәмәдәшем соңгы елларда клуб мөдире булып хезмәт куя. Эштән курка торганнардан түгел. Авыл почтасында хат ташучы вазыйфасын да башкара, кирәк чакта җыештыручыга да ярдәм итә. Бишенче баласын тапкач та, сабыйга 40 көн булуга, аны 10 яшьлек кызы Лилиягә калдырып, 3 елга якын фермада эшләгән.
— Берүзең генә биш баланы аякка бастырып булмый. Гаиләм — төп терәгем. Энесен, сеңлесен карарга кызым Лилия бик ярдәм итте. Әнием белән каенанама да зур рәхмәт. Үз әтиемне хәтерләмим, бик яшьли вафат булган ул. Балаларыбызның тигез гаиләдә үсүе бәхет, — дип сөйли Гөлназ.
Хөкүмәт ярдәме белән Гайнуллиннар бөтен уңайлыклары булган зур йорт салып чыккан. Олы уллары Рүзәлгә 22 яшь. Ул Апас аграр көллиятен тәмамлаган. Хәрби хезмәттән соң эшкә урнашкан. Икенче уллары Риназ армиядә, аның кайтуын көтәләр. Лилия быел  IX сыйныфны тәмамлый. Наил мәктәптә укый. Ә Наилә  I сыйныфка укырга керергә җыена.
— Наил белән авырлы икәнемне 4 айга кадәр белмәдем. Корсагым үсә башлагач, киста бармы икән әллә дисәм, бәбиебез булачак икән. Биш бармакның кайсын кыссаң да, авырта. Балаларым һәрберсе якын, аларны тигез яратам. Биш бала минем өчен күп кебек тоелмый, бергә бердәм булганда, авырлыклар да сизелми, — ди Гөлназ.
Гайнуллиннар күпләп мал-туар, кош-корт асрый. Ел саен Гөлназ 50 үрдәк, 50 каз сатып ала. Аларны үстереп, сата. Каз мамыгыннан мендәр ясап та бирә. Моннан тыш клубта эш бетми. Ансамбльләрен булдырганнар. Төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
— Картаерга вакыт юк, гел яшәреп кенә йөрисе килә. Иртән күзне ачабыз, кичен ничек йомылганын да сизми калабыз. Кемдер көнен ничек уздырырга белми йөридер, ә миңа тәүлегенә 24 сәгать вакыт җитми, — дип елмая Гөлназ.
Балаларын алар кечкенәдән бер алманы бишкә бүлеп, барын да уртак итеп яшәргә өйрәткән. “Тәрбия ул баланы каршыңа утыртып, ниндидер кагыйдәләр өйрәтеп үстерү түгел, минемчә. Аларны хезмәт, үрнәк белән тәрбияләргә тырышабыз. Эшләгәнегез, өйрәнгәнегез үзегез өчен, дип үстерәбез. Олы улларым кечкенәдән көтү көтеп, үзләренә кирәк әйберне эшләп алды. Иң мөһиме — авырмасыннар гына, илләребез тыныч булсын”, — ди Гайнуллиннар.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru