Үз гомерендә бер тапкыр да кредит алмаган кеше сирәктер. Банк акча биргәнче кеше турындагы мәгълүматларны тикшерә, кредит тарихын да карый. Анысы нәрсә соң? Кредит тарихын кеше үзе тикшерә аламы, бу нигә кирәк? Әлеге хакта тулырак Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН белән сөйләштек.
— Марсель, кредит тарихында нинди мәгълүматлар туплана?
— Бер тапкыр булса да кредит алган кешегә банк кредит тарихы ача. Биредә кешенең кредитын ничек түләп баруы турындагы мәгълүматлар саклана.
Кредит тарихы ярдәмендә банк кешенең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын, бурычларын вакытында түләвен, әҗәтләре юкмы икәнне ачыклый. Кредит тарихы — дүрт өлештән торган электрон документ. Беренчесендә кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, паспорт, ИНН, СНИЛС мәгълүматлары чагыла. Икенчесе төп өлешне тәшкил итә. Монысында соңгы җиде ел эчендә банктан акча алулар күренә. Өченчесендә займнар турында тулырак мәгълүмат тупланган. Кредит эше коллекторларга тапшырылмаганмы, нинди банк сезнең кредит тарихы белән кызыксынган — барысын да белергә була. Дүртенче өлештә бурычлар тарихы һәм нинди банкларга мөрәҗәгатьләр җибәрелгәне турында тулы мәгълүмат урын алган. Нинди банклар сезгә кредит бирүдән баш тарткан, кайсы гаризаны хуплаган һ.б. — бөтенесе дә бар. Заемщик 120 көн эчендә кредитны ике тапкыр түләми кала икән, әлеге бурычлар да биредә языла.
— Гариза тапшыручының кредит тарихын белү күбрәк банклар өчен мөһим бугай, ә гади кешегә ул кирәкме?
— Юрист буларак, һәр кешегә ел саен үзенең кредит тарихын тикшерергә киңәш итәр идем. Банктан акча алырга теләгән кеше өчен кредит тарихының чиста булуы мөһим, бу аңлашыла, чөнки әҗәтләр җыелганда, банк мөрәҗәгатьне кире кагарга мөмкин. Икенчедән, бу документны ачып карап, сезнең исемгә мошенниклар кредит рәсмиләштермәгәнме икәнне дә тикшереп була.
— Ә начар кредит тарихын үзгәртеп буламы?
— Үзәк банк аңлатуынча, кредит тарихын үзгәртү мөмкин түгел. Вакытында түләнмәгән бурычлар барысы да кредит тарихында языла һәм кешенең шәхси рейтингына йогынты ясый. Әлеге документтагы мәгълүматны үзгәртеп булмаса да, яхшыртырга мөмкин. Моның өчен, гадәттә, кечкенә суммага кредит алырга яки кредит картасын рәсмиләштерергә һәм аны вакытында йә алданрак түләп бетерергә киңәш ителә. Шул рәвешле банкка намуслы клиент икәнеңне раслый аласың. Бу рейтингыңны арттырырга һәм киләчәктә зуррак суммага кредит алганда ярдәм итәргә мөмкин.
— Кеше үзенең кредит тарихын ничек тикшерә ала?
— Барлык кредит тарихлары махсус кредит тарихлары бюросында (бюро кредитных историй) саклана. Россиядә бүген шундый алты бюро исәпләнә. Кредит тарихын төрле юллар аша тикшерергә була. Иң җайлысы: дәүләт хезмәтләре сайтына керәсез. “Салымнар һәм финанслар” бүлегендә “Кредит тарихлары бюросы хакында мәгълүмат” дигән бүлекчә бар. Шунда запрос язып калдырырга кирәк. Шуннан соң сезнең кредит тарихы кайсы бюрода саклануы турында хәбәр киләчәк. Шул бюроның сайтына кереп, кредит тарихы белән танышырга теләвегезне сорап, гариза язасыз. Запросны елына ике тапкыр бушлай бирергә мөмкин. Икедән артса, бу хезмәт түләүле. Шулай ук элек кредит йә займ алган банктан да мәгълүмат соратырга була.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Кредит тарихы булса яхшыракмы, әллә бер дә кредит алмавыңмы? Белгечләр әйтүенчә, бер дә кредит алмаучыга караганда, кредит алып, вакытында түләп барган кеше банк өчен ышанычлырак санала. “Дәүләт кредит тарихлары бюросы” статистикасы буенча, кредитын түләп барганнарның уртача 30-35 %ына кредит бер кыенлыксыз бирелә. Бер дә кредит алмаучылар арасында бу сан 25 % кына.