• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 10.12.2023
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

БӘРӘҢГЕНЕҢ ТӨБЕН НИЧӘ ТАПКЫР ӨЯРГӘ?

БӘРӘҢГЕНЕҢ ТӨБЕН НИЧӘ ТАПКЫР ӨЯРГӘ?

Бәрәңгене көрәк белән утыртабыз. Тишелеп чыккач, китмән белән төбен йомшартабыз, аннан өябез. Соңгы елларда тагын бер тапкыр техника белән күтәреп чыгалар. Җәй буе шулай буразнада туфрак күтәрүнең файдасы бармы икән? Шул турыда аңлата алмассызмы? Быел яңгырлар да бик юк, җир коры.
Әсгать,  Лениногорск районы.

Франс ХӘЛИЛОВ,  авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
— Һичшиксез, бәрәңге төбен өяргә кирәк. Беренчедән, бу үсемлекнең тамырларына дым һәм һава керсен өчен кирәк. Икенчедән, чүп үләннәре юк ителә, өченчедән, төбен өю өстәмә тамырлар үстерү мөмкинлеге бирә, анда күбрәк бүлбеләр яралачак, үсемлек ныгый, сабаклары калыная.
Бәрәңгенең төбен кимендә ике тапкыр өяргә кирәк. Беренче тапкыр моны үсемлек 8-10 см үскәч эшлиләр. Бу вакытта буразна ясап, җирне 3-4 см га гына күтәрәләр. Бәрәңге сабагын 18-20 см үстергәч, икенче тапкыр өяргә кирәк. Монысында туфракны ике яктан гына түгел, үсемлек тирәли өяләр. Өченче тапкыр бәрәңгенең төбен өймәскә дә була. Әмма моны эшләсәгез, берән-сәрән калган чүп үләннәрен дә юк итәчәксез һәм җире ачылып, күренеп торган яшь бәрәңгеләрне күмдерәчәксез. Алар кояшта ятып, яшелләнә, агулыга әйләнә.
Әгәр соңгы вакытта яңгырлар яумаса, җир коры булса, төбен өяргә бер көн кала бәрәңгегә су сибәргә кирәк. Коры туфракны өюнең файдасы юк кына түгел, ул зыян да сала. Кайнар туфрак бәрәңге сабагыннан дымны тарта. Артык дымлы туфракны да өймәскә кирәк, мәсәлән, яңгырдан соң ук өю туфракның тыгызлануына китерә, ә бәрәңге көпшәк туфракны “ярата”.
Китмән белән өйгәндә, мотоблок белән эшләгәндә дә, бәрәңгенең сабакларын зарарламаска тырышыгыз.

Хәбәрләр

Апасның яңа урамына шагыйрь Шәүкәт Галиев исеме бирелде.

РФ Президенты В.Путин 14 декабрьдә туры линия уздыра.

“ТНВ”да татар телендә өр-яңа “Җиде юл чатында” сериалы күрсәтелә башлады.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Эвакуация башланганнан бирле, 650 дән артык кеше Газзә секторыннан Россиягә кайткан.

Әгерҗедә туып-үскән Ислам Гаврилов “Зур тәнәфес” Бөтенроссия белем бәйгесендә җиңде һәм 1 миллион сумга ия булды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
“УКЫЙ ХАЛЫК, КИТАП КЫНА БУЛСЫН”
Татар дөньясы

“УКЫЙ ХАЛЫК, КИТАП КЫНА БУЛСЫН”

by irekmanager irekmanager
8 декабря, 2023
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
Җайдак Фирдүс Халиков: “СӨЙГӘНЕМӘ ТӘКЪДИМ ЯСАРГА ЧАБЫШ АТЫНДА БАРДЫМ”
Татар дөньясы

Җайдак Фирдүс Халиков: “СӨЙГӘНЕМӘ ТӘКЪДИМ ЯСАРГА ЧАБЫШ АТЫНДА БАРДЫМ”

by irekmanager irekmanager
4 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru