26 июль — Россиядә Парашютчылар көне. 2 августта исә Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан әлеге экстремаль спорт төре хакында 42 тапкыр парашют белән сикергән, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән офицер, запастагы лейтенант, Казан кадетлар мәктәбе каршындагы “Яшь десантчылар” хәрби патриотик клубы җитәкчесе Тәлгать КАМАЛИЕВ белән сөйләштек.
— Тәлгать абый, һава, парашют белән сикерүләр нәрсәсе белән җәлеп итте?
— Тумышым белән Ульян өлкәсеннән мин. Гаиләдә өч малай үстек. Кечкенәдән самбо түгәрәгенә йөрдем. Тренерыбыз Валерий Терешин безнең өчен үрнәк булды. Ул десантчы иде. Аңа карап, мин дә һава десанты гаскәрләренә эләгергә тырыштым, иртән йөгерә идем, самбо белән ныклап шөгыльләндем. Одесса өлкәсенең Болград шәһәрендә данлыклы Кутузов орденының 98 нче гвардия һава-десант дивизиясендә хезмәт иттем. Казанга кайтып, педагогика институтында хәрби кафедраны тәмамладым, мәктәптә укытучы булып эшләдем. Инде ун ел “Яшь десантчылар” клубын җитәклим. Биредә 30 бала шөгыльләнә. Кайберләре — хәрбиләр нәселен дәвам итә. Клубта малайлар кечкенәдән көчле рухлы, нык булырга өйрәнә. Десантчыларга кадерле “зәңгәр берет”ка ия булыр өчен, сынаулар узалар, парашют белән сикерәләр, мәктәпнең мәдәни тормышында да, спорт ярышларында да актив катнашалар.
— Беренче тапкыр парашют белән сикергәнегезне хәтерлисезме? Һавада нинди хисләр кичерәсез?
— Беренче тапкыр Ульяновскида парашют белән сикердем. Самолетка да тәүге кат утыруым иде. Парашют белән сикергәндә, башта очкычтан авыррак кешеләрне төшерәләр. Чөнки җиңелрәкләрне тиз арада куып тотарга мөмкин. Бу очракта парашютлар бер-берсенә комачаулый башлый. Самолеттан сикергәч, парашютның гөмбәзе (купол) ачылганчы, кеше һавада 3 секунд ирекле очышта була. Иң дулкынландыргыч мизгеле шул. Үзеңне бер салам бөртеге итеп тоясың. Барысы да Аллаһ кулында. Аннары тынычлангач, тирә-юньдәге матурлыкны, табигатьне күзәтәсең. Җирдәге проблемалар биектән караганда вак-төяк булып тоела. 1 мең метр биеклекне, гадәттә, 2-3 минутта төшәсең. Шул кыска вакыт эчендә бөтен гомер күз алдыннан уза. 35 ел туктап торганнан соң, клубка йөрүче балалар белән бергә кабат сикерә башладым. Ул дулкынландыргыч мизгелләрне тагын кичерергә насыйп булды. Бу тормышта депрессиягә бирелгән, начар гадәтләрдән арына алмаган, үзенә урын тапмаганнарга парашют белән сикерергә киңәш итәр идем. Бу үзеңә, башкаларга мөнәсәбәтне үзгәртергә ярдәм итә. Төсләр башка төсмер ала. Гөмбәз ачылганда, сине шундый нык селкетә. Баш мие үз урынына утыра.
— Парашют белән сикергәндә, гадәттә, нәрсә дип кычкыралар?
— Эссе көндә дә биеклектә һава салкынча, шуңа анда сөйләшүләр бик ачык ишетелә. Мин сикергәндә, “туган ягым киңлекләре” дип җыр сузам. Ә гомумән, безнең клубта традиция бар. Самолеттан аерылуга, 3 секундтан соң боҗраны тартып, гөмбәзне ачарга кирәк. Шул секундларны бергә саныйбыз. 521 дип кабатлау төгәл бер секундны тәшкил итә. 1, 2, 3 дисәң, азрак вакыт уза. Шуңа да 521, 522, 523 — “кольцо” дибез. Аннары ике секундтан — “купол”. Парашют ачылганмы икән дип өскә карыйбыз, як-якны күзәтеп алабыз. Парашют белән идарә итәргә була. Ул сулгарак, уңгарак та оча ала. Шуннан соң мөһим сүз — “чекующий шнур” һәм “запаска”. Гражданнар өчен парашютларда “запаска” була. Андый-мондый төп купол ачылмаса йә очыш вакытында кешенең хәле начарланса, аңын югалтса, җиргә төшеп җитәргә 300 метр кала автомат рәвештә запас парашют ачыла. Әмма төп парашютың ачылган икән, “запаска”ны кулланмау хәерлерәк. Беренчедән, икәү булганда, алар бер-берсенә комачаулый, икенчедән, сәбәпсез ачкан өчен штраф каралган.
— Парашют белән сикерергә теләгән кеше өчен нинди таләпләр бар?
— Төп таләпләр — яшең 14 кә җитәргә, авырлыгың 50 кг нан да җиңелрәк булмаска тиеш. Хәзерге заманча парашютлар 120 кг авырлыкка исәпләнгән. Сикерер алдыннан кан басымын да тикшерәләр. Кешенең сәламәт булуы мөһим. Советлар Союзы Герое Павел Клетнев белән 4 мең метр биеклектән сикергәндә, аңа 95 яшь иде. Ә Россиядә Мария Колтакова 100 яшендә парашют белән сикереп, Гиннессның рекордлар китабына кертелгән.
— Бездә парашют белән сикерү урыннары бармы?
— Чувашстан, Мари Иле, Башкортстан, Татарстанда аэроклублар җитәрлек. Казан тирәсендә Минзәләдә (вакытлыча эшләми), Коркачыкта парашют белән сикерергә була. Шунысы аяныч, куркынычсызлыкка артык зур игътибар бирелми. Гомумән, парашют белән сикерүне бизнеска әйләндереп бетерделәр. Коркачыкта 1000 метр биеклектән сикерү — 7 мең сум. Берничә сәгатьлек тизләтелгән курс укыталар да сикертәләр. Мин ирекле очыштагы хисләрне кичерү өчен, башта Түбән Камада урнашкан каланчадан ачык гөмбәз белән сикерергә киңәш итәр идем. Бу хезмәт 500 сум гына. Каланчаның биеклеге — 36 метр. 12 катлы йорт кадәр. Дөрес, анда 80 кг нан авыррак кешеләрне сикертмиләр. “Яшь десантчылар” клубына йөрүче балалар шунда сынаулар уза. Сикерүчеләргә махсус түштамгалар бирәбез. Балаларга әниләре дә иярә әле. Парашют белән сикерү кешегә үз-үзен, куркуын җиңәргә ярдәм итә. Кайберләре бер тапкыр сикерә дә, бу спорт минеке түгел икән, ди. Ә менә безнең горурлыгыбыз — укучыбыз, хәзер Рязань һава-десанты училищесында белем алучы Анатолий Жуков, яшь кенә булса да, инде 800 тапкыр парашют белән сикерергә өлгерде. Укучыларыбыз чын ир-ат булып тәрбияләнсен иде. Парашют спорты барыбыз өчен дә файдалы булсын.
1930 елның 26 июлендә Воронежда совет очучылары беренче тапкыр парашют белән сикереп, күнегүләр ясый. Шуннан бирле бу көн Россиядә парашютчылар көне булып билгеләп үтелә башлый.
Истә тот!
1. Башта инструктор белән бергә сикерергә була. (Коркачык аэродромында бу хезмәт 20 мең сум тирәсе тора.)
2. Йөрәк-кан тамырлары авырулы кешегә, баш имгәнгән булса, наркотик, алкоголь кулланган килеш, томау төшкән вакытта сикерергә ярамый.
3. Кием уңайлы булсын. Кул-аяклар ябык булырга тиеш. Перчатка кияргә киңәш ителә. Үкчәсез җайлы аяк киеменә өстенлек бирегез. Үзең белән фотоаппарат, камера алу тыела.
“ПАРАШЮТ АЧЫЛЫРМЫ, ДИП БОРЧЫЛАСЫҢ”
Шамил СӘЛӘХОВ, Казан:
— Миңа 14 яшь. Әзерлек узганнан соң, тәвәккәлләдем. 1000 метрдан сикердем. Иң куркынычы — беренче 3 секунды. Парашют ачылырмы дип борчыласың. Җиргә төшкәндә аякларга дөрес басу, техниканы урынлы куллану мөһим. Ялгыш төшеп, аякларын сындыручылар да очрый. Шуңа да алдан ныклы әзерлек сорала.
“ИКЕНЧЕСЕ КУРКЫНЫЧРАК БУЛДЫ”
Илназ ГАРИПОВ, җырчы:
— Ике мәртәбә парашют белән сикердем. Икенчесе куркынычрак булды. Нәрсә икәнен аңлый башлыйсың. Коркачык аэродромында 1200 метрдан сикергән идем. Башта төшкә кадәр әзерлек уздыралар. Парашютның авыр икәне истә калган. Җил кая иссә, шул якка оча, ул 20 кг нан да авыррак. Очкычтан төртеп төшереп җибәргәндә бик куркыныч. Аннары гөмбәз ачылгач, тынычланасың. Парашют белән сикерү тормышны үзгәртә дию белән килешеп бетмим, миңа бары кызык тоелды. Безне парашют кына үзгәртә алмый, күрәсең.
Эльвира МОЗАФФАРОВА әзерләде.