Гадәттә, озакка сузылган челлә эзсез узмый. Бу юлы да Татарстанга көчле давыл килде. Узган ялларда булган яшенле яңгыр, гарасат аркасында үлүчеләр дә бар.
М7 трассасыннан авылга кайтып барганда үзем дә давылга эләктем. Коеп яуган яңгырдан бар җир ап-ак, каршы яктан килгән машинаны да абайлап булмый, юл кырыенда агачлар ава, яшен яшьни, күк күкри, яңгыр тамчылары асфальтка сыеша алмый. Бер мизгелгә ахырзаманмы әллә бу дип тә уйладым.
“АЛЛАҺ САКЛАГАНДЫР”
Ул көнне хәбәр арты хәбәр килеп кенә торды. Җил-давыл аркасында күп авылларда ут беткән, агачлар ауган, кемнеңдер капкасы җимерелгән, йорт түбәсе купкан, теплицасы очкан. Кызганыч, вафат булучылар да бар. Түбән Новгородта катамаранда йөргән бер хатын-кыз батып үлгән. Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә агач авып, 14 яшьлек кыз һәлак булган. Күрше Мари Иле республикасының Яльчик күлендә ял итүчеләр өстенә агачлар авып, 8 кешенең гомере өзелгән. Аларның 3 есе — балалар. 20 дән артыгы хастаханәгә озатылган. Ял итүчеләрнең күбесе Татарстаннан. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да гаиләсе белән ул көнне Яльчикта ял иткән. Дилә иртән Киров өлкәсенә киткән. Ире, баласы, сеңлесенең гаиләсе калганнар.
— Сеңлем: “Агачлар ава!” — дип кычкыра башлагач, ирем чатыр эчендә утырган ике баланы чыгарган. Берничә секундтан чатыр өстенә агач ауган. Кызым белән ирем юан агачка тотынып торган. Без табигать каршында нинди көчсез! Әле дә аңыбызга килә алмыйбыз. Мәрхүмнәрнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашам, — ди Дилә.
“Яңа гасыр” каналында “Таяну ноктасы”н алып баручы журналист Луиза Закированы эчке бер сиземләү иртәрәк китәргә өндәгән.
— Яльчикка улым, гаиләсе белән абый һәм аның баласы белән дусты бардык. Шундый матур көн иде. Кояш кыздыра, җылы, рәхәтләнеп ял иттек, табигатькә сокландык. Суы чиста. Абый, кичке сәгать 8 гә кадәр булабыз, ди. Мин кайтыйк дип үгетли башладым. Сәгать
6 тулганда кузгалдык. Урманны чыгып кына җиттек, коеп яңгыр ява башлады. Бистәләрдә ут беткәне ачыкланды, юлларда агачлар ауган иде. Икенче көнне әлеге фаҗигане ишеткәч, сүзсез калдым. Аллаһ саклагандыр безне, — ди Луиза.
Кызганыч, кайберәүләр өчен бу соңгы ял булган. Һәлак булучыларның барысы да Татарстаннан.
ЧАТЫРГА АГАЧ АУГАН
Биектау районы Шигали бистәсеннән Цыбатовлар гаиләсенә дә кагылган бу фаҗига. Яңгыр башлангач, алар гаилә белән машинага кереп утырган. Автомобильгә агач авып, 7 яшьлек кызлары Злата кысылып үлгән.
— Әти-әнигә бала үлеменнән дә ачы хәсрәт юк. Бу барыбыз өчен дә авыр кайгы. Сабырлык бирсен, — ди Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов.
Давылда 32 яшьлек Гөлнара Сәлимова һәм аның ике баласының гомере өзелгән. Олы кызына — 2 яшь, кечкенәсе бары 2 айлык кына булган. Гөлнара бу вакытта чатыр эчендә сабыен имезгән. Чатырга агач авып, алар барысы да һәлак булган. Гаилә башлыгы Ринат авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә озатылган. Сәлимовлар күптән түгел Питрәч районы Көек бистәсеннән торак сатып алганнар. Гөлнараны хезмәттәшләре ышанычлы, ягымлы иде, дип искә ала.
— Күз алдында ул кап-кара чәчле, чибәр кыз булып хәтердә калачак. Юк, ди белми иде, ярдәмчел булды. Көнкүреш тауарлары сату белән дә шөгыльләнде. Тумышы белән Башкортстаннан. Декретта булса да, эшкә килгәләп йөрде. Соңгы тапкыр аның белән июльдә язышкан идек. Бу хәлләргә ышануы да авыр, — дип сөйли Казан кооператив институтында эшләүче коллегасы Алия Фазылҗанова.
Хезмәттәшләре гаиләгә ярдәм итәргә тырыша. Мәрхүмнәрне Гөлнараның туган ягы Стәрлебаш районында җирләделәр.
— Интернетта, сабыйларны ник үзләре белән алганнар, дип гаепләп язучылар булды. Көннәр матур торгач, ял итәргә теләгәннәр инде. Аллаһ сакласын, күрәчәк, — ди Алия. Гөлнараның туганнан туган сеңлесе Илүзә Сөләйманова “Интертат”ка биргән әңгәмәсендә:
— Апам бик яшьли әтисез калды. Ире Ринат белән 2020 елда туй уздырганнар иде. Яңа туган Сафияне бик күп туганнарыбыз күрергә өлгерми дә калды.
Чувашстанда исә Идел елгасында “Ритм” көймәсе һәлакәткә очраган. Фаҗигадә 6 айлык һәм 8 яшьлек бала батып үлгән. Баткан судно йөртүчесен эзлиләр. Кызганыч, пассажирлар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр.
— Көймәнең моторы сүнгән, зур дулкын аны әйләндереп каплаган. Кешеләрнең яртысында гына коткару жилетлары булган, — дип яза Чувашстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
“ТУҢДЫРГЫЧТАГЫ 40 ЧЕБИЕБЕЗ ДӘ ЯНГАН”
Балтач районының Таузар авылында исә бер йортны яшен суккан.
— Мин Казанда идем. Авылдан йорт сатып алдык. Анда әнием яшәде. Без дә җәйгә хатыным, ике балам белән кайтып йөрибез. Ул көнне баласы белән сеңелкәш, җизни дә авылда иде. Чоландагы ут чыбыгын яшен сугып, янгын башланган. Иске пәлтә каплап, ялкынны сүндерергә тырышсалар да, файдасы булмаган. Тәрәзә аша чыгып котылганнар. Йорт тулысынча янып беткән, документларны, телефон, ноутбукны да алып чыгарга өлгермәгәннәр. 40 чебине суеп, туңдыргычка тутырып куйган идек. Алар да янган, — дип сөйли Руслан.
Кызганыч, йорт иминиятләштерелмәгән. Хәзер әниләрен үзләре янына алып китәргә җыеналар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, җылы һава агымы салкын фронт белән бәрелешү аркасында шундый көчле давыллар күзәтелде. Мондый хәлләр, гадәттә, җәй көне була икән. Җәйге челлә чигенергә уйламый. Ялларга синоптиклар кабат 30 градуска кадәр эсселек фаразлый. Мондый давылларның кабатлануы мөмкин, дип тә кисәтәләр. Игътибарлы булыйк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
ЗЫЯН КҮРҮЧЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ТЕЛӘСӘГЕЗ:
“Сбербанк” картасы номеры — 4276 0600 1429 2828 (мәрхүмә Г.Сәлимованың әнисе Рима Фәрит кызы.)
Цыбатовлар гаиләсенә ярдәм — 8-965-598-98-29 (Эльвира Габделсаматовна исемендә, “Сбербанк” картасына бәйләнгән.)
Янгында зыян күрүчеләр 8-917-865-62-95 (Руслан Раисович исемендә, “Сбербанк” картасына бәйләнгән.)
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшеннән саклану буенча киңәшләр бирде:
Көчле җил вакытында урамда калсагыз, җирасты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә кирәк. Электр чыбыклары, реклама щитлары, агачлар, йорт кәрнизләреннән ераккарак китегез. Йортлар янында шифер һәм башка материаллар төшәргә мөмкин.
Биек агачларга якын бармагыз. Шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
Машинада булсагыз, туктап торыгыз.
Ачык урында булсагыз, уйсу җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су — яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Урманда булсагыз, тәбәнәк агачлар үскән урында тукталырга кирәк. Биек агачлар, аеруча имән, чыршы, тирәк астында басып торырга ярамый.
Бина эчендә булсагыз, тәрәзә-ишекләрне ябарга, электр приборларын һәм газны сүндерергә кирәк. Тәрәзә буенда тормагыз, телефоннан сөйләшмәгез.
Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.