АЛМАДАН СОК

12 литрлы чиләккә коелган алмаларны яртысыннан артык итеп турап тутырам. 7 л кайнар су агызып, төнгә калдырам. Иртән алмасын сөзеп алып, шул суны кайнатып чыгарам һәм кабат алмалар өстенә агызам. Кич, су суынгач, 3 л сокка 300 г исәбеннән шикәр комы салып, кайнатып чыгарам, аз гына лимон кислотасы өстим һәм банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып, төреп куям.
Шикәр комын алмага карап кушарга кирәк. Баллырак алмага — киметергә, әчерәк икән, арттырырга мөмкин. Бик тәмле, кибет согы кебек килеп чыга. Су кушып та эчәргә була. Алмаларны тавыкларга бирәм, алар рәхәтләнеп ашый.
Рузалия САФИУЛЛИНА, Биектау районы Шигали авылы.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх