Ел саен яңа мәктәпләр салынып торса да, 1 сентябрь җитәрәк гел ажиотаж күзәтелә: балаларга урын җитми. Быел да Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына, мәктәпләрдә урыннар булмаудан зарланып, ата-аналардан 100 дән артык мөрәҗәгать килгән. Редакциябезгә дә бу хакта еш мөрәҗәгать итәләр. “Теркәлү урыны буенча да мәктәпкә алмыйлар, урын булмагач, нигә яңа мәктәпләр төземиләр, балам кайда укырга тиеш?” — дип борчылып шалтыратучылар шактый.
КОРИДОРДА ДА УКЫЙЛАР
Татарстанның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова әйтүенчә, шикаятьләрнең иң күбе Питрәч, Лаеш районнарына һәм Әлмәт шәһәренә туры килә.
Соңгы елларда шәһәр читендәге бистәләргә күченүчеләр артты. Шуңа сырхауханәләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә кытлык күзәтелә. Питрәч районында гына да соңгы биш елда
I сыйныфка укырга баручылар саны 3,5 тапкыр арткан. Көек авылында мәктәп булмау проблемасы хакында күп яздык. Ниһаять, ике ел элек анда мәктәп салынды. Әмма 1200 укучыга исәпләнгән “Алгоритм” лицеенда бүген алма төшәр урын юк. Укучылар саны 2 меңнән артык. Беренче сыйныфка укырга керүчеләргә урын җитми. Быел әти-әниләрдән 500 гә якын гариза кабул ителгән. Балаларның 176 сына урын җитмәгән.
— Ел буе улымны, акча түләп, “Алгоритм” лицее каршындагы мәктәпкә әзерлек курсларына йөрттем. Укытучылар: “Үзебездә теркәлгән балаларга урыннар булачак. Борчылмагыз”, — диделәр. Әмма мартта ук гариза тапшырсак та, укырга керүчеләр исемлегендә без юк идек. Нык гаҗәпләндек, — дип сөйли Көектә яшәүче ике бала әнисе Лилия.
Шавельевларның балалары да мәктәпкә эләгә алмаган.
— Шәһәргә мәктәпкә көн дә йөртергә мөмкинлегебез юк. Балабыз теркәлү урыны буенча урнашкан мәктәптә укырга хокуклы, — ди алар.
Көек бистәсенә иң якын Казан мәктәбе 18 чакрым ераклыкта. Иртән “бөке”дә утырулары, иза чигеп мәктәпкә барулары үзе бер бәла. Көн дә шулай йөрергә мәҗбүр булган балада уку кайгысы калмый да. Якындагы Богородский бистәсе мәктәбендә дә урыннарга кытлык. Анда 280 укучыга исәпләнгән мәктәптә 400 дән артык бала белем ала. Хәтта коридорда сыйныф ясаганнар, диләр. Богородский бистәсе үзе тагын бер мәктәпкә мохтаҗ.
— “Алгоритм” лицеена быел без көткәннән дә күбрәк гариза килде. Хәзерге вакытта өстәмә урыннар җиһазлау мөмкинлеге карала, — диде Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева.
“ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРГӘ УРЫН ЮК”
Питрәч районына кергән Царево бистәсендә яшәүчеләр дә борчуда.
— Мәктәпкә беренче чиратта теркәлү урыны буенча алалар. Ә монда күп кеше вакытлыча торак алып яши. Балалар күп. Безгә урын калмас инде. Көн дә Казанга йөрүе дә җиңел түгел. Биредә яшәүче таныш-белешләрдән, мәктәпкә урнаштырыр өчен генә булса да баланы пропискага кертеп торыгыз әле, акчасын да түләр идек, дип үтенеп карадык. Теләүчеләр табылмады, балигъ булмаган баланы фатирга кертеп мәшәкатьләнәселәре килми. Нишләргә дә белгән юк, — ди Айрат.
Царево бистәсендә йортлар 2014 елда төзелә башлаган иде. Кыска вакыт эчендә тораклар саны, анда яшәүчеләр дә күзгә күренеп артты. Питрәч районы Иске Шигали авылы башлыгы Венер Сәлимов:
— Өч ел элек җирле үзидарә карамагында 4 мең кеше булса, хәзер 11 меңгә җитте. Халык Царево торак комплексы хисабына артты, — ди. Анда рәсми рәвештә теркәлмичә яшәүчеләр саны 15 меңнән артык. Күбесе Казанда йә авылларда теркәлгән.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре аңлатуынча, мәктәпкә беренче чиратта теркәлү урыны буенча алырга тиешләр. Буш урыннар калган очракта пропискасы булмаган укучыларны кабул итәләр. Әгәр мәктәп тулы икән, якын-тирәдәге башка белем бирү йортыннан урыннар тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Мәктәпкә керү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырырга мөмкин.
Әлмәттә дә урыннар җитмәү аркасында әти-әниләр ризасызлык белдерә.
— Мигрант балаларына урыннар бирделәр дә үзебезнекеләргә калмады. Югыйсә теркәлү урыны буенча булганнарны беренче чиратта алырга тиешләр бит. Безнең ачу килә. 3 км ераклыктагы мәктәпкә йөреп укырга тәкъдим итәләр. Тик безнең балаларның нәкъ менә үзебезнең йорт янындагы Гафиятуллин исемендәге инженер лицеенда белем аласылары килә, — дип шалтыраттылар Әлмәт шәһәреннән.
Лицей җитәкчелеге, бу мәсьәлә хәл ителде, диде.
— Бер генә мигрант баласын да кабул итмәдек. Барлык гариза тапшырганнарның балаларын беренче сыйныфка алдык. Әлегә 196 бала теркәлде. Гаризалар кабул итү дәвам итә, — дип аңлаттылар инженер лицеенда.
БЕР РАЙОНДА АЛТЫ МӘКТӘП ЯБЫЛА?
Шәһәр яны бистәләрендә, зур калаларда мәктәпләрдә урыннар җитмәсә, кечкенә авылларда, киресенчә, укырга кеше юк, белем бирү йортлары ябыла.
Башкортстан Республикасының Мишкә районында быел берьюлы алты мәктәп ябылырга тора. Аның дүртесе мари авылларында: Иске Көлчебай, Иске Арзамат, Туктар, Раевкада урнашкан. Икесе — татар авыллары Татарбай, Яңагош. Соңгысы танылган Советлар Союзы герое, Рейхстагка байрак кадаган Гази Заһитов исемен йөртә. Мәктәптә 25 ләп бала укыган. Быел беренче сыйныфка баручы бөтенләй юк икән.
Баксаң, Яңагош мәктәбен бишенче тапкыр ябарга телиләр икән.
— Тамчы тама-тама таш тишәр, ди халык мәкале. Әти-әниләр, укытучылар, гомумән, авыл халкы мөрәҗәгатьләр юллап, үз сүзен әйтә, юлын таба иде. Район башлыгы, министрлык, Президентка яза идек. Үзебезнең мәктәпне тәмамлаучылар да битараф түгел. Бу эшне бердәм булып башкарган идек. Өстәмә акчалар табып, мәктәпне япмыйча кала килделәр. Быел район администрациясе: “Укытучыларның хезмәт хакын финанслый алмыйбыз, шуңа күрә мәктәп эшчәнлеген туктатып торабыз”, — дип җавап бирде. Боларын да япсалар, районда татар мәктәпләре бөтенләй калмый, — дигән Яңагош мәктәбе директоры Флүзә Заһитова “Интертат” басмасына.
Дәүләт эшлеклесе Фәүзи Гарипов исемендәге Татарбай мәктәбенең дә тарихы бай. Мәктәп 192 укучыга исәпләнгән, тик быел анда 26 гына бала укыячак, ди. Шуңа Татарбай авылының мәктәбен ябарга телиләр. Башка авыллардагы мәктәпләрнең эшчәнлеген туктату да шуның белән бәйле — балалар саны аз. Дөрес, Башкортстанның Мишкә районы хакимиятендә, бу вакытлыча гына күренеш, дип аңлаттылар.
— Балалар кимү сәбәпле, Татарбай авылы гомуми белем бирү мәктәбе вакытлыча ябылып торачак. Балалар саны арткан очракта, ул яңадан ачылыр. Ата-аналар исә үзләре теләгән мәктәпкә гариза яза ала. Балаларны уку урыннарына автобус белән алып бару оештырылачак, — диделәр хакимияттә.
Татарбай, Яңагош халкы исә моның белән килешми.
— Бер ябылган мәктәпне, ай-һай, кабат ачарлармы икән? Укучылар хәзер район мәктәбенә йөреп укырга тиеш булачак, тик анда милли мохит, татар сыйныфлары юк, — ди әти-әниләр. Мишкә районы хакимиятендә исә, татар телен районның 2 нче мәктәбендә, 1 нче лицеенда уку мөмкинлеге булачак, дип ышандыралар. Татарбай, Яңагош халкы мәктәп ябылса, авыллар да бетәчәк дип борчыла. Алар үз авылларындагы мәктәпләрне саклап калу өчен бар көченә тырыша.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Татарстанда быел 57 меңнән артык бала I сыйныфка барачак. Республикада барлыгы 1410 мәктәп исәпләнә. Аларда 487 мең укучы белем ала.
Юлияна Мәгъзумова фотосы.