Чечня иң куркынычсыз республика булып санала. Биредә урлау, талау очраклары да юк диярлек, кунакларга хөрмәт белән карыйлар. Күрәсең, шуңа да бу якларга сәяхәт соңгы елларда популярлашып бара.
СЫЕРЛАР ТАУДА НӘРСӘ АШЫЙ?
Чечня башкаласы Грозныйга Казаннан машина, поезд, самолет белән дә барырга мөмкин. Автомобильдә 20 сәгать тирәсе юлда уза, иң тизе һава юлы белән. 2 сәгать 40 минутта Грозныйда буласың. Очкычта бер кешегә барып кайту бәясе якынча 23 мең сум. Кунакханәне, билетларны сәяхәткә бер-ике ай кала алдан алып куйсаң яхшырак. Сайлап алу мөмкинлеге дә зуррак, арзанрак.
Грозныйга килеп төшүгә, беренче чиратта безне биредәге чисталык үзенә җәлеп итте. “Журналистлар скверы”нда эленгән фотоларга карап кына биредә сугыштан соң булган җимерекләрне күрәсең. Хәзер боларның эзе дә юк. Грозный төзек, матур кала, юллары да яхшы. Шәһәр үзәгендә Путин проспектын ясап куйганнар. Бар җирдә “Ахмат — сила” дигән язулар күзгә чалына. Чат саен мәчет. “Бездә 7 яшьтән барысы да намазга баса”, — ди чечен егете Адамир.
Шәһәр уртасында “Чечня йөрәге” мәчете урнашкан. Анда берьюлы 10 мең кеше гыйбадәт кыла ала икән. Ә Шалидагы “Мөселманнар горурлыгы” мәчете Европада иң зурысы булып санала. Анысына 30 меңнән артык кеше сыя. Аргун шәһәрендәге хай-тек стилендә төзелгән “Ана йөрәге” мәчетен Чечня президенты Рамзан Кадыров әнисе хөрмәтенә салдырган. Гомумән, гыйбадәт кылу урыннарына биредә зур игътибар бирелә. Зур мәчетләр янында уңайлы, матур парклар ясалган. Бәдрәфләрнең һәрберсендә диярлек комган куелган. Тәһарәт алу урыннары бар. Олы юлларда “Бисмиллаһ” кебек Аллаһны зекер итү сүзләре язылган элмә такталар куелган.
Аэропортка төшүгә, “хатын-кызларга ачык җилкәле кофта, кыска итәк, ирләргә шорты, майкадан йөрү киңәш ителми” дигән язулар каршы ала. Туристлар бу кагыйдәне үтәргә тырыша. Чечняның үз кызлары барысы да яулыктан түгел, ләкин күбесе чәчләре күренсә дә, косынка бәйләгән. Алар бай, сыйфатлы һәм зәвыклы киенәләр. Ни хикмәт, яулык япкан кызлар арасында да каш ясатканнары, ирен күперткәннәре очрады. Ир-атларның күбесе сакаллы. Хатын-кызларга зур хөрмәт белән карыйлар. Ялгыш кагылудан да куркалар. Безне үз машинасында экскурсиягә алып барган гид кыз Милана иремә автомобильнең арткы утыргычына күчәргә кушты. Үзе янына мине утыртты. Шәригать буенча ярамый, ди.
Урамда мәчеләр бик күп. Алар өчен хәтта аерым йортлар да ясап куелган. Ә менә этләр сирәк. Бер авылда сарык көтүен куып кайтып килгән эттән башканы күрмәдем дә бугай. Һиндстан диярсең, сыерлар урамда, машина юлына да чыга. Аларга берәү дә кычкырмый, сабыр гына урап узалар, үзләре дә курыкмыйлар, тауларга кадәр менеп җитәләр. “Монда ашарга чирәм дә юк бит”, — дип гаҗәпләнгән идем, таштагы минералларны ялыйлар икән. Сыерларның күбесе кызыл, саргылт. Иң тәмле сыр, шашлык Чечняда, диделәр безгә. Тау битендә, иркендә йөргәнгә дә шулайдыр, күрәсең. Сүз уңаеннан, Грозныйда нәкъ менә шашлык кына кыздыра торган аерым урам бар — Южный дип атала. Монда сарыкның бөеренә кадәр кыздырып бирәләр. Гомумән, биредә хәләл ризык эзләп иза чигәсе юк. Бар нәрсә хәләл. Дуңгыз итен бары шәһәр читендәге “Лента” кибетендә генә табарга була. Аракыны да шунда берничә сәгать сатып алалар икән. Кызганыч, Чечняда да сугыштан соң эчүчеләр күбәйгән, диделәр. Дөрес, без бер исерекне дә күрмәдек.
ҮЛГӘН ШӘҺӘРГӘ ДӘ ГАЗ КЕРГӘН
Чечняда карарлык урыннар җитәрлек. Аргун тарлавыгында сугыш вакытында көчле бәрелешләр булган. Үлеләр шәһәрлеге “Цой-Педе”га алып барырга үгетләгәннәр иде. Риваятьләр буенча, авыру кешеләр, чирләре башкаларга таралмасын өчен, бирегә килеп, бикләнеп, үлемнәрен көтә торган булганнар. Ул кешеләрнең сөякләре әле дә күмелмәгән. Күңел тартмады, бармадык. Аның каравы җирдән 1800 метр биеклектә тау башында урнашкан, берәү дә яшәми торган борынгы, үле шәһәр Хойны күреп кайттык. Ул ХIV-ХVI гасырларга карый. Хәзер анда тарихый комплекс булдырганнар. Кеше яшәмәсә дә, корылмаларга ут, газ кергән. Тау башына ул торбаларны ничек сузып бетергәннәр диген? Хойдан ерак түгел Казеной-Ам күле урнашкан. Аның бер өлеше — Дагыстанныкы, бер ягы Чечняныкы икән. Әкияттәге кебек матур монда. Кемдер аны җир тетрәүдән, икенчеләре метеорит төшүдән барлыкка килгән, ди. Казеной-Амда коенмыйлар, балык тотмыйлар, аның каравы биредә ял итү, шашлык кыздыру, көймәдә йөрү өчен барлык шартлар да тудырылган.
“Грозный”ның үз диңгезе юк. Шулай да “Грозный” диңгезе дигән сулыгы бар. Коенырга теләсәң, Черноречье сусаклагычы янындагы яр буена килергә була. Дөрес, комлык ирләрнеке һәм хатын-кызларныкы аерым, кереп тормадык. Ә менә кичке сәгать 9 дан башлана торган фонтаннар шоуын карарга килдек. Аны еш кына Дубайдагы бии торган фонтаннар белән дә чагыштыралар. Рус, инглиз, чечен телендәге җырлар астында фонтаннар төрле утлар белән балкый. Суның агымы 100 әр метрга кадәр күтәрелә. Рамзан Кадыров аны Грозныйның 197 еллыгына 60 миллиард сумга төзеткән, диләр.
Диңгез эзләп Дагыстан ягына юл тоттык. Хәер, андагы Каспий диңгезе үзе зур бер күл кебек. Күпме эчкә керсәң дә, су тездән генә. Аның каравы балалар чыпырдап рәхәтләнде. Махачкала шәһәрендәге комлык бик пычрак, диделәр, шуңа Манас тирәсенә барырга киңәш иттеләр. Гомумән, Грозныйдан 170 км ераклыкта гына урнашкан Дагыстан территориясе җир белән күк арасы. Пычрак, урамнарда хәер сорашалар. Юллар начар, “бөке”ләр. Табигате матур, сүз дә юк. Сулак каньоны үзе бер гаҗәеп табигый могҗиза. Әмма Чечняда тынычрак һәм матуррак тоелды. Грозныйга килгән кеше Ингушетиягә дә чыгып керә ала. Экскурсияләр бер кешегә 2000-3500 сумнан башлана.
АБРИКОСЛАРЫ ШӘФТАЛУ КАДӘР
Кызык өчен Грозныйның данлыклы “Беркат” базарына да сугылып чыктык. Күбесенчә озын, ябык күлмәкләр саталар. Бәяләре 1000 сумнан башлана. Кайбер хатын-кыз киемнәре кибетенә ирләргә керү тыелган. Кешегә ышаныч зур. Киеп карар өчен 3-4 күлмәк тоттырып, базарның икенче башындагы ательега барырга куштылар. Арттан күзәтеп торучы, башта акчасын түлә, диюче дә юк. Милли ризыкларны да базарда алырга була. Чепалгаш — эремчектән ясалган кыстыбый, чуднаш — кукуруз оныннан пешерелгән ризык, чечен хәлвәсе, чәкчәк дисеңме… Җиләк-җимеш тә күп. Бәяләре бездәге кебек. Җимешләре генә эрерәк. Абрикосның кайбер сортлары шәфталу чаклы, чияләре дә әстерхан чикләвеге кадәр, кукуруз күп саталар.
Үз машинасы белән килгән кешеләргә юлларда сабырлык бирсен.
— Ун ел Европада яшәгәннән соң Грозныйга күченгәч, мондагы юлда йөрү манерасына бик озак ияләндем. Машинамның бәрелмәгән җире калмады. Бездә ОСАГО ясату мәҗбүри түгел. Иминиятләштерү дин ягыннан хупланмый. Юл һәлакәте була икән, зыян килгән машинаны ремонтлау өчен акча түлибез. Үзара килешәбез, — ди безне аэропортка озаткан таксист. Каеш эләктермәгән өчен сүз әйтүче юк. Ә менә тауларга менгәндә машинаңны постта теркәтергә кирәк.
— Бу туристлар санын исәпкә алу һәм машина белән андый-мондый берәр хәл булса, аны табарга җайлырак булсын өчен дә кирәк. Кайбер автомобиль йөртүчеләр өчен серпантин юллардан йөрү авыр. Ярдан очканнары да бар. Әнә бер кызыл машинаның ишеге әле дә череп бетмәгән, — дип, суда яр кырыенда яткан тимер өеменә ишарәли гидыбыз Милана.
— Машинаның маен ай саен алыштырам. Таудан төшкәндә тормоз колодкалары да шәп “яна”. Машинаны гел карап торырга кирәк. Җәйге тәгәрмәчкә күчеп тә тормыйм. Кайбер көнне тауда салкынча, юллар тайгак була. Туристлар куркынычсызлыгы беренче урында, — ди ул.
Таулардан ташлар ишелү ихтималы да зур. Дөрес, аларны гел махсус техника чистартып, җыештырып тора. “Сездә шәһәрләр ничек шулай төзек, чиста соң?” — дигәнемә Милана:
— Бездә бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле куллана беләләр. Аннары күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Капка төбендә аунап яткан чүпне җыеп алу әллә ни күп вакыт сорамый бит. Чисталык кешенең күңелендә булырга тиеш, — диде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Чечняга барганда 5 киңәш:
Киемгә игътибар итегез.
Кәгазь акча алыгыз, күп җирдә банк картасы белән түләп булмый.
Грозный-Ситида 29 нчы каттагы күзәтү мәйданчыгында Рамзан Кадыровның резиденциясен фотога төшерү катгый тыела.
Чечнядан бүләккә тәсбих, яулык, милли ризык, үлән чәйләре, кылыч-сувенирлар алып кайтырга була.
Туган телегездә иркенләп сөйләшегез. Биредә татарларны, үз телен саклаучыларны, мөселманнарны аеруча хөрмәт итәләр. Чечен халкы белән сүзгә кермәү хәерле. Аларда бүген дә канлы үч алу теләге яши икән.