“8 яшьлек бала югалды”, “82 яшьлек әбиебез өйгә кайтмады”, “Улым элемтәгә керми”… Көн саен кемдер якын кешесен югалта. Интернетта төрле төркемнәр югалучыларны эзләү хакындагы белдерүләр белән тулган.
— 2023 елның беренче биш аенда гына да ТР Эчке эшләр органнарына бала югалу турында 224 гариза кергән. Хәбәрсез югалучылар проблемасы эчке эшләр органнары эшчәнлегендә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, — дип белдерә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү эшчәнлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Альберт Йосыпов. — Ел саен кешеләр югалуы турында 4 меңләп гариза теркәлә. Республикада югалган кешеләрнең 95 %ы кыска вакытта — 10 көн эчендә ачыклана.
“ХӘБӘРСЕЗ УТЫРУ БИК АВЫР”
Редакциягә Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән Халидә апа борчулары белән уртаклашып шалтыратты.
— Ирем хәбәрсез югалганга ике елдан артык вакыт узды. Кайлардан гына эзләтеп карамадык. Бер хәбәре дә юк… — дип сүз башлады ул күз яшьләре аша. — Югалган көненнән көтеп сәламәтлек бетте. Хәбәр булмау бик авыр. Үзем авырыйм, инсульт кичердем. Гел борчылам. Шул вакыт эчендә ниләр генә күрмәдем. Күпме мөрәҗәгать итсәм дә, тикшерү органнары бик селкенә торган түгел кебек тоелды, уңай нәтиҗә булмады. Шуны яхшы аңладым: авыр чакта чит кешеләр күбрәк тә булыша икән. Хәлемне сорап торалар.
Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Югалучыларның да һәркайсының үз тарихы, кайчак аянычлы язмышы…
— Полиция хезмәткәрләре быел бер ташландык өй янында ир-ат мәетенә юлыга. Ул үз-үзенә кул салган. Кесәсендә паспорты булган. Хокук саклаучылар мәрхүмнең туганнарын табып, элемтәгә чыккан. Баксаң, якыннары аны дүрт ай эзли икән. Төрле хәлләр бар, — дип сөйләгән иде Альберт Йосыпов матбугат очрашуында.
Яза башлагач, тагын бер аянычлы хәл күңелдә яңарды. Казанда яшәүче Җәмилә апа да якын кешесен югалтуы турында бик әрнеп сөйләгән иде.
— Улым хәбәрсез югалганга ун елдан артты. Ул чакта 30 яшьтән узган иде. Кайлардан гына эзләмәдек. Водолазлар яллап, якын-тирәдәге сулыкларны да тикшердек. Суга төшкәндәй юк булды, — дигән иде ул. — Исәнме балам, юкмы — шунысын да белмибез. Бер хәбәрсез утырудан да яманы юк. Хәзер табылуына өмет калмады диярлек. Шулай да ана күңеле көтә…
“БЕРЕНЧЕ КӨННЕ ҮК ЭЗЛИ БАШЛАРГА”
Якын кешесен югалтканнар беренче чиратта нишләргә тиеш?
— Якыныгызның хәбәрсез югалуын аңлауга, күршеләр, туганнар, дусларыннан шалтыратып белешергә, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә яки 112 номерына шалтыратырга кирәк, — дип белдерә Россия буенча “ЛизаАлерт” эзләү-коткару отрядының матбугат үзәге җитәкчесе Адриана Расписная. — Безнең отрядның кайнар линиясе Россия күләмендә тәүлек буе эшли.
8-800-700-54-52 номерына шалтыратып, гариза калдырырга кирәк. Сайтыбыз — lizaalert.org, “ВКонтакте”дагы төркем адресы: vk.com/la_tatarstan. Югалучыны беренче көнне үк эзли башлау мөһим, вакытны сузу сезнең файдага түгел. Кеше полициягә һәм безгә никадәр тизрәк хәбәр итсә, якыннарны исән килеш табу өмете шулкадәр күбрәк.
— Адриана, кешеләр күбрәк нинди сәбәп белән югала? Андый хәлләрне мөмкин кадәр булдырмас өчен, ниләр эшләргә?
— Исерткеч эчемлек куллану, психик авырулар булу, хәтер югалу, чит төбәкләргә эшкә китеп, элемтә өзелү, конфликтлы, начар яшәү рәвеше алып барган гаиләдән баланың чыгып китүе (соңгы елларда БДИ да йогынты ясый), фаҗигагә юлыгу (бату, кышын туңу, үз-үзенә кул салу һ.б.) … — сәбәпләр күптөрле. Безнең отряд, мәсәлән, ел саен хәтере югала торган, акылга зәгыйфьрәк якыннарын эзләүчеләрдән меңләгән гариза кабул итә. Альцгеймер белән авыручы өлкән яшьтәгеләр чыгып киткәч, өйгә кайтыр юлны оныта. Шуның өчен андый якыннарны игътибарсыз калдырмаска, күз-колак булып торырга, аларны фотога ешрак төшерергә кирәк. Кесәләренә исем-фамилия, туган елын-көнен, якын кешесенең телефон номерын язып салырга. Шушы мәгълүмат теркәлгән браслет эшләтергә мөмкин. Ачык төстәге кием белән йөрсәләр, эзләү җиңелрәк, халык арасында бераз аерылып торырлар. Телефон зарядкасы тулы булсын. Күршеләрегезгә дә әйтеп куегыз: аны урамда күрсәләр, сезгә хәбәр итсеннәр.
Боз астына китеп югалучылар да аз түгел. Күпчелеге — балалар. Әти-әниләр бу хакта аңлату эше алып барсын, инструктаж үткәреп торсын иде. Балаларны туңган сулыклар янында үзләрен генә калдырмау мөһим. Аянычлы хәлләр килеп чыкканда, тиз арада 112 номерын җыярга икәнен дә гел кабатлап торырга кирәк.
Тагын бер киң таралган сәбәп — урманда адашучылар. Урманга җыенасыз икән, маршрутны алдан планлаштырырга, үзегез яхшы белгән урыннарны сайларга кирәк. Кайсы якка юл тоту, кайчан кайтырга җыену турында якыннарыгызга әйтеп китегез. Үзегез белән зарядкасы тулы телефон, компас, сыбызгы, шырпы, запас су, ашамлык алыгыз, ачык төстәге кием белән йөрегез. Адашканыгызны аңлагач, 112 номерын җыегыз һәм шушы урында калыгыз. Тавышка тавыш белән җавап бирегез.
— Эзләү ягыннан сезнең отряд зур эш алып бара.
— Отрядта өйдән торып зур булышлык күрсәтүчеләр дә бар. Кеше югалгач, аны хастаханә, морглардан эзлибез, моны да волонтерлар башкара. Кемдер хәбәрне интернет аша тарата, чөнки фотосыннан танып, “моны күрдем” диючеләр була һәм шул рәвешле эзләү җиңелләшә. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә дистанцион рәвештә зур булышлык күрсәтә. Без барысын да бушка эшлибез. Акча алмыйбыз. Бүләклисе килгән кеше фонарь, батарея, рация кебек эзләүдә кирәкле әйберләр алып бирә ала. Отрядта бер кеше дә бу эше өчен хезмәт хакы алмый, алар монда күңеле кушканга катнаша. Һәр очракны йөрәк аша уздырабыз. Үле килеш табылсалар, бик авыр була. Исән табылсалар, әлбәттә, сөенечнең чиге юк.
Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк, югалтмыйк, игътибарлы булыйк! Беребезгә дә 112 номерын җыярга, эзләү-коткару отрядларын чакыртырга туры килмәсен.
Лилия ЙОСЫПОВА.
“ЛизаАлерт” отряды 2022 елда Татарстанда кеше югалуы турында 764 гариза кабул иткән. Шулардан 577 кеше — исән, 52 се үле килеш табылган. 44 югалучыны якыннары тапкан. 41 кеше табылмаган. 50 гариза расланмаган.
Югалган кешеләрне көнендә табучылар да, 10 ар ел эзләүчеләр дә бар.
Әти-әниләр колагына
Балалар югалу очраклары да шактый. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, эзләү-коткару отряды белгечләреннән кайбер киңәшләр:
Балалар самими, ышанучан. Чит кешегә ияреп китмәсеннәр, таныш булмаганнарның сорауларына “юк” дип җавап бирсеннәр, ачылып сөйләшмәсеннәр.
Алар белән һәрчак элемтәдә булыгыз.
Балаларның дуслары кем булуын белергә кирәк. Аларның координаталарын белеп торыгыз.
Аулак, куркыныч урыннарда йөрмәсеннәр.
Башка балаларның урамда ярдәмгә мохтаҗлыгын, адашканын сизеп алсагыз, куркытмыйча, җайлап кына сөйләшеп, булышу ягын карарга кирәк.