Укропны яратабыз, бакчада үзе тишелеп тә үсә. “Аллигатор”, “Дукат” сортларының яшеллеге күп була. Салкыннар башланганчы, укропның бер өлешен казып алып, уңдырышлы туфрак тутырылган чүлмәккә утырттым һәм өйгә алып кердем. Лампа астында үстерергә кирәк, югыйсә өскә тартылачак, — диде Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Кормаш авылында яшәүче бакчачы Зилә ИДРИСОВА.