• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“ӨЧ КЫЗГА ДА УНАР МЕНДӘР ТЫШЫ ЧИГЕП БИРДЕМ”

“ӨЧ КЫЗГА ДА УНАР МЕНДӘР ТЫШЫ ЧИГЕП БИРДЕМ”

Чирмешән районы Иске Кади авылыннан Хаҗия әби Гыймранованың 60 еллар элек чигелгән кул эшләренең төсләре бер дә уңмаган. Алар әле дә ачык булып, үзләренә тартып тора. Хәер, 88 яшьлек Хаҗия әби үзе дә бик матур кеше. Күз тимәсен, аны “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Хәмдебануга охшаттым, киемнәре, йөреше, йөзе миңа шулай тоелды.
— Кияүгә чыкканда эрли, бәйли идем. Чигәсем дә килә, тик белмим. Каенсеңлем: “Җиңги, әйдә, өйрәтәм”, — дип, ул өйрәтте. Аннан кайда нинди тукыма табам, шуңа чиктем. Ул вакытта тукымасы да юк бит, — дип искә ала Хаҗия әби.

Хаҗия Баһман кызы белән үткән гомере хакында да сөйләштек. Мәрхүм ире Вәлиҗан белән алты бала үстергәннәр, ни кызганыч, бер уллары 17 яшендә кинәт чирләп вафат булган.
— Ирем дә 61 яшендә үк дөнья куйды, бер генә ел пенсиясен алып калды, — дип дәвам итте Хаҗия әби.
Аның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әнисе белән дүрт бала калалар, Хаҗиягә ул вакытта
5 яшь була.
— Бик авырлыкта үстек.  18 яшь тулгач, паспорт бирделәр. 1956 елда Горькийга торф чыгарырга озаттылар. Анда 8 ай эшләдек: трактор агачларны төпли, без, 12 кыз, авыр бүрәнәләрне әрдәнәгә өябез, аннан чанага төйибез. Ашарга да, юынырга да юк, ипи эләксә, бүлеп ашыйбыз, кая анда кайнар аш? Чирләп, бетләп беттек. Шул нужадан котылып, Мәскәүгә киттек, анда тимер юлда эшләдек. Арыдык, туйдык. Кияүгә дә чыгасы килә. Авылга кайткач, 1960 елда Вәлиҗан белән тормыш кордык, — ди ул.
— Хаҗия әби, ул елларда авылда да тормыш җиңел түгел бит әле.
— Сөйләмә инде, кышкылыкка биш-алты олау утын хәстәрли идек. Балалар белән шуны кисәбез, ир — комбайнда. Элек ир-атның вакыты юк иде, хәзер генә өйдә ир-ат эшли. Гомергә ике сыер асрадык. Аларны мин карый идем, мал янында үзем булдым.
— Әле чигәсез дә…
— Ничек вакыт җиткәндер, хәзер дә исем китә. Гел кул эше: бәйләү, чигү. Өч кызга унар мендәр тышы чигеп бирдем. Бер мендәр тышын 1-2 көн чигә идем, — ди Хаҗия әби. — Бу шөгыльдән туктавыма 3-4 ел гына. Кирәге юк бит, хәзер хөкүмәт чигә, кирәксә, бүген дә чигә алам. Ул — юаныч, тынычландыра. Чигәсең дә чигәсең, начар уйга вакыт калмый.
Авыл остасы чәчәкләр ярата. Бу яктан да килене Гөлия белән карашлары килешкән. Хаҗия әби кайгыртучан улы Рамил һәм уңган килене тәрбиясендә матур йортта гомер итә. Сугыш чоры балалары — моңа бик лаек буын.
Марат ГОМӘРОВ.

 

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru