• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

ВИНОГРАДНЫ КЫШКА ӘЗЕРЛИБЕЗ

ВИНОГРАДНЫ КЫШКА ӘЗЕРЛИБЕЗ

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ:
— Каплар алдыннан виноградка 3 %лы бакыр купоросы сиптерәм. Бу куакларны пешегү, ягъни гөмбәле авырулардан саклый. Купорос белән эшкәртелгән ботакларга кимерүчеләр тими. Соңгы берничә елда виноградны чыршы ботаклары белән каплыйм. Виноград астына 3-5 см калынлыкта чыршы ботаклары җәям, аның өстенә виноград ботаклары салып, тимерчыбык белән эләктереп куям. Ботаклар өстенә тагын чыршы ботаклары салам. Өстенә бакыр купоросы сиптереп, пленка каплыйм. Һава керсен өчен очларын ачык калдырам. Виноград шулай кар астында кышлый.
Болай каплауның берничә уңай ягы бар. Беренчедән, ылыс арасына тычкан керми. Икенчедән, виноград җилләп тора. Бу — безнең климат шартларында виноградны кышлату өчен үзем сынаган һәм зур чыгымнар сорамый торган ысул. Мәсәлән, кышлар бик кырыс килгәндә, -30 оСка кадәр суыклар күзәтелгәндә, гадәти җиләк-җимеш агачлары зыян күргәндә дә, болай капланган виноград яхшы кышлады.
Виноградның начар кышлавына күп вакыт артык калын төрү һәм иртә каплау сәбәпче: ботаклар күгәрә, пешегә. Икенче сәбәп: кышка артык озын һәм өлгереп җитмәгән ботаклар калдыру.
Берничә ел элек сынау максатында, “Загадка Шарова” сортлы виноградның өч ботагын шпаллердан бөтенләй төшермәдем. Бу сорт мин сынаганнар арасында кышка иң чыдамы. Аның кар капламаган ботаклары өшеде, ә кар астында калганнары, башкача капланмаган килеш тә исән чыкты. Димәк, Урта полосада бу сортны да кышка капларга кирәк.

Хәбәрләр

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”
Сәхнә арты

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru