• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 10.12.2023
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

ЭЛЕКТРОВЕЛОСИПЕДТА БАЛАЧАК ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП

ЭЛЕКТРОВЕЛОСИПЕДТА БАЛАЧАК ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП

Казанда яшәүче Алмаз Әлмиев инде биш ел үзе ясаган электровелосипедта сәяхәт итә. Ул Сочида, Башкортстан якларында да булырга өлгерде. Сәяхәт вакытында күргәннәре белән үзенең “Ютуб” каналында таныштырып бара. Бу юлы Алмазның сәфәре аеруча үзенчәлекле булды. Ул электровелосипедта әтисенең туган ягы, үзенең дә балачагы узган Яшел Үзән районы Акъегет авылына кайтты.
— Алмаз, бу электровелосипедны ничек ясадың?
— Кул астында нәрсә бар, шуннан әмәлләдем. Өйдә магнитофон шнуры ята иде. Аны электровелосипедның зарядкасын җыяр өчен җайланмага көйләдем. Зарядка 200 км га җитә. Аккумуляторны ике яктан ДВП такта белән тышланган сумкага урнаштырдым. Тәгәрмәч тырнагы (спица) “ИЖ” мотоциклыныкы. Кыскасы, бу велосипед 40 мең сумга төште.
— Балачак эзләре буйлап сәяхәт итү идеясе ничек туды?
— Авыл сагындырган, күрәсең. Бер айга сузылган иң озын, авыр сәяхәт Сочига булган иде, ул чакта көннәр эссе торды. Ә иң истәлеклесе, күңелгә рәхәт биргәне — балачак эзләре буйлап сәяхәт булгандыр. Ул өч кенә көнгә сузылса да, үткәннәргә әйләнеп кайтырга, балачактагы һәр көнне искә төшерергә ярдәм итте. Дәү әнием белән күрештем. Күптәнге танышларым белән очраштым. Уйнап үскән урамнар, иске ферма, чишмә, мәчет, туган нигез — бөтенесен дә барлап чыктым. Җәйге каникул гел авылда уза иде. Казан аша башта Яшел Үзәнгә, аннары паром аша Норлат авылына, шуннан Акъегеткә юл тоттым. Табигатьтә каенлыкта ашарга пешереп, кырда тау башында чатырда кич кунып, вакытны күңелле уздырдым. Бу сәфәр язылучыларыма да кызык булды, күбесе, балачакка кайткандай булдык, диделәр.
— Киләчәктә тагын кайларга барырга уйлыйсың?
— Карелия, Алтай, Байкал күленә, Грузиягә чакыралар. Күз күрер, иң мөһиме — исән-сау булыйк.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Апасның яңа урамына шагыйрь Шәүкәт Галиев исеме бирелде.

РФ Президенты В.Путин 14 декабрьдә туры линия уздыра.

“ТНВ”да татар телендә өр-яңа “Җиде юл чатында” сериалы күрсәтелә башлады.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Эвакуация башланганнан бирле, 650 дән артык кеше Газзә секторыннан Россиягә кайткан.

Әгерҗедә туып-үскән Ислам Гаврилов “Зур тәнәфес” Бөтенроссия белем бәйгесендә җиңде һәм 1 миллион сумга ия булды.

Рубрикалар

  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?
иман нуры

ОЛЫ ГӨНАҺЛАР НИ СӘБӘПЛЕ КУРКЫНЫЧ?

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2022
“УКЫЙ ХАЛЫК, КИТАП КЫНА БУЛСЫН”
Татар дөньясы

“УКЫЙ ХАЛЫК, КИТАП КЫНА БУЛСЫН”

by irekmanager irekmanager
8 декабря, 2023
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
Җайдак Фирдүс Халиков: “СӨЙГӘНЕМӘ ТӘКЪДИМ ЯСАРГА ЧАБЫШ АТЫНДА БАРДЫМ”
Татар дөньясы

Җайдак Фирдүс Халиков: “СӨЙГӘНЕМӘ ТӘКЪДИМ ЯСАРГА ЧАБЫШ АТЫНДА БАРДЫМ”

by irekmanager irekmanager
4 декабря, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru