Үсентеләргә туфрак катнашмасын көздән әзерләп куегыз.
Туфракны бакча культуралары үсмәгән урыннан алырга кирәген узган саннарда искәрткән идек. Һәр культура үзенә генә хас булган авырулар һәм корткычлар белән зарарлана.
Туфракның уңдырышлылыгына карап, черемә кушарга кирәк. Мәсәлән, кәсле-көлсу туфракка 1:1 исәбеннән, ягъни 1 чиләк туфракка 1 чиләк черемә кушарга киңәш итәм. Ә 1 чиләк кара туфракка ярты чиләк черемә җитә. 5 литрлы чиләктәге теләсә нинди туфракка 1 стакан исәбеннән көл һәм 1 аш кашыгы чамасы икеләтелгән суперфосфат өстәп, яхшылап болгатыгыз. Күпьеллык үлән тамырлары, суалчаннардан яхшылап чистартыгыз.
Туфракны кайнар су белән юылган (йогышсызландырылган) әрҗәләргә тутырырга. Ул кышын коры, салкын урында торырга тиеш. Суыкта туфрак йогышсызландырыла.
Орлыкларны чәчәргә бер атна кала әрҗәләрне өйгә алып керегез. Ул арада туфрак микроорганизмнары уяна, туфрак орлыклар чәчәргә әзер була.
Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.