• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 25.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“ҖАЙЛАНУ БИК ӘКРЕН БАРА ШУЛ…”

“ҖАЙЛАНУ БИК ӘКРЕН БАРА ШУЛ…”

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, виртуоз тальянчы, җырчы Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ быелның март аенда таеп егылып, аягын сындырган иде. Катлаулы булган, ул әле дә тулысынча аякка баса алмый. Фән абый гаиләсе белән Башкортстанның Шаран районы Шаран авылында гомер итә. 18 гыйнварда 73 яшь тула.

— Фән абый, хәзер хәлегез ничек?
— Марттан бирле өйдә. Авырып ятудан да яманы юк. Әкренләп чыгып йөри башладым. Әмма җайлану бик әкрен бара шул… Әрнүле булды бит. Таеп егылгач, тора алмый яттым. Узып барган кешеләр ярдәм итте, торгызып, машинама утыртты. Шуннан рульдә үзем кайтып киттем бит әле. “Катлаулы сыну”, — диде табиблар. Шуңа тернәкләнү озакка сузылды. Аннан, яшь тә бар бит инде.
— Соңгы вакытта кайбер концертларда чыгышларыгызны күреп сөендек.
— Концертларга алып баралар, кайтарып куялар, дигәндәй. Баруы бер хәл. Сәхнәгә чыгып утыру, яңадан керү авыр. Һәм физик, һәм рухый якны күздә тотып әйтүем. Тамашачы каршына “ходунки” белән чыгасым килми, әмма әлегә башкача булмый. Вәгъдә иткәч, “Фән абый, килегез инде”, — дип сорагач, бармыйча да ярамый. Аннары бөтенләй дәшмәскә мөмкиннәр (көлә).
— Фән абый, үз йортыгыз белән яшисез. Мал-туар, кош-кортны күп асрый идегез. Хәзер нәрсәләр тотасыз?
— Сарыклар күп. Кәҗәләребез бар, сөт бирәләр. Кош-корт күп иде, аларын урнаштырдык. Язга хәтле җитәрлек ит әзерләдек.
— Аларны карарга да кирәк бит әле.
— Ул яктан хатыным Светланага рәхмәт инде. Малны ул карый, тиресне чыгара. Эше күп. Мин — азык ягын кайгыртучы гына, йортның “завхоз”ы. Элек тә шулайрак булды, хуҗалык эшләрендә бик катнашмадым. Гастрольләргә китә идем, йорт эшләрен гомер буе хатыным алып барды. Хәзер менә өйдә ятам, тик, теләсәң дә, булышып булмый.
— Вакытны ничек үткәрәсез, Фән абый?
— Түшәмгә карап ятам… Кыен. Телефоннан дусларбелән сөйләшәм. “ТНВ”, “ТНВ-Планета” каналларын караштырам. Элек телевизорны бик сирәк ача идем.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
“КЕМ БУЛАСЫМНЫ 5 ЯШЕМДӘ ҮК ЮРАП КУЙДЫЛАР”
Сәхнә арты

“КЕМ БУЛАСЫМНЫ 5 ЯШЕМДӘ ҮК ЮРАП КУЙДЫЛАР”

by irekmanager irekmanager
12 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru