Соңгы вакытта грипп белән, салкын тидереп авыручылар саны эпидемия чиген узып киткән. Белгечләр әйтүенчә, быел тримедия таралган. Баксаң, берьюлы өч вирусны: грипп, ОРВИ, коронавирус йоктыру очракларын шулай атыйлар икән. Чирне булдырмый калу, аны дәвалау хакында терапевт Эльвина ӘХМӘТДИНОВА белән сөйләштек.
— Эльвина Наиловна, йогышлы авырулар хастаханәсе 70 %ка пациентлар белән тулган, диделәр. Күбрәк нинди авырулар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Яңа елдан соң мөрәҗәгать итүчеләр чынлап та артты. Күбесендә грипп, ОРЗ, ОРВИ билгеләре күзәтелә. Кайчак, гади салкын тидерү дип уйлыйсың, ә бу күпкә җитдирәк чир булып чыга. Әйтик, соңгы арада бума ютәл (коклюш), коронавирус, үпкә ялкынсыну (пневмония), кызамык киң таралды. Мондый авыруларны өй шартларында дәвалау аяныч тәмамланырга, өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да кешенең хәле яхшырмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Билгеләргә карап кына нинди чир икәнен төгәл белеп тә булмыйдыр.
— Әлеге йогышлы авыруларның күп очракта билгеләре охшаш: югары тән температурасы (грипп вакытында, гадәттә, ул кинәт күтәрелә), коры ютәл, йә эт өргән кебек йөткерү, тән, мускуллар сызлау, томау төшү, тамак авырту, хәлсезлек һәм башкалар. Кайчак кайберәүләрдә диарея, күңел болгану, ашказаны авырту да күзәтелә. Болары Яңа ел бәйрәмнәрендә дөрес тукланмау, чамасын белми ашау нәтиҗәсендә көчәеп киткән эчәк, ашказаны системасы чирләре, панкреатит, гастродуоденит билгеләре дә булырга мөмкин. Соңгы арада берничә вирусны бергә йоктыру очраклары да бар. Тримедия дигәндә нәкъ шул күздә тотыла. Ягъни кешедә грипп, коронавирус, ОРВИ билгеләре күзәтелә. Ничек кенә булмасын, төгәл диагнозны һәм дәвалау алымын табиб кына билгели ала.
— Савыкканнан соң да, коры ютәл озакка бара, дип зарланучылар бар. Бу нормаль күренешме?
— Савыкканнан соң ютәл 2-4 атнага кадәр барырга мөмкин. Дөрес, бу вакытта ул йомшаграк, сирәгрәк була. Ютәл вакытында чиста, җылы су эчү файдалы.
— Кайбер кеше, чирнең беренче билгеләре күзәтелүгә, тизрәк савыгам дип, антибиотик эчә башлый.
— Бу дөрес дәвалану алымы түгел. Антибиотик иммунитетны какшатырга, кайбер авырулар вакытында бөтенләй ярдәм итмәскә мөмкин. Шулай ук ютәлне киметә торган даруларны да үз белдеклелегең белән эчсәң, киресенчә, көчлерәк йөткертә башлавы бар. Шуңа теге яки бу даруны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Авырганда организмга артык авырлык китермәс өчен, физик активлыктан тыелып торырга, С, Д витаминнары эчәргә киңәш ителә.
— ОРВИ, грипп кебек йогышлы чирләрне кисәтү өчен нишләргә?
— Вирус таралган вакытта кеше күп булган урыннарга бармаска тырышырга, җәмәгать транспортында, автобуста битлек киеп йөрергә, өйгә кайткач, кулны яхшылап юарга, бүлмәне җилләтергә, иммунитетны ныгытырга, эшне ял белән аралаштырырга, тиешенчә йокларга, дөрес тукланырга, саф һавада булырга, урамга чыкканда һава торышына карап киенергә, туңмаска киңәш ителә. Тоз мәгарәләрендә дәвалану да файдалы.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Казандагы бер балалар бакчасында ике яшьлек кызның йөрәге тибүдән туктаган. Бакчасында ул үзен гадәттәгечә тоткан, кәефе начар булуга зарланмаган. Ял сәгате вакытында йокыга киткән һәм шуннан уянмаган. Аңарчы ул айга якын ОРВИдан дәваланган.