Апас районы Чүрибураш авылында яшәүче Гөлфинур Шәрәфиева, инде тугызынчы дистәсенә аяк басса да, җитезлеге, тынгысызлыгы белән сокландыра. Гел хәрәкәттә ул, хуҗалыктагы эшләрнең дә күбесен үзе башкара.
— Күтәренке күңел белән яшәргә тырышам. Өй тутырып гөлләр үстерәм, ихата тулы кош-корт. Иртән тору белән малларны уйлыйм, балалар өйдә булмаганда, чыгып эшләп тә керәм. Тормыш бит шулай рәхәт, — ди әби.
Күз тимәсен, гомер дәвамында хезмәттән аерылмаган, тик утырырга күнекмәгән Гөлфинур әби, ничә яшьтә булуын онытып, әле дә җиң сызганып эшли. Балаларының яратып кына “ачуланып” алуларына да әллә ни исе китми.
— Тору белән иң элек песи һәм этне кайгыртам. Аннан бозаулар янына чыгам. Малларны ашатырга ашыгам. Тавыкларга да тизрәк җим бирәм. Җан иясе бит алар. Шуннан соң гына үзем чәй эчәм. Балалар җәен печән чапканны күреп, шелтәләп тә алалар. Ә мин аның бер авырлыгын тоймыйм, — ди ул үзе.
Гөлфинур апа Чүрибурашта туып-үсә. 7 классны тәмамлагач, колхозда төрле эшләр башкара. 5 ел торф чыгаруда катнаша. 40 ел фермада хезмәт куя. Башта сарыклар карый, аннары сыерлар сава.
— Ул вакытта сыерны кул белән саудык. Куллар ярылып, төннәр буе сызлап чыга иде, — дип искә ала әби хезмәт елларын.
Һәр көне эштә узган, макталган, хөрмәтләнгән ул. Зур бүләкләр, дәрәҗәле исемнәр дә алган. Район Советы депутаты булган.
Гөлфинур әби тормышта да сынатмый. Авырлыкларны да күп күрә, югалту ачысын да йөрәге аша уздыра. Тормыш иптәше Рифат абый юл фаҗигасендә вафат була.
— Юлны аркылы чыкканда, иптәшемне машина бәреп китте. Күз алдымда җан бирде. Мизгел эчендә булды бу хәл. Инде шактый еллар узса да, әле һаман да истән чыкмый, күз алдыннан китми, — дип, әрнүле югалту ачысы белән дә уртаклаша әби.
Барлык сынауларны зур сабырлык белән җиңеп, олыгайган көнендә кадер-хөрмәттә яши Гөлфинур әби. Улы Радик янәшәсендә һәм кызлары Гөлчәчәк, Гөлинә тәрбиясендә хасиятле картлык кичерә.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.