• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

БӘРӘҢГЕ ОРЛЫКТАН ҮСӘ

БӘРӘҢГЕ ОРЛЫКТАН ҮСӘ

Бәрәңге сортлары тиз искерә, аны яңартып торырга кирәк. Бөтен бакчага җитәрлек яңартылган бәрәңге алу арзан түгел, шуңа аны орлыктан яңартып карагыз. Орлыкны бәрәңге алмасыннан үзегез әзерли аласыз. Хәзер бакчачылык кибетләрендә дә төрле сорттагы орлыклар сатыла.
Помидор үстереп караган кешегә бәрәңгене орлыктан үстерү авыр эш түгел. Тизрәк тишелсен өчен, орлыкларны стимулятор яки алоэ согында уята аласыз.
Уңдырышлы туфрак, ком һәм черемә катнашмасы әзерләгез, чир һәм корткычлар калмасын өчен, туфракны духовкада кыздырып яки кайнар су белән пешекләп алыгыз. Орлыкларны 3-5 см саен чәчеп, өстенә аз гына туфрак һәм ком катнашмасы сибеп күмдертергә кирәк. Пленка каплап, җылы урынга куегыз.
Бәрәңге орлыгы, гадәттә, ике атнада тишелә. Ике атнадан үсентеләрне мочевина эремәсе (10 л суга 1 аш кашыгы исәбеннән) белән тукландырырга киңәш ителә.
Ике чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчерергә була. Төп урынына күчергәндә, тамырларына зыян килмәслек савыт сайлагыз. Катыргыдан үзегез ясый аласыз. Чөнки бакчага чыгарганда, төбендә борчак зурлыгында бәрәңгеләре яралып өлгерә.
Апрельдән үсентеләрне чыныктыра башлагыз. Бакчага кыраулар куркынычы беткәч, май азагында күчерергә кирәк. Алга таба тәрбия бәрәңге үстергән кебек, төбенә өяргә онытмагыз.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru