• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“ИҢ КАДЕРЛЕСЕ — ТАРИХЫЙ САМАВЫР”

“ИҢ КАДЕРЛЕСЕ — ТАРИХЫЙ САМАВЫР”

Яшел Үзәндә яшәүче Марат Мөстәкыймов Апас районы Олы Бакырчы авылындагы туып-үскән йортында СССР чорына багышланган музей оештырган. Ул бу эшкә тарихны барлап, буыннан буынга күчерү, балаларына, оныкларына олы мирас калдыру уе белән алынган. Иске сарайны төзекләндереп, аның бер бүлмәсен махсус музейга әверелдергән. Экспонатларны исә дистә ел дәвамында туплаган.

Бу эшкә тәңкәләр, значоклар белән кызыксынуы этәргеч ясаган.
— Балачак, яшьлек еллары артта калган саен, күңел үткәннәрне сагына икән. Мин СССР чорында үстем. Шуңа күрә ул вакыттагы һәр әйбер күңелгә якын. Иске-москының берсен дә ташламыйм. Чүпкә ташланганнарын да алып кайтам әле. Дуслар, туганнарым да китерә. Җыя-җыя фатирымның балконы тулды. Шуннан соң авылдагы төп йортка күчердем. Шактый җыелгач, аерым бүлмә булдыру уе туды, — ди Марат Мөстәкыймов.
Шәхси музейның бер почмагына СССР чорында кулланышта булган көнкүреш җиһазлары, савыт-саба, сувенирлар, йозаклар, тегү машиналары, герле-күкеле сәгатьләр, үтүкләр, чүлмәкләр, үлчәүләр, картиналар тезеп куелган. Өстәлдәге басма матбугат — газета-журналлар 1980-1990 елларда дөнья күргән. Экспонатлар турында кыскача белешмә дә булдырылган.
Самавырларга аерым игътибар биргән ул. Биредә аларның ниндие генә юк. Иң кадерлесе — йорт хуҗаларын озак вакыт тәмле чәйләре белән сыйлаган тарихый самавыр.
— Бу самавыр — бала чагымнан калган иң кадерле ядкәр. Әби-бабам, әти-әнием озак еллар чишмә суын салып чәй кайнаттылар. Аңа карыйм да, өстәл янына тезелешеп утырып, бергәләп чәй эчкән мизгелләр күз алдыма килә, — ди Марат.
СССР чорындагы тәңкәләр аерым бер почмакта урын алган. Аларны 1961 елдан башлап 1991 елга кадәр еллап урнаштырган. Марат борынгы заман җиһазларына да игътибар бирә. Биредә өсте каплаулы, ике көпчәкле, агачтан ясалган бәләкәй бала арбасы да бар.
— Аны Аюкөйдергән авылыннан китерделәр. Бер тәгәрмәче юк иде, үзем табып куйдым, — дип таныштырды музей җитәкчесе.
Тиздән музейда октябрят, пионер һәм комсомол почмагы булачак. Хәзерге көндә Марат истәлекләрне туплау белән мәшгуль. Киләчәктә музейны тагын да зурайтып, йорт каршында аерым бина булдыру нияте белән яна ул. Уйларын әнисе Ләбибә апа, тормыш иптәше Ләйсән һәм туганнан туган абыйсы Ринат та хуплый.
— Марат сабый чагыннан ук бик актив, максатчан булды. Гармунда да уйнарга өйрәнде, — ди әнисе.
Марат озак еллар шахтада хезмәт куеп, туган якларына кайтып төпләнгән. Гаиләсе белән Яшел Үзәндә яши. Атна саен диярлек туган авылына кайта. Кайткан саен яңа экспонатлар өсти, музейны баета бара.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ИҢ ТӘМЛЕ КАМЫР РЕЦЕПТЫН ӘНИЕМ ӨЙРӘТТЕ”
Татар дөньясы

“ИҢ ТӘМЛЕ КАМЫР РЕЦЕПТЫН ӘНИЕМ ӨЙРӘТТЕ”

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru