Cоңгы вакытта татар бизәкләре төшкән сумка, кием-салымга ихтыяҗ арта башлады. Шуңа күрә, ахры, һәр төбәктә милли тауар җитештерүчеләр күренә: кемдер калфак чигә, кемдер күлмәк тегә. Кукмарада яшәүче Земфира Нуруллина “Казан җөе” белән чын күннән бик матур сумкалар иҗат итә.
— Әти-әнием мәктәптә технология укыттылар, хәзер лаеклы ялда инде. Аларга ияреп, мин кечкенәдән кул эше белән мавыга идем. Алай да мәктәпне тәмамлагач, юридик белем алып, озак кына дәүләт эшендә эшләдем, тик кул эшеннән бервакытта да туктамадым. Соңрак Санкт-Петербургның дәүләт университетында дизайнер белгечлеген үзләштердем, ә бу шөгылем үз эшемә әйләнде, — ди Земфира.
Чигү чиккән кеше бу эшнең авырлыгын күз алдына китерә торгандыр. Ә күнне чигү тагын да авыррак. Земфира берничә остазда озак вакытлар курслар узган. Күн мозаикасы буенча төп юл күрсәтүчесе дип Алабуга остасы Илдар Шәйхетдиновны саный.
— Бу һөнәргә һәркем өйрәнә ала, теләк кенә кирәк. Бизәкләрне дә үзем уйлап табам. Фуад Вәлиевның “Татар халык орнаменты” китабын өстәл китабым дип әйтер идем. Чөнки яңа бизәк уйлап тапканда да аның төп элементларын, миллилеген югалтырга хакыбыз юк. Шушы шөгыльне табарга ярдәм иткәне өчен Аллаһы Тәгаләмә бик рәхмәтлемен, — ди Земфира.
Әлеге иҗадый остаханә “YARATAM_STORE” дип атала. Бу атамада осталар милли бизәккә, үз һөнәрләренә булган мәхәббәтне күрсәтергә теләгән. Әлегә остаханәдә өч кеше эшли, алар барысы да туганнар икән. Осталар чын күн һәм замшка милли бизәкләр чигеп, сумка, клатчлар, акча янчыгы, паспорт тышлыклары тегәләр. Әлегә чигү буенча осталык дәресләре үткәрергә вакытлары җитми икән.
— Клиентлар безне “сарафан радиосы” аша, социаль челтәрләрдән эзләп таба. Хатын-кызның сумкасы артык булмый бит ул. Берне заказга эшләткәч, алар кабат безгә кайта, — ди оста.
Эшләнмәләр, нигездә, махсус станок ярдәмендә кулдан чигелә һәм тегелә. Фасонына карап, машинада тегәргә туры килә икән. Осталар, нигездә, 1500 еллык тарихы булган “Казан җөе”н куллана.
— Бу җөйне башкару шактый вакыт таләп итә. Аннан күн, замш, җеп һәм башка кирәк-яракларның сыйфатлысы да шактый кыйммәт. Аларны, нигездә, интернет аша кайтартабыз, сыналган сатучыларыбыз бар. Шуңа күрә мондый тауар арзан була алмый. Сумкаларның бәясе 2500 сумнан башлана, — ди кул остасы.
Чулпан ГАЛИЕВА.
Оста киңәшләре:
Көн дә кулланмаган очракта сумканы, кояш нурлары һәм тузан зыян салмасын өчен, шкафта сакларга тырышыгыз. Тукымага (мендәр тышына) төреп кую яхшы. Пакетта дым, һава кермәү аркасында күн ярылырга мөмкин.
Сумканы сабынлы суга манылган чүпрәк белән чистартырга ярый. Күнне ялтырату өчен кастор мае, вазелин яки балавызга манылган тукыма белән сак кына сөртергә була.
Замш сумканың тузанын йомшак чүпрәк яки губка белән сөртергә мөмкин. Тик артык юешләргә ярамый, замшның төсе үзгәрүе бар.
Сумканы сабыннан элеп куярга гадәтләнмәгез, аның сузылуы бар.