Җирдә 38 млн. кеше ВИЧ белән авырый. Белгечләр фикеренчә, безнең илдә 2030 елга әлеге авырулар саны 2 млн. га якынлашырга мөмкин икән. Кызганыч, ВИЧ башта симптомнарсыз уза, чир озак вакыт дәвам иткән салкын тиюгә охшаган. Лимфа төеннәре зураерга, ә кеше боларга игътибар итмәскә мөмкин.
Татарстанның СПИД һәм башка йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәгенең клиник психологы, гештальт-терапевт, нейропсихолог, логопед, сәламәтлек саклау өлкәсенең профилактика буенча әйдәп баручы белгече Светлана ИЗАМБАЕВА: “1985-1987 еллардан бирле ВИЧ күбесенчә җенси юл аша күчә. Үз сәламәтлегегез хакында алдан уйлагыз”, — ди.
“ДИАГНОЗНЫ ИШЕТКӘНДӘ, МИҢА 22 ЯШЬ ИДЕ”
— Светлана Ростиславовна, сез — Россиядә иң беренче булып ВИЧ йоктыруыгыз хакында ачыктан-ачык әйткән хатын-кыз. 21 ел шушы вирус белән яшисез. Авырый башлагач, нинди халәт кичердегез? Депрессиядән ничек чыктыгыз?
— Диагноз хакында ишеткәч, кеше башта ышанмый. Икенче стадиядә чирленең үз адреналины агрессиягә әверелә, ул гаеплеләрне эзли, гаепне үзеннән, башкадан, язмыштан күрә башларга мөмкин. Бу чакта, әйтик, спорт белән шөгыльләнү, энергияне киметү кирәк, тирә-юньгә карата ачу тоту басыла төшәчәк. Аннары өченче стадия — кеше дога кыла, Аллаһтан сорый. Хәле начарлана, киләчәк аны куркыта. Бишенче стадиядә кеше үз чирен кабул итә, һәр минутның кадерле булуын аңлый, сәламәтлеген кайгырта башлый. Мин болар аша уздым.
Авыл хастаханәсендә 5 айлык булып туып, 4 ай инкубаторда үскәнмен. Шул елларда исән калганмын! 2002 елда коточкыч диагнозны ишеткәндә, миңа нибары 22 яшь иде. Чабаксар дәүләт университетының экономика факультетында укый идем. Бер егет белән гаилә корырга әзерләнә башладык, әти-әнисе белән дә таныштырды. Ләкин беркөнне ул юкка чыкты. Мин: “Ярый, үз сәламәтлегемне кайгыртыйм әле”, — дидем дә анализлар тапшырдым. “ВИЧ буенча да бирә аласыз”, — диделәр. Тыныч күңел белән ул анализны да тапшырдым. Аннары мине чакырып алдылар. Табиб: “Кайсы наркоман белән укол кадаштың?” — дип кычкырды. Үксеп еладым, ничә елдан соң үләчәгемне сорадым. Табиб: “Бәлкем, 8 ел яшәрсең…” — диде. Аннары да табиблардан: “Бала табу турында оныт! Тиздән үләчәксең. Балаң кемгә калыр? Әгәр ул да авыру булып туса…” — дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Урамда балалар күргән саен, кычкырып елый идем. Чөнки күп бала турында хыялландым. Аннары мине табиб-инфекционист Маргарита Гордеева кабул итте, юатты, бар сорауларыма җавап бирде.
Дәвалану өчен женьшень эчтем. Аның миңа начар тәэсир итүен соңыннан белдем. Иртәләрен йөгерә башладым, дөрес тукланырга тырыштым. Баштарак мондый авыруларга дару чир көчәя башлагач кына билгеләнә иде. Аннары көн саен 16 дару төймәсен ашарга тиеш булдым. Диагноз хакында беркемгә дә сөйли алмадым. Әнигә ел ярымнан соң әйттем.
Укуымны дәвам итәргә булдым. Гел табибларга йөрдем, сораулар яудырдым. 2004 елда алар, борчылуымны күреп, шундый чирлеләр җыелачак Мәскәү форумына барырга киңәш итте. Анда бер авыру йөкле ханым белән аралаштым. Даими дәваланучының чирле бала табу куркынычы 1-2 % кына, ә менә дару кулланмаган анадан балага чир күчү куркынычы 40-80 %ка җитә.
Чабаксарга кайткач, СПИД үзәгенең баш табибына барып, ВИЧ белән авыручыларны туплыйсым килә, дидем. Миңа рухый яктан ныгырга кирәк иде. Шуңа күрә үземә булыша-булыша, башкаларга ярдәм итәргә булдым. Ул чакта авыруларда курку хисе чиксез иде. Кичләрен психолог бүлмәсендә чирлеләргә ярдәм итәргә тотындым. Башта кеше аз иде, диагнозлары башкаларга мәгълүм булыр дип курыктылар.
2004 елда ВИЧлы хатын-кызлар арасында “Мисс позитив” ябык конкурсында катнашу өчен фотосурәткә төштем. Җәмгыять ул чакта авырулар арасында активист була алырлык ханымнарны барлады, конкурс шуңа игълан ителде. 2005 елда әлеге конкурста җиңеп чыктым. Аноним әңгәмәгә риза булдым. Ул журналда басылды, фотода битемне каплап нәшер итсәләр дә, прическам, киемем буенча тиз таныдылар. Чирлисеңмени, дип сораштылар, миннән читләшә башладылар. 2005 елның көзендә А.Малахов тапшыруында чыгыш ясадым.
Ирем Илнур белән мине Мәскәү таныштырды. 2006 елда бер-беребезгә булышлык итү төркемендә очраштык. Илнур да шушы авыруга тарыган, Мәскәүгә яшьли чыгып киткән. Шулкадәр акыллы, матур! Бер-беребезгә тиз гашыйк булдык, 2006 елда гаилә кордык.
Без 5 бала үстек, мин — иң өлкәне. Үз гаиләмнең дә бәхетле булуын тели идем. Ике сау-сәламәт балабыз туды: Ева-Мария һәм Адам. Кызыбызга — 16, улыбызга 14 яшь. Безне дошман итүчеләр булды. Бервакыт бала коляскасын яндырдылар, кызымны балалар бакчасыннан куарга теләделәр.
“КАЙБЕР АТА-АНА БАЛАГА ЧИР ХАКЫНДА АҢЛАТМЫЙ”
— Сезгә башка авырлыклар аша да узарга туры килгән бит…
— Улымны көткәндә, әни үлеп китте. Ике энекәшем (берсе авыру) тома ятим калды. Берсенә — 9, икенчесенә 7 яшь иде. Энеләремне уллыкка алырга теләдем. Ләкин аларны миңа бирмәделәр, балалар йортына алып киттеләр. ВИЧ расланган кешегә бала бирмәскә дигән закон бар иде. 8 суд процессы аша үттем. Энеләремне уллыкка алдым. Шулай итеп, мин — бу мәсьәләдә Россия законына үзгәреш керттергән беренче хатын-кыз. Энеләремне тәрбияләп үстердек, берсе инде өйләнде, тиздән баласы туачак, икенчесе Чистайда яши.
— Мәрхәмәтлек фондын ничек ачтыгыз?
— Мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгәннән-күбәя барды. Илнур фонд ачарга киңәш итте. Минем “НЕСТРАШНО” мәрхәмәтлек фондына быел 15 ел тулды.
2014 елда авыру яшүсмерләр төркемен оештырдым. Күбесе — ВИЧлы ата-анадан авыру булып туган. Бу балалар инвалидлыкка ия. Димәк, елына бер мәртәбә санаторийга да бара алалар, әмма чынбарлыкта каршылыклар килеп чыга яки ата-аналар баланы, диагнозын белеп, лагерьда җәберләрләр, дип тә курка.
2017 елдан ВИЧлы балалар өчен слетлар оештыра башладым. Бу идеяне бер авыру яшүсмер бирде: “Үзем кебекләр белән аралашсам һәм Кара диңгезне күрсәм иде!” — диде. Ул балаларның кайберләре үсеп җитеп, безнең эшчәнлеккә кушылды, алар үз тәҗрибәләреннән чыгып, балаларга психологик ярдәм күрсәтә.
2023 елда Татарстанда узган “Бар да гади” слеты июльдә 12 көн дәвам итте. Слетка 60 бала, 12 вожатый, Россия төбәкләренең 25 белгече җыелды. 60 баланың 25 е — ятим, 32 сенең йә әтисе, йә әнисе генә исән иде. Слетларда балаларга үз фикерләрен әйтү мөмкинлеге бирелә, тарихлары тыңланыла, алар иркен сулый башлый, яшүсмер балага чирен яшерү бик авыр бит. “Бар да гади” слетларын 2024 елда да ачачакбыз һәм киләсе елда ул төрле айларда Татарстанда, Сургут, Дагыстан һәм Алтайда — барлыгы
4 тапкыр ачылачак!
— Балага үз чире турынла аңлату авырмы?
— Кайбер ата-аналар балага чир хакында гомумән дә аңлатмый, бала яман чир белән авырыйм дип курка. Бала, гел дару эчүемне, тест тапшыруымны белсәләр, яшьтәшләрем дус булмас дип хафалана. Ә дару эчмәү СПИДка алып бара. Гомер буе ВИЧ белән яшәячәк балаларга: “Таблеткалар вирус йокы халәтендә торсын, ә иммун системасы көчле булсын өчен барысын да эшләячәк. Шулчак сәламәт булачаксың һәм үзеңә ошаган эштә эшли алачаксың!” — дибез. Хәзер авыруга, чир дәрәҗәсенә карап, көненә 1 яисә 2-3-4 таблетка гына эчәргә кирәк, ләкин аны 1 көн дә эчми калырга ярамый! Тест-анализ узып тору сорала.
“ТЕРАПИЯДӘН БАШ ТАРТКАН ЧИРЛЕ 2-3 ЕЛ ГЫНА ЯШИ”
— Сез белемегезне Израильгә барып та камилләштергәнсез…
— КХТИда магистратураны тәмамладым, Казан дәүләт медицина университетында укып, клиник психолог белгечлеген дә алдым. Республиканың шушы үзәгендә 2013 елдан бирле хезмәт куям. Ә 2011 елда Израильдә стажировкада булдым. Анда чирне башлангыч стадиясендә билгеләү өчен барысы да эшләнә. Әгәр чир бу ил территориясендә чакта расланса, ул кешене депортацияләмиләр, авыру, нинди генә ил гражданы булмасын, бушлай медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итә ала. Россиядә мигрантларга бушлай дару бирелми һәм әгәр бу чир Россия гражданы булырга теләүчедә расланса, ул депортацияләнә. Израильдә СПИД-үзәкләр дә юк, анда хатын-кызлар бала тапканда аерым палаталарда ятмый. Бездә мондый аналар балаларын махсус бүлектә таба.
— Россиядә 1988 елдан алып 1 млн. 644 мең кешедә ВИЧ расланган. Бу хак бит?
— 1990 елларда ВИЧ диагнозын ишетүче: “Бүген-иртәгә үләм икән!” — дип уйлый иде. Хәзер дарулар бар, әмма чирлеләр генә кимеми, киресенчә, арта бара. Эпидемия инде бу. Эпидемиолог һәм инфекционист В.Покровский, Россиядәге авыручылар саны тагы да югарырак, ди, чөнки бу күрсәткечкә аноним исәптә торучылар керми һәм, гомумән, исәпкә басмаган кешеләр дә күп.
— Татарстанда саннар нинди?
— Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2023 елның 1 ноябренә 29 450 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. Авыручыларның 9088 е үлгән. Хәзер 16 687 кеше диспансер күзәтүендә тора. Чаллыда һәм күп районнарда чирләү очраклары уртача күрсәткечтән югары. Узган ел аяныч очраклар Әлки һәм Югары Ослан районнарында гына теркәлмәгән.
— Бу чирдән тулысынча савыгып булмый. Авырулар ничә ел яши ала?
— Антиретровируслы терапия пәйда булганчы, алар 10 ел тирәсе яши иде. Хәзер пациент, дару кабул итә-итә, бик озак яши ала. Әйе, иммунитет начараю аркасында көненә — 80, елына 30 000 ләп кеше үлә, аларның уртача яше — 41 яшь, 39 %ы — туберкулездан, ә 11 %ы пневмониядән вафат була.
Авыру үзенең гомерлек чирле булуын кабул итәргә тиеш. Әмма кайберәүләр үз-үзләрен “әлеге чир юк” дип ышандырырга тели, дару да эчми. Ә терапиядән баш тарткан чирле 2-3 ел гына яши.
— ВИЧ башлыча ничек тарала?
— ВИЧ бары тик 3 юл аша: инфекцияле кан, җенси юл һәм инфекцияле ана баласын тапканда һәм күкрәк сөтен имезеп үстергәндә күчә. Кайбер табиблар кипкән кан табы аша чир күчми, ди, ә кайбер табиблар исә теләсә нинди халәттәге канга да резина перчатка белән генә кагылу зарур, ди. ВИЧ бөҗәк тешләгәндә, күрешкәндә, тир, селәгәй, күз яше, ютәл аша йокмый. Әгәр авыз эчендә җәрәхәт булмаса, үбешкәндә дә йокмый. Чир уртак савыт-саба, ризык, акча, китап, көнкүреш әйберләре һ.б. аркылы, бассейн, душ суы аша да йокмый. Билгеле, һәр кешегә үз шәхси гигиена әйберләрен генә (теш щеткасы, кырыну станогы, лезвие) куллану зарур.
Хәзер ВИЧ тестын үтеп, чирне ике ай эчендә үк ачыклый торган заманча җайланмалар да бар. Кеше ярты елга бер яки елына бер тапкыр тест ясатса, яхшы. Кала-салаларда тестомобильләр ешрак йөреп торса, аноним рәвештә булса да бушлай тест тапшыручылар артыр, кешеләр үз сәламәтлекләре хакында тизрәк хәбәрдар булыр иде, минемчә.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.