Бу хәл 1984 елның маенда булды. Шомырт чәчәк аткан вакыт иде. Чаллы педагогика институтын тәмамлап, төрлебез төрле якка таралышыр чак. Май бәйрәмендә дус кызым белән Мамадышка кунакка кайтырга булдым. Ул вакытта Кама аша күпердән җәяү генә чыга идек әле. Елганың теге ягыннан автобуска утырып, башта — Мамадышка, аннан “попутка”да Шәмәк авылына кайтып җиттек.
Көндез апалары-сеңелләре белән өй юдык. Әй, ул яшь чаклар… Ару-талуны белгән юк, кич клубка чыгып, биеп, күңел ачтык. Икенче көнне янәдән Чаллыга юл тоттык. Ул чакта “попутка”да йөрдек бит, автобуслар сирәк була иде. Торабыз шулай Казан юлында, ә безнең кебекләр Нократ елгасы аша салынган күпергә кадәр дисәм дә, алдау булмас, бәйрәм вакыты бит! Менә бер автобус нәкъ безнең янга килеп туктады! Без автобус ишегенә таба йөгердек. Тик машина көтүче халык та йоклап тормый бит! Алар безгә каршы йөгерә. Моны күреп, автобус шоферы кузгала башлады. Шул вакыт, исемә төшсә, хәзер дә йөрәгем ярылырдай булырлык хәл килеп чыкты. Халык мине юл читенә төртеп екты, ә дус кызымны кузгалып барган автобусның тәгәрмәч астына кертеп җибәрделәр. Ярый автобус туктады, әллә кешеләрнең куркып кычкырышканын ишетте, белмим… Тик дус кызымның аягы ике җирдән сынган булып чыкты. Сумкам тәгәрмәч астында калып, андагы каймак, карлыган кайнатмасы кушылып, асфальтка куе кызгылт тап җәелде. Кемдер моны кан дип белеп, елап җибәрде. Шул вакыт хәрби киемле бер кеше, дус кызымны “Волга”сына салды да хастаханәгә алып китте.
Мин торам шулай каккан казык кебек. Шунда минем яшьтәге улын иярткән бер апа эндәште. Тик аны аңламадым — ул удмуртча әйткән икән. Улы русча дәште, кулыма ертык сумканы тоттырып, җитәкләп автобуска утыртты. Алар бу хәлне күреп, автобустан төшкән булган. Мине үз урынына утыртып, егет басып барды. Суның аргы ягында автобустан төшеп, күпер аша кулымнан тотып алып чыкты ул егет. Тукталышка җиткәч, хәлемне сорап, озатырга кирәк түгелме, дип сорады. Юк, дигәч, мине 2 нче номерлы автобуска утыртты.
Бу хәлләрдән соң инде 40 ел үткән. Дус кызым, озак кына хастаханәдә ятып, савыгып чыкты. Бүген Казанда яшәп ята. Ә мин, теге чакта шул егет белән аның әнисенә рәхмәт әйттемме икән, дип уйлап утырам. Хәтерләмим… “Онытасым юк…” дигән сүзләрне укыгач, шушы вакыйга исемә төште. Мине, 21 яшьлек кызны, сабый баладай җитәкләп йөрткән егеткә, аны шундый ярдәмчел итеп тәрбияләгән әнисенә зур рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук дустымны хастаханәгә илткән хәрбигә дә олы ихтирамымны белдерәсем килә. Бар ул җирдә миһербанлы кешеләр, бар… Киләчәктә дә булыр, моңа чын күңелемнән ышанам.
Дилара ГУЛУМОВА, пенсионер-укытучы, Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы.
Хөрмәтле укучылар! Язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны почта аша
420141, Казан, а/я 225 яки im_kazan@mail.ru электрон адресына, газетаның “ВКонтакте”дагы төркеменә (vk.com/irekmaydani), 8-965-629-50-70 номеры буенча Ватсапка 15 майга кадәр җибәрергә мөмкин.