• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 12.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“77 ЯШЕМДӘ ДӘ КУРЧАК ТЕГӘМ”

“77 ЯШЕМДӘ ДӘ КУРЧАК ТЕГӘМ”

Редакциябезгә Азнакайдан Миңлегөл Хөсәенова шалтыратты. Күн мозаикасы белән чигү үзенчәлекләрен, үрнәкләрен газета битләрендә бастыруны үтенде. 77 яшендә булса да, кул эшләре белән шөгыльләнә. Чигә, тегә, бәйли, курчаклар, уенчыклар ясый.

— Кечкенә вакытта хастаханәдә озак ятып дәваланырга туры килде. Тик ятасы килмәгәндер инде, бәйләргә, чигәргә өйрәндем. III сыйныфта укыганда укытучыбыз: “Миңлегөлнең бирнәсе әзер инде”, — дип шаярта иде. Сайлаулар җитсә, чиккән эшләнмәләремне бүлмә бизәргә алып торалар иде. Хәзер, Миңлегөл
77 яшендә дә курчак белән уйный, дип шаярталар, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Кул эшләрендә төрле өлкәне сынап караган ул, агачтан эшләнмәләр ясаган, сәйлән дә үргән, тамбур белән дә чиккән. VI сыйныфта тегәргә өйрәнгән.
— Күрше Әкълимә апаның материал күтәреп кергәнен хәтерлим. Үзлегемнән күлмәк тегәргә өйрәндем. Моны күреп, башкалар да күлмәк сорап килә башлады, — ди ул, балачагын искә алып.
Миңлегөл апа тумышы белән Ютазы районыннан. Медицина көллиятен тәмамлагач, аны юллама белән Азнакайга җибәрәләр. Яшь белгеч район хастаханәсендә эшли. Балалар йортында шәфкать туташы вазыйфасын башкарганда, кул эшләре түгәрәге алып бара.
— Габдулла Тукай әсәрләрендәге барлык геройларны чүпрәктән ясап чыккан идем. Курчакларымны балалар бакчаларына таратып бетердем. Кайбер уенчыклар үземдә калды, — ди Миңлегөл апа. Аның беркайчан да эшләнмәләрен сатып биргәне юк.
— Уенчыкларымны, кулдан эшләнгән әйберләремне күңел өчен ясыйм. Курчакларым кемнеңдер күңелен күтәрә икән, минем өчен зур шатлык. Берсендә кунакка әтисез үскән бер бала килгән иде. Мин теккән аюга күз дә алмый карап тора бу. Бүләк итми булдыра алмадым. Хәзер ул малайның үзенең өч баласы бар, аюны минем төсем итеп саклый, — ди әңгәмәдәшем. Элек уенчыкларыннан, кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештырган. Бер дә тик торганы юк Миңлегөл апаның. Буыннар язылсын дип, кулында йомгак булса да тәгәрәтә. 8 март бәйрәменә ел да күршеләренә чәйнек тоту өчен тастымаллар тегә торган булган, быел оекбашлар бәйләп бүләк иткән.
— Кул эше мине тынычландыра, зур рәхәтлек бирә, моны сүз белән генә аңлатып булмый, — ди Миңлегөл Хөсәенова.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru