Казанда яшәүче Лилия һәм Илнар Галиәхмәтовлар — күпләргә үрнәк. Ун ел элек кавышып, дүрт балага (3 кыз һәм 1 малай) гомер биргәннәр. Гаилә башлыгы “Нур-клининг” компаниясен җитәкли. Шулай ук челтәрле маркетинг белән дә шөгыльләнә. Блогер хатыны да шул юлда. Өйләнешүгә, дин кануннары буенча көн итәләр, күптән түгел гомрә хаҗында булып кайтканнар. Икесе дә бик тырыш, актив кешеләр.
— Илнар белән мәктәп елларыннан ук таныш. Ул Казаннан безнең күрше авылга (Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы) әби-бабасы янына кунакка кайтып йөрде. Минем сыйныфташ егетнең туганнан туганы. Бервакыт безнең Чаллы авылы мәктәбенә килеп, егетләрне биергә өйрәтте. Казанда бию түгәрәгенә йөреп, призлы урыннар алып, чәчәк аткан вакыты булган икән. Беренче танышуыбыз шунда булды, — дип искә алды Лилия.
Соңрак алар Казан дәүләт университетында укыганда күрешкәли. “Илнарның безнең факультетта укучы очрашып йөргән кызы бар. Йә кочаклашып утыралар, йә җитәкләшеп кайтып баралар. Бу күренешкә соклана идем, пар килгәннәр кебек тоелды”, — ди Лилия.
Студент чакта яшьләр авылга автобус белән кайтып йөри. Берничә тапкыр Илнар белән Лилия бергә дә кайта.
— Берсендә төп нигезгә килеп туктауга, күрше авылда күңелсез булса, кичен безгә кил, капка төбендә көнбагыш чиертербез, дидем. Килгән бит! Җылы май кичендә озааак итеп сөйләшеп утырдык, икенче көнне әти: “Мондый күп сөйли торган киявең булса, нишләрсең? Ачык тәрәзәдән төне буе аның тавышын тыңладык”, — диде. Шулай итеп, ике арада мәхәббәт кабынуга көнбагыш сәбәпче булды.
Очрашып йөрүебезгә нәкъ бер ел дигән көнне Илнар миңа тәкъдим ясады. Аннары әти-әнисе белән кулымны сорарга килде. 29 июньдә әнигә 50 яшь тулган көнне никах укыттык. 29 августта гөрләтеп туй иттек.
Илнар белән Лилия балаларына бик матур исемнәр сайлаган. Олы кызлары Сылуга бүген — 10, Сәидәгә — 7, Мәрьямгә — 5, төпчекләре Солтанга 2 яшь.
— Кечкенәдән күп бала табарга теләдем, — дип дәвам итте әни кеше. — Үзебез дә өч бала үстек. Абыйга иптәш энекәш бар, ә менә миңа апа йә сеңел булмады. Өч кызыбыз тугач, малай да алып кайтасы килде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә нәсел дәвамчысы белән бүләкләде.
Лилиягә 14 яшь вакытта табиблар “бесплодие” диагнозын куя. Кечкенәдән әби-бабай тәрбиясендә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып үскән кыз һәрвакыт Аллаһтан әни булу бәхетен сорый. “Әгәр кияүгә чыгып, йөккә узам икән, намазга басам!” — дип үзенә сүз бирә. Илнар белән өйләнешүгә озак та үтми, бәби көткәнен белеп ала.
— Декретка чыгуга, Яңа ел бәйрәмнәрендә Илнар белән “Иман нуры” мәчетенә йөри башладык, — дип искә алды Лилия. — Намаз уку тәртипләренә өйрәндек. 10 ел бергә яшәү дәверендә биш вакыт намазны бер дә калдырмадык. Улым Солтан тугач, яулык яптым.
Гаиләдә Лилия уңган хатын булса, Илнар — бик кайгыртучан ир. Сөйгәненең бу сыйфатына Лилия очрашып йөргәндә үк игътибар итә.
— Булачак иреңне әнисенә карата мөнәсәбәтеннән чыгып сайларга кирәк, диләр. Дөрес фикер икән, — ди Лилия. — Илнар әнисенә бик мәрхәмәтле. Машинада барганда: “Әни, салкын түгелме, уңайлымы, утыргычны арткарак этимме?” — дип сорап куя. Миңа карата да бик әйбәт ул. Бер-беребезгә авыр сүз әйткән юк. Минем тарафтан бераз холык күрсәтү, үпкәләү генә бар. Дуслашканда беренче адымны һәрвакыт Илнар ясый. Кочаклап ала да шуның белән үпкәм бетә.
Эльмира СӘЛАХОВА.