Медицина бер урында гына тормый. Заманча алымнар сәламәтлекне тиз арада, авыртуларсыз дәваларга мөмкинлек бирә. Бу ысуллар офтальмология өлкәсендә дә кулланыла. Соңгы арада күзне лазер белән дәвалау популяр. Халык телендә бу операция белән бәйле төрле уйдырмалар, имеш-мимешләр йөри. Шикләрне тарату максатыннан, күзне лазер белән дәвалауның үзенчәлекләре хакында профессор Е.В.Адамюк исемендәге республика клиник офтальмология хастаханәсендә күз табибы Гөлгенә МӨХӘММӘТҖАНОВА белән сөйләштек.
“КУРКЫНЫЧСЫЗ ҺӘМ ТИЗ”
— Гөлгенә Миннегаяновна, лазер белән дәвалану күзләргә зыян китерергә мөмкинме? Бу операция куркынычмы?
— Хәзер медицинада төгәл, сыйфатлы лазер кулланыла. Яңа технологияләр лазерның күзгә зыянын киметә, соңгы арада операциядән соң күз кибүдән зарланучылар да кими. Операциягә кирәкле лазер, автоматлаштырылган җайланмалар һәр пациентның авыруына, үзенчәлекләренә карап сайлана. Әгәр пациент операция вакытында ялгыш йә онытылып күзен читкә ала икән, лазер үзеннән-үзе эшләүдән туктый. Лазер белән дәвалаганда кан китү куркынычы юк. Вак кан тамырларына зыян килергә мөмкин, ләкин анысы өчен артык борчыласы юк. Бу өзлегү китереп чыгармый. Операциядән соң җөйләр дә калмый.
— Лазерлы операцияне бөтен кешегә дә ясатырга ярыймы?
— Табиб пациентны тулысынча тикшергәннән соң, лазерлы операция ясатырга ярыймы, юкмы икәнен хәл итә. Өзлегү, кешегә зыян китерү куркынычы булганда, лазерлы операцияне ясамыйлар. Шулай ук күзнең мөгез катлавы юка булса, яман шеш, шикәр диабеты, глаукома, катаракта, аутоиммун авырулар булганда, авырлы, имезүче хатыннарга операция киңәш ителми. Лазер коррекциясе алдыннан күздәге ялкынсынуларны, авыруларны дәваларга кирәк. Шулай ук балаларга, 18 яшькәчә үсмерләргә ясалмый. Аларның әле күз алмалары җитлегеп бетмәгән була. Күз күрүе тотрыксыз кешеләргә дә операция ясатырга ашыкмаска кирәк. 40-45 яшьтән соң күздә табигый үзгәрешләр башлана. Яшь барган саен күз күрүе үзгәрә, бу дәвалану алымы нәтиҗәле булмаска, кабат дәвалану таләп ителергә мөмкин. Дөрес, табиб күрсәтмәсе буенча операцияне яшькә карамыйча, үсмерләргә, өлкән яшьтәгеләргә дә ясарга мөмкиннәр.
— Операция дип сөйлибез дә, лазер коррекциясе бик тиз ясала дип беләм. Ул күпме вакытны ала, кеше авыртуны сизәме?
— Лазер коррекциясе ясату берничә минут кына вакытны ала. Эшне хәтта
2 минутта төгәлләргә мөмкиннәр. Операция наркозсыз уза. Табиб авыртуны баса торган махсус дару тамыза. Шуңа да кеше уңайсызлык сизми. Гадәттә, кеше операция ясаткан көнне үк өенә кайтып китә.
“ОПЕРАЦИЯДӘН СОҢ ӨЗЛЕГҮЛӘР СИРӘК БУЛА”
— Операциядән соң күз күрүе 100 %ка яхшырамы?
— Гадәттә, операциядән соң пациентларның 97-98,5 %ы күзлексез дә яхшы күрә башлый. Дөрес, ерактан начар күрү (близорукость), томанлы күрү (астигматизм) кебек авырулары булган кешеләрнең күзе 100 % ук яхшы күрмәскә дә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк, лазер коррекциясе ул күз күрүен яхшыртып кына калмый, алга таба аны начарланудан да саклый.
— Нинди өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин?
— Лазер операциясеннән соң өзлегү куркынычы — 1,5-2 %. Ә менә контактлы линза киеп йөргәндә бу куркыныч 20 %ны тәшкил итә. Лазерлы коррекциядән соң кайчак күз кычыта, әчетә, кырган кебек, “коры күз” синдромы күзәтелә. Яктылыкка карау кыен булырга мөмкин. Вакыт узгач, барысы да җайлана. Әгәр бу билгеләр озакка сузыла икән, димәк, операциядән соң өзлегү килеп чыккан булуы бар. Кайвакытта күз шешеп, кызарып тора. Мондый билгеләр күзәтелгәндә, күз табибына барырга кирәк. Операциядән соң кератит, конъюнктивит кебек чирләр килеп чыкмасын өчен, ялкынсынуга каршы махсус дару тамчылары язып бирәләр. Кайчакта кеше эңгер-меңгердә начаррак күрәм дип зарлана. Гадәттә, бу билгеләр берничә ай узгач үтә.
— Операция ясаткан хатын-кыз баланы кесарев кисеме белән генә таба ала, диләр. Дөресме?
— Авырлы вакытта операция ясату тыела. Лазерлы коррекциядән соң бактериягә каршы махсус тамчылар язып бирәләр. Ә аларны йөкле хатыннарга кулланырга ярамый. Операция ясаткан кешегә үзенә бала табарга ярый, бу кесарев кисеменә күрсәтмә түгел.
“КОЯШТАН САКЛЫЙ ТОРГАН КҮЗЛЕК КИЯРГӘ КИРӘК”
— Операциядән соң ничек сакланырга?
— Лазерлы коррекция ясатканнан соң, табибка күренеп торырга киңәш ителә. Болытлы көндә дә кояштан саклый торган күзлек кияргә кирәк. Кояш нурлары зыянлы булырга мөмкин. Беренче 3-4 көндә актив физик спорт ярамый. Бокс, көрәш кебек спортны бөтенләй чикләргә кирәк булачак. Озак вакыт башны аска иеп тору зыянлы. Ерак арага көненә 2,5-3 сәгатьтән артык карамаска тырышыгыз, күзгә көч китерүе бар. Операциядән соң бер атна күзләргә косметика сөртмәскә, аларны аеруча сакларга кирәк, күзгә көнкүреш химия чаралары эләгә күрмәсен. Бер тәүлек күзләргә кул белән кагылмау мөһим. Бик нык кычытса, яшь акса да, ышкырга ярамый. Стериль салфетка белән сак кына сөртеп алырга була. Краннан аккан су белән күзләрне юарга киңәш ителми. Косметиканы юа торган чаралар, сабынны өч көн дәвамында кулланырга ярамый. Тампонны кайнаган салкынча суга манып, күзне сөртеп алу җитә. Күз ялкынсынмасын өчен, 10-14 көн мунча, саунага бармаска кирәк.
— Операциядән соң рульгә утырырга ярыймы?
— Кайбер пациентлар операциядән соң икенче көнгә үк рульгә утыра. Кайчакта тернәкләнү өчен озаграк вакыт таләп ителә, савыгу берничә атнадан бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Диагностика уздырганнан соң да рульгә утырырга киңәш ителми, чөнки махсус дарулардан күз карасы зурайган була. Бу рәвешле машина йөртү куркыныч.
— Лазер операциясенең уңай һәм тискәре якларын сөйләгез әле.
— Бүген лазерлы коррекция күз күрүен яхшыртуның иң тиз һәм нәтиҗәле алымы булып санала. Операция тиз башкарыла. Кеше күзлексез, линзасыз да күрә ала. Бу спорт белән шөгыльләнүчеләр, актив тормыш рәвеше алып баручылар өчен аеруча уңайлы. Хастаханәдә ятасы юк, операция тиз башкарыла. Күп очракта 1-3 көннән күз 100 % күрә башлый. Заманча технологияләр өзлегүләр булдырмаска ярдәм итә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Күз табибы Гөлгенә МӨХӘММӘТҖАНОВАдан 5 киңәш:
1. Ультрашәмәхә нурлар күзләргә начар тәэсир итә, катаракта, башка күз авырулары барлыкка килүне тизләтергә мөмкин. Күзнең мөгез катлавын зарарлый. Шуңа да һәрчак кояштан саклый торган сыйфатлы күзлектән йөрергә тырышыгыз.
2. Кандагы шикәр күләмен, холестерин, кан басымын нормада тотыгыз.
3. Күзләргә витамин кирәк. Караҗиләк, чикләвек, йомырка, кишер, петрушка, диңгез ризыклары күз өчен файдалы. Көненә 1 стакан кишер суы эчү күз күрүен яхшырта. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлек куллану күзгә генә түгел, бөтен организмга начар тәэсир итә. Кан йөрешен начарлата. Күзләр кислород белән начар тәэмин ителә.
4. Күзләргә гимнастика ясагыз. Күзләрне еш йому кан әйләнешен яхшырта. Компьютерда эшләгәндә һәр сәгать саен ял итәргә кирәк. Яктылык җитәрлек булсын. Тик артык якты ут күзгә зыян китерергә дә мөмкин. Караңгыда уку күзне арыта.
5. Күзләрнең чисталыгын саклагыз, сыйфатлы косметика гына кулланыгыз, пычрак кул белән кагылмагыз. Линза киясез икән, аны махсус савытта сакларга кирәк. Күзлекне, тикшеренгәннән соң, табиб кушкан рецепт буенча гына алырга киңәш ителә. 40 яшьтән узганнарга күздәге кан басымын 3 елга бер тикшертү мөһим.