• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“ӘЛМӘТТӘН КАЗАНГА — 265 КМ ВЕЛОСИПЕДТА!”

“ӘЛМӘТТӘН КАЗАНГА — 265 КМ ВЕЛОСИПЕДТА!”

Әлмәттә яшәүче Булат МОСКОВ 24 майда Казанга хәтле велосипедта килде. Ике ара — 265 чакрым. Булат аны 15 сәгатьтә үткән. Велосипедта башка шәһәрләргә 15 яшеннән йөри башлаган. Әлмәттән Чаллы, Мөслим, Зәйгә барган. Ул аралар хәзер спортчы егеткә аз тоела, күрәсең, башкалага хәтле үк юл тоткан.

— Уйламаганда оештым да чыгып киттем. Булдыра алырмынмы икән, дип үземне сынап карыйсым килде. Тиешле ноктага барып җитү авыр булмады. Хәлем бик яхшы иде, — дип сөйли Булат. — Иртәнге сәгать 4 тә уянып, җыенып, юлга кузгалдым. Кичке сәгать 6-7 ләр тирәсендә килеп җиттем. Узып китүчеләрнең реакциясе төрле булды. Кайберләре: “Сәер”, “Юләрдер бу…” — дигән сыманрак карады. Туктап, ярдәм кирәкмиме, дип сораучы машина йөртүчеләр дә булды. Юл уңаенда кибет, кафега кереп чыктым.
— Тизлек зур идеме?
— 70-75 км/сәг. Ә уртача тизлек — 20 км/сәг.
— Велосипедың текәме?
— Бик кыйммәтле түгел, 20 мең сум тора иде. Яхшырак көпчәкләр алып куйдым.
Көрәшче, велосипедчы Булатка 18 яшь тула. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә укый. Әлмәт районы өчен көрәшә. Тренеры — Рузил Ганиев. Булатның ирешкән уңышлары шактый: көрәш буенча Татарстан, Россия беренчелеге чемпионы. Билбау көрәше буенча да Татарстан чемпионы, Россия призеры һәм башка бик күп турнирлар җиңүчесе. Көрәшче егет хәзер бөтен көчен куеп тиздән булачак көрәш буенча Дөнья чемпионатына әзерләнә.
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”
Сәхнә арты

“ШӘХСИ ТОРМЫШНЫ ЧИТКӘ КУЯРГА ТУРЫ КИЛӘ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru