• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“ЕЛ БУЕ КӨРӘШЕП ҖЫЙГАН АКЧАСЫНА АЙФОН АЛДЫ”

“ЕЛ БУЕ КӨРӘШЕП ҖЫЙГАН АКЧАСЫНА АЙФОН АЛДЫ”

Арча районының 12 яшьлек көрәшчесе Самир Ахунов өчен быелгы көрәш сезоны аеруча истә калыр, мөгаен. 12 июньдә Теләче районының Сауш авылында узган җыенда ул тәүге тәкәсен отты. 35 кг авырлыкта батыр калып, азактан тугыз чемпион арасында жирәбә юлы белән уйнатылып, ул нәкъ менә Самирга чыкты. Билетта “тәкә” дигән язуны күреп, бала шатлыгыннан мәйдан буйлап яшен тизлегендә йөгереп тә китте, килеп пьедесталга менеп басып, күңеле тулып, елап та җибәрде. Шундый ихлас, дулкынландыргыч мизгелләр иде ул.

— Тәкә оту турында хыялланган иде. Күп тапкыр I урында калып, лотереядә катнашып, беркайчан да бүләк чыкканы булмады. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт, улымны бөтен мәйдан каршында зурлаган, — дип сөйли Самирның әнисе Рәмзия Ахунова. — Ирем белән эштә идек, Саушка бара алмадык. Динияр Муратовка рәхмәт, улыбызны Сабантуйга ияртеп киткән. Әле бит тәкәне салып кайтырга машинасын да үзе тапкан. Арча районының Курса Почмак авылыннан килгән бер абый белән сөйләшкән. Кичке сәгать
7 дә Самир тәкә белән кайтып кермәсенме! Шаккаттык.
Тәкә отып кайтуга, икенче көнне тәүге телефонын — айфон сатып алган Самир. Әти-әнисе биргән түгел, ә үзе ел буе көрәшеп җыйган акчасына! Үзең эшләп тапкан аеруча кадерле бит ул.
— Ел буе көрәштән кайтып кермәде. Ярышларда кайларда гына булмады. Көрәшеп откан акчасын ел буе җыеп барды. Бер сумын да туздырмады. “Айфон алам”, — дип тырышты. Аның телефоны юк иде, — ди Рәмзия. — Күңеле булды инде. Әле Түбән Кама Сабан туена барып, 35 кг авырлыкта көрәшеп, I урын алып, 15 мең сумлык сертификат, ә Казанның Идел буе районындагы Сабан туенда чемпион булып, ноутбук отып кайтты. Өйдән озатып калганда, имгәнә күрмәсеннәр, дип ут йотып торабыз. Балалар җиңү белән шатланып кайтып кергәч, сөенечебезнең чиге юк.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru