Җырчы Рәфинә ГАНИУЛЛИНА һәм Рәзил КАМАЛОВ соңгы елларда дуэт буларак та актив чыгыш ясый башлады. Тамашачы җылы кабул итте үзләрен. Рәфинә сәхнәдә Ганиуллина булып калса да, паспортта — Камалова. Икәү чыгыш ясаганда Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар дип әйткәлиләр. Камаловлар яңа сезонда уртак концертлар белән чыгарга җыена.
— Иң беренче уртак җыр — “Бар сиңа әйтер сүзем”не ун ел элек туебызга дип яздырган идек, — ди Рәзил. — Ә дуэт буларак безне “Язылмаган хат” җыры танытты. Аңа хәтле Рәфинә белән дуэт булып чыгыш ясарбыз дип уйламаган да идек. Хәзергә 16 уртак җырыбыз бар.
“ПАРЛАП ҖЫРЛАРГА ДИГӘН НИЯТ ЮК ИДЕ”
— Рәфинә-Рәзил, соңгы арада ниләр башкарып йөрисез?
Рәфинә:
— Бар да яхшы, Аллага шөкер! Өч улыбызны тәрбиялибез. Безнең өчен аларның иркенләп татарча сөйләшә белүе бик мөһим. Туган телдә шигырьләр ятлыйбыз. Иҗат өлкәсендә дә туктап торган юк.
Рәзил:
— Җәй — урак өсте. Күптән түгел Рәфинә белән Төркиянең Искешәһәрендәге Османие авылында Сабантуйда чыгыш ясап кайттык. Апрельдә үзем генә Кипрда Сабантуйда катнаштым. Балалар хәзер каникулда. Өч малай өйнең астын-өскә китереп шау-гөр килә. Бөтенесенә дә игътибар кирәк. Башкортстанга туган якка кайттык. Туганнарга бардык, шашлык пешердек, Рәфинә каен җиләге җыйды. Киләсе сезон концертларына әзерләнәбез. Балалар белән Мәскәүгә барырга телибез.
— Соңгы елларда бергә чыгыш ясыйсыз. Дуэт булып оешу ничегрәк булды?
Рәфинә:
— Баштарак парлап җырларга дигән ният юк иде. Хәзер гаилә дуэтлары бик күп бит. Әмма тавышларыбыз туры килгәч, дуэт җырларыбызга игътибар артты, парлы чыгышлар белән безне күбрәк чакыралар. Елына
2-3 яхшы, сыйфатлы җыр туса, бу — үзе зур уңыш, минемчә.
— Тамашачы: “Дуэт буларак сирәгрәк күренәләр”, — диләр.
Рәзил:
— Дуэтка да зур басым ясыйбыз. Бергә чыгыш ясаганда, барыбер күңеллерәк. Халык җырларыбызны яратып кабул итә. Сирәк күренәләр дип, бәлки, телевизор, радионы азрак караучы, тыңлаучылар әйтәдер. Бернәрсә дә бушка түгел. Клипны күрсәтү, җырларны ишеттерү өчен акча кирәк. Күбрәк түләгән саен, ешрак күрсәтәләр.
Мин — баянчы, Рәфинә җырчы булгач, эстрадада гаилә дуэтыбыз аерылып тора. Залда ут сүнсә дә, рәхәтләнеп җырлап чыгабыз, уен коралы үз кулыбызда.
— Баянда ничә яшьтән уйныйсың, Рәзил?
— Әтием гармунда, баянда уйный иде. 8-9 яшьләрдә аңардан күреп, “Хромка”да “Уфтанма”ны чыгарганым хәтердә. Аннары бераз баянда уйный башладым. Сәләтемне күреп, музыка мәктәбенә бирделәр. Шуның өчен авылдан районга күченергә туры килде. Дәү әниемдә яшәп, VI сыйныфтан алып урта мәктәпне шунда тәмамладым. Музыкаль тормышым шулай башланды.
— Бүген коллекцияңдә ничә баян бар?
— Өч рәтлеләре дә, эксклюзив гармуннар да, электрон баяным да бар. Соңгысы — СССР вакытында чыккан, иң беренче электрон баяннарның берсе. Әти алып биргән иде. Аның истәлеге итеп саклыйм. Көндәлектә Италиядә эшләнгән баяным белән чыгыш ясыйм. Тагын тальян, “Хромка”, иске генә “Саратов” гармуннарым да бар. Чит илләргә Сабан туена һәм башка чараларга да йөрергә туры килә. Махсус шуның өчен 8 кг лы баян аласым килә. Үземнеке 11 кг лы. Авиакомпания таләпләре буенча, аның өчен йә өстәмә урын алырга яки башкача хәл итәргә туры килә.
— Рәфинә, социаль челтәрләрдә берара иреннәреңә бик каты бәйләнеп алдылар. Бер яктан, табигый матурлыгың да менә дигән…
— Иреннәр мәсьәләсендә тәнкыйть белән килешәм. Йөземә килешми кебек, үземә дә ошамады. Минемчә, барыбер кешенең табигый матурлыгы күпкә затлырак күренә. Табигыйлек һәрвакыт модада.
“ЛАЙК БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ХӘЛ ИТКӘН БУЛЫП ЧЫГА”
— Танышу тарихын кабат искә төшерик әле.
Рәфинә:
— Рәзил “ВКонтакте” аша хат язды, шулай аралаша башладык. Иң кызыгы — ул: “Беренче булып лайк куйдың”, — дип ышандыра. Миңа ул вакытта дустым, җырчы Гөлназ Шәрипҗанова яңа аккаунт ясап биргән иде. Күрәсең, минем аккаунтны көйләгән вакытта лайкны Гөлназ куйган. Менә шул лайк безнең өчен хәл иткән булып чыга (көлә).
— Гаиләгезгә ничә ел? Кем күбрәк юл бирә? Өйдә эш бүленеше бармы?
Рәфинә:
— 1 июньдә никахыбызга ун ел булды. Ун ел бергә торгач, бер-беребезне аңларга өйрәндек. Аннары безнең шундый кагыйдә бар: үзара һәрвакыт хөрмәт белән сөйләшү, гаеп эзләмичә, булган кимчелекләрне бетерергә тырышу. Көндәлек эшләрне бер-беребезгә салынмыйча, бүлешеп башкарырга өйрәндек. Әлбәттә, акыл да, тәҗрибә дә яши-яши килә. Дөньяга карашларыбыз туры килгәнгә, бәлки, безгә күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәктер.
Рәзил:
— Бер-беребезне күз карашыннан да аңлыйбыз хәзер. Тиргәшкән чакта да, тиз онытабыз.
— Ялгышмасам, Рәзил 4 яшькә кечерәк?
Рәфинә:
— Әлегә кадәр яшь аермасы сизелмәде, алга таба ничек булыр. Без һәрвакыт бер дулкында. Кайчак миңа Рәзил, яшьрәк булуга карамастан, төплерәк фикер йөртә сыман.
— Өч малай үстерәсез! Ниләр белән кызыксыналар? Рәфинә, үзегез — биш кыз бертуган. Кайчандыр, өч улым булыр, дип уйлап та карамагансыңдыр?
— Дөресен әйткәндә, өчесен дә малай булыр дип сиздем. Кайбер хатын-кыз: “Кыз алып кайтам”, — дип аерым бер ризык ашый, календарь буенча исәпли, шулай киңәшләр бирүчеләр булды. Андый ырым-шырымнарга ышанмыйм. Сәламәт бала үстерүдән дә зуррак бәхет юктыр бу дөньяда. Саулыктан аермасын берүк. Малайларның өчесе өч төрле, һәрберсенең үз холкы. Һәр кешенең дә тормыш итәрлек ниндидер бер сәләте була. Үз юлларын үзләре ярырлык, акыллы, эшчән егетләр үстерү — безнең бурыч.
Рәзил:
— Олы улыбыз Сөләйман бик иҗадый. Музыка мәктәбенә хор, вокал, фортепиано дәресләренә йөри. “Адымнар” мәктәбендә өч тел өйрәнә. Өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Рәсем ясарга ярата. Уртанчыбыз Айтуганга 5 яшь, шук. Музыкага сәләте бар, гармун да тарта. Кече улыбыз Муса, мин эшкә китәргә җыенсам, гармунда уйнарга куша, болай гына җибәрми. Барысына да музыкаль сәләт бирелгән. Барлык балалар кебек, безнекеләр дә телефон уеннарына кызыга. Олысының телефоны бар. Ялларда бераз рөхсәт бирәм, анда да вакыты чикләнгән. Җәен күбрәк саф һавада йөртәсебез килә. Эшкә өйрәнеп үссен дип, көн саен суга барырга кушабыз. 5 литр су сатып алып керә.
“ӘЙТЕРГӘ ДӘ ОЯТ ИНДЕ…”
Рәфинәнең әнисе — Арча, әтисе Мамадыш ягыннан. Зөлфия апа озак еллар гомерен агроном һөнәренә багышлый. Зөлфия Мансур исеме аша безнең газета укучыларга да яхшы таныш. Мәкаләләре, хикәяләре басылып тора иде. Рәзил — Башкортстанның Тәтешле районы Чургулды авылы егете. Әтисе Илдар абый үлгәнгә 14 ел узган, йөрәк өянәге арадан иртә алып китә аны. Авылдагы төп йортны сатканнар. Әнисе Асия апа район үзәгендә фатирда гомер итә.
— Әти үлгәннән бирле, әни үзе генә яши. Бик актив, ямансулап утырмый. Поездга утыра да безгә килә, балаларыбызны бик караша. Үзебез дә кайтып йөрибез, — ди Рәзил. — Дәү әнием дә бик матур гомер кичерде. 96 яшендә арабыздан китте. Әнинең бертуган сеңлесе дә районда тора, ярдәмләшеп яшиләр. Гаиләдә без өчәү: абыем Рәшит гаиләсе белән Себер якларында гомер итә. Апам Айгөл Екатеринбургка якын гына булган бер бистәдә яши, өч кыз үстерәләр.
— Рәфинә, Зөлфия апаның хәле ничек соң? Бераз алга китеш бармы?
— Моннан сигез ел элек әниебез бик катлаулы инсульт кичергәннән соң, сөйләшә алмый торган булып калды. Яңадан йөрергә өйрәндек. Өйдә генә булса да, таякка таянып йөри. Уң кулы хәрәкәтләнми, сулы белән ашарга өйрәнде. Мөстәкыйль булмагач, чиратлап карарга туры килә. “Кызларыңны үз бәхетеңә тапкансың икән”, — дип еш әйтәләр әнигә. Актив тормыш рәвеше алып барган кеше буларак, үзенә бик авыр инде. Машина да йөртте, фитнеска да йөрде, газета-журналларда әсәрләре, мәкаләләре басылып торды, кемгә ярдәм кирәк, һәрчак булышырга әзер иде. Кешеләрдә һәрвакыт матурлыкны гына күрде. Гел канатланып кайтып керә иде. Ниһаять, балалар үсеп җитеп, ирекле кош булып яши башлагач кына, шундый аяныч хәл килеп чыкты. Белмим, күз тигәндерме… Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яшәү ямен югалтмады. Әни-каенана безгә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Рәзил белән берничә көнгә китсәк, Башкортстаннан поездга утыра да килә, оныклар караша. “Вахтага киттеңме?” — дип озатып калалар аны. Исән-сау була күрсен берүк, шулай йөреп торсын инде.
Туган якка килгәндә, 12 ел бергә яшәгәч, әти белән әни аерылышып, Арча ягына бабай янына кайттык без. Миңа ул чакта — 9, кечкенәбезгә 2 яшь кенә иде. Без биш баланың (Рәфинә, Резеда, Люция, Илсөя (псевдонимы Аиша), Гөлсу) балачак, үсмер чагы Шушмабаш авылында үтте. Аннары Казанга күчендек.
— Сеңлең Резеда читкә китеп эшли иде. Ул хәзер кайсы илдә?
— Резеда соңгы биш-алты елда Һиндстанда, Дубайда эшләде. Хәзер Мароккода. Аны сирәк очрый, һәр күзәнәге белән бии ала торган сәләтле биючеләр рәтенә кертер идем. Биюче һөнәре кыска гомерле. Шуңа күрә осталыгының мөмкин кадәр озаккарак сузылуын тели. Мароккода аңа эшләргә шундый мөмкинлек бар.
— Аиша матур гына җырлап йөри иде. Югалды…
— Сөенечле вакыйга булды бит әле — Аишаның бер айлык кызы бар. Бүтән бер әйбер дә әйтмим (көлә).
— Кайбер сеңелләрең белән мөнәсәбәтләр бик үк әйбәт булмавын элек әйткән идең, Рәфинә. Хәзер ничек?
— Әйтергә дә оят инде… Әлегә кадәр ике төпчек сеңлебез белән аралашмыйбыз. Иң күңелне тырнаганы — менә шулай дошманлашуыбызга бернинди җитди сәбәп булмады. Алар үзләре шулай хәл итте. Моны элегрәк бик авыр кабул иттем, хәзер бераз тынычландым. Аңлыйм, һәр кешенең үз тормышы, һәр кеше кем белән аралашырга икәнен үзе хәл итә. Әмма туганнарны сайлап алмыйбыз. Ничек бар, якыннарыбызны шулай кабул итәргә кирәк. Икенчедән, матур, җылы мөнәсәбәтләрдә бер-береңне кадерләп яшим дисәң, беренче чиратта үзебезне тәрбияләү мөһим. Әмма бу, күрәсең, бөтен кешегә дә бирелмәгән. Кайчан да булса аңлашырбыз, дигән өмет күңелемдә барыбер сүнми.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Рәзил Илдар улы Камалов
Туган җире: Башкортстанның Тәтешле районы Чургулды авылы
Туган көне: 22 май, 1989 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты
Гаилә хәле: уллары — Сөләйман, Айтуган һәм Муса
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Рәфинә Рәфәгать кызы Ганиуллина
Туган җире: Калининград шәһәре
Туган көне: 4 сентябрь, 1985 ел
Белеме: Арча педагогика көллияте, Казан дәүләт мәдәният институты