• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 12.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“МИНЕМ ЫШЫГЫМДА ИРКӘ ХАТЫН КЕБЕК ЯШӘ, ДИДЕ”

“МИНЕМ ЫШЫГЫМДА ИРКӘ ХАТЫН КЕБЕК ЯШӘ, ДИДЕ”

Алар икесе дә Кукмара районы Мәмәшир авылыннан. Бер сыйныфта белем алганнар. Ләкин бер парта артында утыра алмадык, чөнки холыкларыбыз төрле иде, дип елмайды гаилә башлыгы. Югары сыйныфларда укыганда егет кызны вальс әйләнергә чакыра. Кичен озата кайта. Шул мизгелдә, Динә минем кешем түгел икән, дигән уй йөгереп үтә Рифатның башыннан. Юллар аерыла. Әмма язмыш үзенекен итә… Бик матур датада — 11.11.2011 дә аларның никахы була. Казанда яшәүче Динә һәм Рифат Шаһиевлар гаиләсе әнә шулай барлыкка килә.

— Мәктәпне тәмамлагач, мин — Пермьгә, Рифат Казанга укырга китте, — дип искә алды Динә. — Бер-беребезгә насыйп яр булганбыз инде, дүртенче курсны тәмамлагач, Рифат белән очраша башладык. Бер елдан соң бик матур итеп тәкъдим ясады. 2011 елның 17 декабрендә гөрләтеп туй иттек. Өйләнештек тә, Казанның Авиатөзелеш районында фатир арендалап яши башладык. Шул вакытта Рифат миңа: “Хатын, тормышны алып барам дисәң, дилбегәне кулыңа тапшырам. Булдыра алмыйсың икән, минем ышыгымда иркә хатын кебек кенә яшә, бар да мин дигәнчә булсын!” — диде. Ризалаштым. Рифат, чыннан да, булдыклы ир. Тормышны менә дигән итеп алып бара. Мин исә, хуҗабикә булып, балаларыбызны тәрбиялим. Аларны төрле түгәрәкләргә йөртәм.
Рифат белән Динәгә 36 яшь. Биектау районыннан җир сатып алып, зур өй төзегәннәр. Кышын ял көннәрен һәм җәйне шунда үткәрәләр. Йорт капкасында гаилә бөтенлеген сурәтләгән нәфис ике кош бизәге күзгә чалынды. Ул ир-ат һәм хатын-кыз башлангычын аңлата. Ә сабаклар һәм яфраклар әлеге парның мәхәббәт җимешләре — Сафинә белән Солтан.
Балалар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем ала. Сафинә бию белән шөгыльләнә, җырлый, курайда, флейтада уйный. Солтан профессиональ хоккей белән мавыга. Бабасы һәм әтисе юлын дәвам итеп милли көрәш белән шөгыльләнә. Икесе дә җырлый, “Шаян ТВ” алып баручылары. Әлеге балалар милли мохиттә үсә.
— Бик үрнәк нәселгә килен булып төштем, — дип сөйләде Динә. — Каенатам Рәсим Шаһиев — милли көрәш буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган тренеры. Мәгариф отличнигы. Дистәләгән чемпионнар әзерләгән шәхес. Ирем Рифат та, яшь вакытта көрәшеп, югары дәрәҗәләргә ирешкән. Әти-әни өч улына да яхшы тәрбия биргән. Рифат — бик төпле, акыллы, диндәге кеше. Гаиләдә соңгы сүзне һәрвакыт ул әйтә. Мин дә үземнең яхшы хатын, әйбәт хуҗабикә, бала җанлы әни икәнемне еллар дәвамында исбатлап, дәлилләп яшим. Кавышкан вакытта һәр парда аңлашылмаучанлык, үпкәләшүләр еш була. Рифат ике арадагы ялкынны вакытында сүндерә, мөнәсәбәтләрне җайлый белә. Яши-яши шуны аңладым: гаилә коргансың икән, бер-береңнән гаеп эзләмәскә кирәк. Хатын-кызда зирәк акыл булу мөһим. Чөнки ир-атны карап, барлап торучы ул. Булдыклы ир артында көчле хатын-кыз тора!
Динә белән Рифат — бик уңган пар. Ат итеннән тәмле казылык та ясыйлар. Кукмара ягыннан килгән ат итеннән ясалган казылыкны алар үзләренең гаилә ризыгы дип атый.
Эльмира СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru