• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

Рәдиф Зарипов — Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы, композитор, кайбер җырларның сүз авторы да. Башкортстанның атказанган артисты. Хатыны Земфирадан ул 9 яшькә кече. Ике кыз, бер ул үстерәләр. Төпчекләре — үзенчәлекле бала. Сынауларга бирешмичә, гаиләне саклап, үрнәк пар булып яши алар.

“ТАБИБЛАР, 16 ЯШЬКӘ КАДӘР ЯШӘМӘС, ДИГӘН”
— Рәдиф, туган ягың белән таныштыр әле.
— Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында тудым. Беренче сыйныфны тәмамлагач, 8 чакрым ераклыктагы әтиемнең туган авылы Нәсибашка күчендек. Соңрак кире Малаязга кайттык. Мәктәптән соң Уфа сәнгать училищесының җыр бүлегенә юл тоттым. Аны тәмамлагач, Казанга югары уку йортына китәргә теләдем. Автобуска билет та алган идем. Әмма данлыклы “Караван сарай” төркеме җитәкчесе Вилдан Яруллин мине солист итеп эшкә чакырды. Тулай торак та бирәбез дигәч, ризалаштым.
— Синең Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлаганыңны хәтерлим.
— 2008 ел иде ул. “Караван сарай”да бер ел эшләгәч, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават абыйда белем алдым. Ул гастроль турына чакырды. Тик Казанда ике генә ел яшәдем, кызым Камилә тугач, кире Уфага кайтып, сәнгать институтында укуымны дәвам иттем.
Кулыма диплом алгач, опера театрына эшкә урнаштым. Әмма анда озак хезмәт куймадым, күңел эстрадага тартылды.
— Бигрәк моңлы җырлыйсың. Бу сәләт кемнән күчкән?
— Бабамнан. Кечкенәдән җырларга яраттым. Баян, гитара түгәрәкләренә йөрдем. Моны күреп, әниемнең әнисе Закирә нәнәй миңа ике рәтле гармун бүләк итте. Шуны ремонтка бирдем әле. Аның истәлеген кадерләп сакларга кирәк дип уйлыйм. Киләчәктә шул гармун белән сәхнәгә чыгып җыр сузарга да телим.
— Кечкенә чакта гомерең кыл өстендә калган икән…
— Йөрәк зәгыйфьлеге белән туганмын. 16 яшькә кадәр яши алмый, дигән табиблар. Операция кирәк булган. Әти-әни ризалашмаган. Калган гомере яхшы тәрбиядә, саф һавада үтсен дип, авылга күченгәннәр. Ышанасызмы, чир юкка чыкты. Аллаһ могҗизасы бу.
— Сез гаиләдә ничәү?
— Икәү. Миннән бер яшь кече сеңлем бар. Ул гаиләсе (аның да өч бала) белән Илеш районында яши.
— Әти-әниең 25 ел яшәгәч аерылышкан икән…
— Әйе шул. Әтием туган якта калды. Әнием Гөлсинә Илеш районына күченде. Ике якны да якын күрәбез, кайтып йөрибез. Әти шофер, әни судта сәркатип булып эшләде. Бүген икесе дә лаеклы ялда.

“МИН ГАИЛӘ ҖАНЛЫ”
— Рәдиф, хатының белән яшь аермагыз шактый. Үзеңнән олы хатынга өйләнү куркытмадымы?
— Без танышканда, Земфира телевидениедә танылган алып баручы иде. Соңыннан мәҗлесләрдә бергә эшләдек. Дөресен әйткәндә, 19 ел элек кавышып, бергә яшәп киткәнне сизми дә калдым. Бүген кызыбыз Камиләгә — 16, улыбыз Нурсолтанга — 13, төпчегебез Сафиягә 9 яшь.
— Сафия — үзенчәлекле бала. Ул тугач, куркып калмадыгызмы?
— Ничек бар, шулай кабул иттек. Яраттык. Аллаһы Тәгалә биргән сынау белән килешә белергә дә кирәк. Мин — гаилә җанлы кеше. Гастрольгә чыгып китсәм дә, гаиләм белән тыгыз элемтәдә. Балаларыма әти генә түгел, дус та булырга тырышам. Земфира Сафия белән нык шөгыльләнә. Ул махсус мәктәпкә йөри. Тормышта аннан күпкә авыррак хәлдәге балалар барын яхшы аңлыйбыз. Хәзер ул-кызларыбыз үсте, икесе мөстәкыйль. Сеңелләрен карарга булышалар.
Гаилә корган чорда ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлыклар күп була. Үпкәләшкән, бар нәрсәне калдырып чыгып китәсе килгән мизгелләр дә күзәтелә. Еллар узгач, бер-береңнең кадере арта. Без дә аңлашып яшәргә өйрәндек. Хәзер акыл алдан йөри. Авыр сүзләр әйтмәскә тырышабыз.
— Земфира нинди тәмле ашлар белән сыйлый?
— Земфира бик тәмле пешерә. Әмма сирәк. Чөнки ул хәзер челтәрле бизнеста эшли. Дөнья шулкадәр кызу бара, хәтта ашарга пешерергә дә вакыт юк. Гадәттә, ул пешергән манты, пылауны яратып ашыйбыз.

“КАЗАНГА КИЛЕРГӘ КЫЮЛЫК ҖИТМӘДЕ”
— Рәдиф, 5 октябрьдә Казанда концертыгыз була. Тамашачыга нинди программа әзерлисез?
— Казанда концерт кую — күптәнге хыялым. Уфада 7-8 тапкыр куйдым инде, тик Казанга килергә кыюлык җитмәде. Быел тәвәккәлләргә булдым. Казан тамашачысын үзем белән таныштырам. Башка артистларны чакырмыйм.
— Синең җырларны шактый артистлар башкара бит.
— 200 дән артык җырым бар. Хәзер җырларымны күбрәк үзем башкарам. Сатмыйм да.
— Күптән түгел Казаннан фатир алгансың икән, күченергә исәп юкмы?
— Соңгы вакытта эшлекле сәфәр белән Казанда еш булам. Уйладым да фатир алдым. Бәлки, балалар Казанга укырга керер. Әлегә Земфираның Уфадан китәсе килми. Вакыт күрсәтер.
Эльмира СӘЛАХОВА.

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru