Җәйнең иң тәмле вакыты — бал аерту чоры җитте. Умартачылар беренче уңыштан авыз итә. Быел яз иртә килсә дә, кинәт суытып җибәреп, күп үсемлекләрне кырау сукты. Юкә дә кайбер районнарда иркенләп чәчәк ата алмады. Шуңа күрә быел бал уңышы әллә ни мактанырлык түгел, диючеләр бар. Бу хакта Әлмәт районы Бишмунча авылында яшәүче Илфак Шиһапов белән сөйләштек. Күпләргә ул җырчы Гүзәлемнең әтисе буларак таныш. Илфак абый: “Миндә бер генә проблема — бал җиткерә алмыйм, сораучылар күп, ел саен алып бетереп баралар”, — ди. Умартачылык һөнәренә ул әти-әнисеннән өйрәнгән. Факил абый белән Флюра апа гомер буе умарта тотканнар.
— Әтием 1975 елда бакчабызга дүрт умарта оясы алып кайткан иде. Миңа ул чакта 5-6 яшьләр булгандыр. Аңа кызыгып, мин дә бу һөнәрне үзләштердем, шуннан бирле умартачылык белән шөгыльләнәм. Хәзер әтиемә 85 яшь инде. Әти-әнием аларның эшләрен дәвам иткәнгә сөенәләр, — ди Илфак абый.
— Илфак абый, бал аертырга өлгердегезме, быелгы уңыш ничек соң?
— Беренче уңыштан июль башында ук авыз иттем. Узган атнада Әлмәт базарына чыгып, кызык өчен генә яңа аерткан бал сораштырып караган идем. Күбесе былтыргыны сата. Август башында булса гына, диләр. Бал начаррак, диләр. Үзем алай димәс идем. Бал уңышы умартачының тырышлыгыннан да тора. Бал кортлары бал җыйсын өчен тиешенчә тәрбияләргә кирәк. Соңгы арада авылда кортлар агулану очраклары бар. Шул борчый. Кырларны агулау бер проблема, бал кортлары арасында очрый торган авырулар да җитәрлек. Вакытында дәвалау чарасын күрергә, кортларга карата игътибарлы булырга кирәк. Юкә безнең якларда бик юк. Аның каравы башка чәчәкләр җитәрлек. Миндә чәчәк балы күп.
— Балның сыйфаты нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?
— Балны вакытында аертырга кирәк. Бал кортлары уңышны җыеп пичәтләп куя. Шул вакыт кына эшкә тотынырга киңәш ителә. Иртә аерткан бал сыек була, тиз әчи. Халыкта шундый әйтем дә бар: Питрау вакытында өстәлдә яңа аерткан бал торырга тиеш. Нәкъ шул 12 июль тирәсендә бал аерту чоры башлана да инде. Аннары 20 августларга кадәр дәвам итә ул. Көнбагыш, башка чәчәкләр соңрак ата. Бал кортларына чәчәк җитә.
— Сез бал кортларының нинди төрен үрчетәсез?
— Элегрәк “средний русский” дигән токым иде. Алар усалрак. Хәзер миндә “бакфаст” дигән төр. Әлмәт районы Габдрахман авылында Нәфис исемле умартачы шундый токымлы умарталарны үрчетә. Ул Австрия нәселе. Безнең һава шартларына яраклаштырылган. Үзләре юаш, тырыш, мин умарталарны караганда, хатыным тынычлап чүп утап йөри ала. Күршеләр дә зарланмый, шөкер.
— Чын бал нинди була?
— Чын бал баллы була. Бал ул һәрчак төрле, тәме дә аерыла. Быелгы бал былтыргыга беркайчан охшамый. Чын бал тамакны әчеттерергә тиеш дигәне белән дә килешмим. Карабодайныкы әче булырга мөмкин, юкәнеке йомшаграк. Бал тәме кортларның нинди чәчәктән бал җыюына, һава торышына, тәрбиягә, башка бик күп факторларга бәйле. Иң мөһиме балны ышанычлы кешедән алырга кирәк.
— Бал бозыламы?
— Бал ничә ел торса да бозылмый, тәмен югалтмый. Ул үзенә күрә йогышсызландыру чарасы, консервант кебек. Озак торса, куерырга, шикәрләнергә мөмкин. Балны пәйгамбәребез җылы суга болгатып эчәргә яраткан. Болай ул яхшырак үзләштерелә. Кайнар суга салсаң, файдалы үзлекләре югала. Умарталарым иптәшләрем кебек. Бакчага чыккан саен алар белән исәнләшәм, мул уңыш бирсеннәр дип дога кылам. Кечкенәдән бал сихәтен тоеп үстек. Өстәлдә бал булмаса, нидер җитми сыман.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
“КЫРГЫЙ БАЛ КОРТЛАРЫН ТОТАМ”
Мәсхүт МОТЫЙГУЛЛИН, Биектау районы Мүлмә авылы:
— Урманнарда капкыннар куям, кыргый умарталар тотам. Шул ук кортлар инде ул, бары урманда яшәп, бераз кыргыйланганнар. Урмандагы умарта балының тәме икенче. Алар балавызны үзләре ясый. Үзебез ясаган балавызга аз булса да парафин кушыла. Бу тәмгә тәэсир итә. Кыргый бал чиста. Быел бал уңышы, шөкер, яхшы. Хәзер бал кортлары кыргый үләннәрдән бал ташый. Бездән ерак түгел люцерна кыры бар. Үзем дә бакчага фацелия чәчкән идем. Ел саен Бал спасы, 13 август тирәсендә уңышны ала башлыйм.
“БЫЕЛ БАЛ ТӘМЛЕ”
Фирдәвес ФӘХРИСЛАМОВА, Пермь крае:
— Быел иртә килгән яз, көннәрнең кисәк суытып җибәрүе бал кортлары өчен уңай булмады. Бал күп бирүче үсемлекләр хәзер чәчәктә. Кортлар гөрләшеп очалар, ди Лысьва районында яшәүче туганым Илдар. Березовка районыннан энем Вилдан да бал уңышыннан канәгать. Бар булган кәрәзләре эштә. Әлегә уңышның күпме булачагы билгесез. Гәрәбәдәй сары бал уңышын күреп, күңел сөенә инде. Быелгы бал аеруча тәмле булып тоелды. Табигатьне саклау кирәктер дип саныйм. Никадәр урман киселә, безнең якта юкәләр бетерелә, кырларны агулау күп зыян китерә. Бал кортлары Аллаһ бүләге бит ул.
“БАЛ ЙОКЛЫЙ АЛМАГАНДА БУЛЫША”
Зәлия МИНЕГАЛИЕВА, Казандагы 8 нче шәһәр хастаханәсендә терапия бүлеге мөдире:
— Бал салкын тигәндә, ялкынсынулар вакытында файдалы. Йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату системасы авыруларын кисәтү өчен кулланыла. Балда ферментлар, аксымнар, магний, калий, органик кислоталар, В, РР, С, Н, У, К витаминнары күп. Балдагы фруктоза, шикәрне организм тиз үзләштерә. Бал иммунитетны күтәрә. Йоклый алмаганда булыша. Файдалы яклары күп булса да, чамасын белеп кулланырга кирәк. Кайберәүләрдә ул аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шикәр диабетлы кешеләргә саграк булырга кирәк.
“БАЛНЫ САКЛАУНЫҢ 3 КАГЫЙДӘСЕ БАР”
Розалия АРСЛАНОВА, Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе:
— Бал күпме торса да бозылмый, ләкин аны дөрес сакларга кирәк. Моның өчен өч кагыйдәне истә тоту мөһим: беренчесе — һава температурасы. Балны 0-20 градус җылылыкта коры урында сакларга киңәш ителә. Икенчесе — бал савыты. Бал капкачы яхшы ябыла торган коры, чиста пыяла банкада йә эмаль савытта сакланса яхшы. Өченчесе — бал торган урынга кояш нурлары төшмәскә тиеш. Җылыда балның файдалы үзлекләренә зыян килә. Ул сыйфатын югалта.
СЫЙФАТЛЫ БАЛНЫ НИЧЕК ТИКШЕРЕРГӘ?
Чын бал кашык белән алгач, сузылганда чәч калынлыгы булып өзелмичә агарга тиеш. Өзелә икән, димәк, нәрсәдер кушылган.
Салфеткага бер тамчы бал тамызыгыз, әгәр бал тамчысы янында юеш тап хасил булса, димәк, нидер кушканнар. Чын бал тамчысы җәелеп китми.
БӘЯЛӘР
Балның 3 литр- лы банкасы 1500-2000 сум.
Кәрәзле балның килосы 500-1000 сум.
Прополисның 20 граммы 100 сумнан башлана.
Илфак абый
Мәсхүт МОТЫЙГУЛЛИН умартасы