— 8 яшемдә әти миңа дәү әтиемнең батырлыгы турында сөйләде. Әлбәттә, Муса Җәлил үз артыннан башкаларны ияртә алырлык көчле лидер булган. Көрәштәшләренең һәрберсе герой, билгеле! Мин дәү әтием белән горурланып, аның батырлыгын аңлап үстем. Шигырьләрен ана телебездә укыдым.
“ӘБИЕМ БИК ЧИБӘР ИДЕ”
— Камил Альбертович, үзегез хакында сөйләп үтегезче.
— Дәү әтием Муса дәү әниебез Рауза Хәсиятуллина белән гаилә корган, аларның бердәнбер уллары, 1935 елда әтием Альберт туган. Ул 1999 елда 64 яшендә вафат булды.
Абыем Альберт — 1962 елгы, Казанда яши. Мин 1971 елда туганмын. Әниебез — Рәйсә Богданова. Әтисе — кавказ татары, әнисе — Ульяновск өлкәсе татары. Әни берничә ел элек вафат булды. Абыем Альберт Казан дәүләт авиация институтын тәмамлап, озак еллар инженер булып эшләде. Мин Саратов хәрби училищесын тәмамладым, 1990 елларда хәрби кыскартуга эләктем.
— Сез әбиегез Раузаны күрдегезме соң?
— Әбием бик чибәр иде. Заманында Казан театры артисты да булган. Абыема да, миңа да исемнәрне әби тәкъдим иткән. Абыйга әтиемнең исемен кушканнар.
Революциягә кадәр Хәсиятуллиннар Болак буендагы йортның икенче катында яшәгән (элекке “Сәламәтлек комбинаты”). Икенче кат тулысынча аларныкы булган. Җитеш тормышлы татар зыялылары… Әбием дәү әтием белән аерылышкач һәм Бөек Ватан сугышы башлангач, тимер юл өлкәсе хәрби хезмәткәре Ә.Әхмәтов белән гаилә корган. Әлеге гаиләдә бер кыз бала туган. Алар 5 ел Украинада яшәп, Ижауга кайтканнар. Әбием шул шәһәрдә вафат булды.
“ӘТИ АНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕН ЯТТАН СӨЙЛИ ИДЕ”
— Әтиегез бабагыз Муса хакында истәлекләр сөйли идеме?
— Әти бик кыю иде. Кыю ир-ат кына хәрби очучы һөнәрен сайлый ала. Ул Кавказда химик саклану хезмәте башлыгы булып хезмәт иткән. Соңрак аны Германиядәге совет гаскәрләре төркеменә юллаганнар. Анда 5 ел хезмәт итте. Мин шунда туганмын. Германиядә чакта әтиемне дәү әти белән бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманс эзләп тапкан. Алар Моабит һәм Плетцензее төрмәләренә барганнар. Әлбәттә, Муса Җәлилнең каберен табарлык түгел. Анда бит берничә каберлек, татарларның кайда күмелүе мәгълүм түгел.
Әтием подполковник иде, Казанга кайткач, Казан дәүләт университетының хәрби кафедрасында укытты. Дәү әти турында бик күп сөйләде. Фронтка китәр алдыннан Муса Җәлил алар белән саубуллашкан, әтигә ул чакта 6 яшь булган. Әти аның белән горурланып яшәде, имзалы шигырьләр китабын кадерләп саклады! Күп кенә шигырьләрен яттан сөйли иде, аның истәлегенә багышланган язмаларны кызыксынып укыды.
Әти сеңлесе Люция Җәлилова белән дә дус булды. Мин дә Люция апаны яхшы беләм. Ул — бик талантлы музыкант, кинорежиссер, хәзер Санкт-Петербургта гомер кичерә, аңа 88 яшь. Мәскәү дәүләт кинематография институтын тәмамлаган. Әтисе хакында фильм иҗат иткән. Кызы Лилиан — театр һәм кино артисты.
— Дәү әтиегезгә бронь бирергә теләгәннәр бит?
— Казанның хәрби командованиесе аңа бронь бирергә теләсә дә, ул аннан баш тарткан. Гаҗәеп тырыш җитәкче һәм көр күңелле кеше! Аннан соң да аңа берничә тапкыр бронь бирергә теләгәннәр. Фронтта аңа әдәби хезмәткәр, хәрби корреспондент буларак хәбәрләр язу өчен кайчак 25-30 км йөрергә туры килгән, алгы сызыкка ашкынган, дошман утыннан курыкмаган, рота командиры бик нык яралангач, солдатларны атакага да күтәргән… Ә төрмәдә иптәшләрен кайгырткан, итальян, француз телләренә төшенергә теләп, рәсемле сүзлекләр дә ясаган, немецча хәйран яхшы сөйләшкән.
— Дәү әтиегезне тагын ничек итеп күзаллыйсыз?
— Китаплар буенча, аның төрмәдә шигырьләр язып утыруын яхшы күзаллыйм. Салкын, юеш камерада ябык, ютәлдән җәфаланучы, тимер таяклар тыгылган резин шланглар белән бик каты кыйналып, бөерләре авыртудан җәфа чигүче, кул бармаклары да фашист сапогилары табаны белән зәгыйфьләнгән шагыйрь һәр көн яза да яза! Өстәвенә Варшава төрмәсендә сорау алганда сындырылган сул кулы да дөрес ялганмаган, сызлый торган булган. Тентүләр еш булу сәбәпле, аңа күп шигырьләрен ертып, юк итәргә туры килгән. Соңгы төрмәдә генә дә өч дистәгә якын китап укыган. Тимер богаулы тоткыннарның немец классикларын укуы аларның никадәр югары рухлы булуын күрсәтә! Фашистлар аларны “татар зыялылары” дип атаган.
1945 елның апрелендә Берлинны штурмлауда һәм Моабит төрмәсен азат итүдә катнашучы 79 нчы пехота корпусының элемтә батальоны хәрбие П.Г.Крель (1894-1953) Моабит төрмәсе җимерекләре арасыннан дәү әтиемнең китап битенә үз язмышы турында язган язуын таба. Анда язучы А.Фадеев, Г.Кашшаф фамилияләре дә булганга күрә, язма А.Фадеевка тапшырылган. А.Фадеев 1942 елда Мәскәү газетасында эш тәкъдим иткән булган, әмма дәү әтием аннан баш тарткан. Аннары язучы Шәйхи Маннур пастор Г.Юрытконың шәхси китапханәсендәге кайчандыр төрмәгә укыр өчен алып барган Данте китабыннан камерадашы Р.Ланфредининың адресын таба. Дәү әтиемнең Ватан мине онытмасын иде дигән якты теләген, догаларын Аллаһы Тәгалә кабул иткән!
Алар барысы да дини булган, һәр көн дога укыганнар. Р.Ланфредини да бит язучы Р.Мостафинга язган хатында: “Җәлил һәм Булатов мөселманнар иде һәм кичләрен еш кына дога кылалар иде… Кайчак ул уйлана иде. “И, Аллаһы Тәгаләм!” — дия иде…” — дигән. Хәтта үлем көтеп утырганда да дәү әтиемнең сабыр булуы, үзен лаеклы тотуы мине бик сокландыра. Дәү әтием, аның көрәштәш дуслары һәлак булыр алдыннан, 1944 елның 25 августында, җәзага бер сәгать кала, алар янына татар комитеты мулласы Усман Гали улы кергән. Аны төрмәгә Баш мөфти җибәргән. Мулланың истәлекләрен Әнвәр Галим язып алган. Усман мулла төрмә пасторы падре Георгий Юрытконы очраткан. Пастор аңа татар тоткыннарының башларын чабачакларына ышанмауларын әйткән. Мулла югалып калган, аларны юатыр сүз табармынмы икән, дип тетрәнгән, ул барысының да кулларын үзе белән алып килгән Коръән китабына куйдырып, фаный дөнья белән бәхилләшүләрен теләп, яннарыннан узган. Алар барысы да: “Бәхил”, — дигән. Мулла иң соңыннан Коръәнне дәү әтиемә сузган. Ул: “Бәхил булыгыз, бу — язмыш, безне үтерерләр дип уйламаган идек”, — дигән… Бу Коръән Татарстанның Милли музеенда саклана.
“ВЕРМАХТНЫ КӨЧСЕЗЛӘНДЕРҮДӘ ГАЕПЛӘГӘННӘР”
— Алар әзерләгән восстание уңышлы тәмамланган булыр иде дип уйлыйсызмы?
— Әгәр сатлыкҗан дәү әтинең төркемен дошманга сатмаса, уңышлы тәмамланыр иде. “Идел-Урал” легионының Белоруссиягә ташланган 825 нче пехота батальоны совет ягына чыга алган ич! Җәлилчеләр үз гомерләрен корбан итеп, әлеге батальондагы бик күпләрнең гомерен саклап калган, аларны сугыштан соңгы репрессияләрдән йолып калган. “Идел-Урал” легионерлары арасына ул чак берничә дистә сатлыкҗан кертелгән, ләкин шуңа да карамастан, алар, бик уңышлы яшерен оешма буларак, озак эшләгәннәр. Барысы да искиткеч акыллы булган инде!
— Дәү әтиегезнең һәм аның көрәштәшләренең батырларча һәлак булуына быел 80 ел тула. Бу нисбәттән нинди уй-фикерләр җиткерерсез?
— Гасырлар буе дошман алдында тез чүкмәгән татар каһарманнары булган. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында фашистлар: “Бу төркем вермахтны таркату белән шөгыльләнгән, Көнчыгыш территорияләре эшләре министрлыгында һәм Пропаганда министрлыгында хезмәт иткән татарлар арасында эш алып барган, легионерларны качарга котырткан”, — дигән. Бу — бик җитди гаеп. Дрездендагы рейх мәхкәмәсе дә татарларның яшерен төркемен үз Ватаннарына булышлык итүдә, вермахтны көчсезләндерүдә гаепләгән. Татарларның вермахтны көчсезләндерүләрен үзләре үк таныган! Фашистик Германия иң куркыныч дошманнарын гына гильотина аша җәзалап юкка чыгара торган булган, ә Плетцензее төрмәсендә 1933-1945 елларда 2883 тоткынның башы чабылган. Аларның 25 е — Советлар Союзы кешесе һәм шуның 11 е — татарлар.
Соңгы елларда дәү әтиемә күп калаларда һәйкәлләр ачылды. 22 июньдә Курган шәһәрендә Татарстан хөкүмәте вәкилләре тантаналы төстә М.Җәлил бюстын ачты. Бу нисбәттән Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен һәрчак истә тотучы Татарстан җитәкчеләренә рәхмәтлемен.
Әтием исән чакта, Муса Җәлилнең бердәнбер улы буларак, аның турында язмадылар, искә дә алмадылар диярлек… Ләкин ул чын офицер иде. Никадәр авыр булса да, ул беркемгә дә үз хисләрен күрсәтмәде. Минтимер Шәрип улы аның белән очрашты. Әтием бу очрашуны бик яхшы яктан искә ала иде.
Дәү әтиемнең шигырьләре яңгырап тора, “Моабит дәфтәрләре” алтмыш телгә тәрҗемә ителгән. Аның исеме һава лайнерына да бирелде. Муса Җәлил иҗаты, җәлилчеләрнең каһарманлыгы илебез халкын чын ватанпәрвәрлеккә өнди. Бу бик мөһим! Дәү әтиебез гомере буе үз халкын, үз Ватанын өзелеп яраткан, татарның иң талантлы шагыйрьләренең берсе булган. Аның белән чиксез горурланам!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.