• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 30.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

205 тапкыр гер күтәргән Рәшит ВИЛДАНОВ: “ҺӘР КӨННЕ КИМЕНДӘ 1 СӘГАТЬ СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНӘМ”

205 тапкыр гер күтәргән Рәшит ВИЛДАНОВ:  “ҺӘР КӨННЕ КИМЕНДӘ 1 СӘГАТЬ СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНӘМ”

Түбән Кама Сабан туенда 62 яшьлек Рәшит Вилданов егетләрнең борынына чиертте. Ул 7 минут эчендә 16 килограммлы герне 205 тапкыр күтәрә. Рәшит абый спорт ярышларында элек тә катнаша торган була. Әмма ике ел элек операция ясату сәбәпле, тәнәфес алган. Аның каравы быел үз рекордын тагын да яхшырткан. Батырга беренче урын өчен 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырганнар. Рәшит абый белән күптәннән әңгәмә корасы килеп йөри иде. Ләкин кесә телефонына күпме генә шалтыратсам да, ул гел сүнгән була. Бер ай дәвамында көн саен шалтырата торгач, ниһаять, спортчының тавышын ишетә алдым.

Ләкин үзен язарга теләвемне әйткәч, Рәшит абый бераз шикләнеп калды. Берничә минуттан аның белән тиз уртак тел таптык.
— Тумышым белән изге Болгардан мин, — дип сүз башлады Рәшит абый. — Җәй көне ял вакытында хатыным белән шунда кайтабыз. Анда элемтә начаррак, шуңа миңа чыга алмагансыздыр. Мин хәрби кеше.
25 ел Үзбәкстанда хезмәт иттем. Хәзер Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында эшлим. Армия кул сугышы (армейский рукопашный бой) дәресләрен алып барам. Бездә Татарстаннан гына түгел, төрле төбәкләрдән укырга киләләр. Кадетлар белән ярышка кайларга гына бармыйбыз. Быел ике укучым “Россиянең спорт мастеры” исемен алды. Тагын 4 егет Россия чемпионы булып танылды. Хатыным бухгалтер, улым минем юлдан китте.
— Рәшит абый, быел гер күтәреп танылдыгыз?
— Бу хәл Түбән Кама Сабан туенда булды. 16 килограммлы герне 205 тапкыр күтәрдем. Моның өчен 10 минут вакыт бирелгән иде. Әмма 7 минуттан соң бармактагы сөял ачылып, каный башлады. 3 минут вакытым әрәм калды. Кулым канамаса, герне тагын да күбрәк күтәргән булыр идем.
— Мондый уңышка ирешү сере нидә?
— Дистә елдан артык һәр көнне кимендә 1 сәгать спорт белән шөгыльләнәм. Дөрес, файдалы ял да кирәк. Күптән түгел Болгарга экскурсиягә барып кайттык. Яңа уку елына җитәрлек көч-дәрман тупладым.
Киләчәктә Рәшит абый үзенең яңа рекордлары белән гаиләсен, укучыларын сөендерер дип ышанып калабыз. Максатчан кеше бервакытта да югалмый!
Арыслан ГӘРӘЕВ.

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”
Сәхнә арты

“ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”

by irekmanager irekmanager
23 мая, 2022
Сәламәтлек

“БАЛА ТӨШЕРТЕРГӘ ҖЫЕНУЧЫГА “ТЫНЫЧЛЫК АТНАСЫ” БИРЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru