• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

83 яшьлек Нәзимә ЗАКИРОВА: “ТИМЕР КҮТӘРҮНЕҢ БЕРНИНДИ АВЫРЛЫГЫ ЮК”

83 яшьлек Нәзимә ЗАКИРОВА: “ТИМЕР КҮТӘРҮНЕҢ БЕРНИНДИ АВЫРЛЫГЫ ЮК”

Чаллыда яшәүче Нәзимә Закирова пауэрлифтинг белән күптән түгел генә шөгыльләнә башласа да, дөнья рекорды куярга өлгергән. Шушы яшьтә дә шундый көчне кайдан алып була? Нәзимә апа белән шул хакта сөйләштек.
Нәзимә апа Зәй районы Кәрәкәс авылында туа. Мәктәптән соң Алабуга мәдәни-агарту училищесын, Урал университетын тәмамлый. Мәдәният, мәгариф оешмаларында эшли, Чаллы өзлексез педагогик белем бирү институтының җитәкче кадрлар факультеты деканы булып тора. Татарстанның атказанган укытучысы. Барлык эш стажы — 46 ел. Хәзерге көндә ул — “Җәүһәр” татар фольклор ансамбле җитәкчесе, ветераннар советы председателе.

Нәзимә апага 6 ай вакытта әтисе сугыш кырында ятып кала. Авылда кыз кечкенә чагыннан ук физик яктан чыныгып үсә. Суда йөзә, таудан шуа. Үзләреннән 5 км ераклыктагы мәктәпкә яз, көз велосипед, ә кышын чаңгы белән йөри. Әнисенә печән әзерләшергә, утын кисәргә ярдәм итә.
Нәзимә апаны тормыш юлында музыка озата бара. Яшь чагында бию белән шөгыльләнә. Үзлегеннән музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә. Җырлый, шигырьләр яза, рәсем ясый, бик күп чәчәкләр үстерә. Сәяхәт итәргә ярата. Ул — 7 диңгездә, Фин култыгында, Босфор бугазында коенган кеше. Имтиханнарын беренче тапкырдан тапшырып, 54 яшендә машина йөртү таныклыгы ала.
2022 елның сентябрендә 81 яшьтә Нәзимә апа пауэрлифтинг белән кызыксына һәм тренажер залда шөгыльләнә башлый. Ул дөнья чемпионаты, Европа кубоклары, Бөтенроссия мастерлар турниры, Россия кубогы, Россия һәм Татарстан чемпионатларында катнаша. Кыска вакыт аралыгында яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Беренче урыннар өчен 35 дипломга ия өлкән спортчы, 30 алтын медале һәм 8 кубогы бар. Россия һәм Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры. Пауэрлифтинг буенча 25 тапкыр — Россия, 9 мәртәбә — Азия, 17 тапкыр — Европа һәм 20 мәртәбә дөнья рекордсмены.
— 16-17 июньдә Сочига Европа чемпионатына бардым. 3 дисциплинада чыгыш ясап, 3 алтын медальгә ия булдым. 3 Европа, 3 дөнья рекорды куйдым, — ди 83 яшьлек әңгәмәдәшем.
Иртәнге сәгать 5 тә йокыдан тора, физик күнегүләр ясый. Кичке сәгать 11 дә йокларга ята. Атнаның һәр көне билгеләнгән. Сишәмбе, пәнҗешәмбе — тренажер залына, чәршәмбе — бассейн, җомга — дәвалау физкультурасы, шимбә скандинавча йөри.
Нәзимә апа телевизор караганда да тик утырмый, махсус хәрби операциядәге солдатларга оекбаш бәйли. Аның 2 кызы, 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Атна ахырында вакытны якыннары белән үткәрә. Ире Әхәт абый 93 яшендә бакыйлыкка күчкән.
Тәвәккәлләү — Нәзимә апаның төп сыйфаты. Сәяхәт итәргә, кешеләр белән аралашырга ярата. Эльбрус тавына менгән, Мисырда акваланг белән диңгез төбенә төшкән. 81 яшендә үзендә тимер күтәрерлек көч тә тапкан бит!
— Тимер күтәрүнең бернинди авырлыгы юк. Иң мөһиме — теләк кирәк. Алтын медальләр тагып, пьедесталда басып тору күңелемә рәхәтлек өсти, — ди дөнья рекордсмены Нәзимә апа.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru