Бала күңеле ак кәгазь кебек, диләр. Анда бары якты, ачык төсләрдән булган рәсемнәр ясыйсы килә, әмма дөнья мәшәкате, шаукымы, вакыт җитмәү бездән иң мөһим булган кыйммәтләрне урлый — ул сабыйларга булган назыбыз, яратуыбыз, игътибарыбыз. Бигрәк тә әти кешегә балаларга вакыт табу авыр, чөнки алар гел эштә, бар уйлары гаиләне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта журналист, ике бала әнисе Айсылу ЮЛДАШЕВА белән сөйләштек.
“БАЛАЛАР ОЛЫЛАРНЫ КАБАТЛЫЙ”
— Айсылу, исламда баланы тәрбияләү, әдәп-әхлакка өйрәтүдә әниләр җаваплы. Ә әти тәрбиясе турында динебез ни ди?
— Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әти кеше үз баласына бирә алган иң хәерле нәрсә ул — күркәм холык һәм тәрбия”, — дигән. Дин буенча, тәрбия бирү, әхлакка өйрәтү әниләргә йөкләнгән. Әти кеше гаиләне хәләл ризык белән тәэмин итәргә, җил-давылдан саклап, өсләре бөтен, тамаклары тук булсын өчен бар көчен куеп тормыш алып барырга тиеш. Әмма әтинең роле дөнья көтүдән генә гыйбарәтме икән? Әгәр шулай булса, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең югарыда искә алган сүзләренең мәгънәсен аңлап бетермәгән булабыз.
— Ир-атның бала тәрбиясе өчен вакыты аз кала. Тик моны вакыт җитмәүгә сылтау дөресме?
— Вакыт, кызганыч, тиз уза, ә балалар үсә. Һәрнәрсәнең үз вакыты һәм әгәр эшләнәсе эш кичектерелсә, соңга калуыбыз бар.
Дүрт мәзһәбнең берсенә нигез салучы галим, имам Әш-Шәфигый рахимәһуллаһи: “Вакыт ул — кылыч. Йә син аны тотып аласың, йә ул кулыңны кисә”, — дигән. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Кыямәт алдыннан бер ел — бер ай, бер ай — бер атна, бер атна — бер көн, бер көн — бер сәгать, ә бер сәгать яфрак янып беткән бер мизгел сыман үтәр”, — дигән хәдисен дә искә төшерик.
— Вакыт җитмәгән заманда бала тәрбиясенә кагылышлы “алтын кагыйдә” юкмы?
— Балалар олыларны кабатлый, алар безнең көзге сыман. Бер генә ата-ана да: “Улым, кызым, сине хәзер тәрбиялим”, — дип нидер сөйләп утырмас. Хәер, мәгънәле, тәрбияви кыйсса, әкият сөйләсәк, бу да бик дөрес алым. Тик гадәткә кертергә тиешле кагыйдәне кабул итү кирәктер: баланы бу дөньяга, әйләнә-тирәгә, әти-әни, туганнарга, якыннарга, күршеләргә карашыбыз аша тәрбиялибез.
— Әти кеше тәрбияне үз үрнәгендә ничек күрсәтә ала?
— Эштән арып кайткан һәр әти өенең ишеген ачып керә. Тәрбия бусаганы атлап кергәндә үк башлана! “Бисмилләһ” дип ишектән елмаеп кергән, “әссәламүгаләйкүм” дип гаиләсенә сәлам биргән әти тәрбиянең бер үрнәген күрсәтә. Әтиләренең әниләре әзерләгән ризыкны мактап ашавын, рәхмәт әйтүен, Раббыбызга дога кылып йөзен сыпыруын күреп торган бала шушы гадәтләр үрнәгендә тәрбияләнә дә инде.
“ӘТИСЕНЕҢ НАЗЛЫ КАРАШЫ КАДЕРЛЕ”
— Балага җылы караш, аның тормышы белән кызыксыну мөһимдер?
— Күп вакытта бала яныбызга килеп: “Әти, әни, кара әле, нәрсә ясадым” яки “Бүген мәктәптә мондый хәл булды…” — дип сөйли башлый. Шул чакта аңа: “Китеп тор, вакытым юк”, — дип әйтәбез икән, бу хатаның башлангычы. Бала бер, ике, өч килә, ә без һаман: “Вакыт юк”, — дибез. Дүртенчесендә бала инде килмәячәк. “Әти-әнигә барыбер кызык түгел”, — дип уйлаячак.
“Матди якны кайгыртам, калганына вакыт юк, әниләре карасын”, — дияр кайбер ата. Бер караганда, бәйләнер сәбәп юк, әти кеше акча эшли, аның һәр сәгате, минуты исәптә, әмма бик еш балага, картага күчкән акчага караганда, әтисенең назлы карашы, башыннан сыйпавы: “Улым, кызым, укуың барамы, дусларың белән аралашасызмы?” — дип кызыксынуы кадерле. Әти тәрбиясе, кайгыртуы, назы, яратуы — җәй көнендә исеп куйган йомшак җил сыман. Һава торышы рәхәт булса да, шул җилнең исүеннән тагы да күңел булып китә.
— Ир бала әти тәрбиясенә аеруча мохтаҗ.
— Бу урында бер очрак хакында сөйләп үтәм. Бер кечкенә малай йокламыйча, әтисен эштән көтә икән. Төнге сәгать унда бик арып кайткан әтисенә: “Әти, мин йоклый алмыйм, сиңа бер соравым бар”, — дигән. Әтисе сөйләшүне иртәгәгә калдыруын сорагач, бала: “Әти, барыбер йоклый алмыйм”, — дигән, моннан соң әтисе аны тыңларга булган. Улы аннан: “Әти, син сәгатенә күпме акча эшлисең?” — дип сорагач, гаҗәпкә калган ата: “Шушымы инде мөһим сорау? Чама белән 100 сум”, — дип әйткән. Шуннан соң сабый мендәр астыннан кечкенә генә янчык тартып чыгарган да, бик нык куанып: “Әти, ә син миңа 10 сум биреп тора аласыңмы?” — дигән. Ата кеше: “Шул да булдымы сине борчыган нәрсә? Сиңа бары 10 сум акча кирәк идеме? Әйдә, бирәм, әмма иртәгә сөйләшербез”, — дип, улына 10 сум сузган. 10 сумны кулына алган малай янчыгыннан тиеннәрен чыгарган да, барысын бергә әтисенә сузып: “Әти, монда 100 сум. Миңа бер сәгать вакытыңны бирә аласыңмы?” — дигән. Кайчак балаларга биргән акча түгел, алар белән үткәргән бер сәгать күпкә кыйммәтлерәк була ала.
“БАЛА — КИЛӘЧӘГЕБЕЗ”
— Кайбер кеше балаларын яратса да, үбеп-кочакламый. Әмма аны балаларын яратмый, дип әйтә алмыйбыз бит инде?
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм балаларына, оныкларына вакытын кызганмый торган иде. Берьюлы аның оныклары Хәсән һәм Хөсәенне кочаклап, үбеп, хәтта аркасына атландырып йөрүен күргән бер бәдәви гарәбе Пәйгамбәребезгә: “Минем дә балаларым бар, әмма аларны үпкәнем юк”, — дигән. Рәсүлуллаһның җавабына игътибар итик әле: “Синең күңелеңнән Аллаһ мәрхәмәтлелекне алган икән, мин нәрсә эшли алам?” Димәк, балаларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булу — күңел йомшаклыгыннан һәм бу — Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән рәхмәте, нигъмәте. Без балаларыбызны үбәргә дә, кочакларга да тиеш. Бер вакыт җиткәч, үзләре дә үптерми, кочаклатмый башлый бит алар.
— Боларны әти-әниләргә ничек аңлатырга соң?
— Бала тәрбияләү яхшы балалар бакчасына, мәктәпкә йөртү, түгәрәкләрнең шәбен сайлауга гына кайтып калмый. Тәрбияләү ул — күпкә мөһимрәк төшенчә. Күпләр баланы матди яктан тәэмин итү җитә дип уйлап ялгыша. Бала белән элемтә өзелсә, аралашу тукталса, яшүсмерлек елларында тагы да кыен булырга мөмкин.
Бала — киләчәгебез, без бу дөньядан киткәч тә, эшләребезне дәвам итәсе, безгә догачы буласы зат. Әти кеше авыр һәм мәшәкатьле эштә хезмәт куйса да, моны хәтереннән чыгармаска тиештер. Юкса тырышлыклар кем өчен соң? Без фани дөньядан киткәннән соң, балаларыбыз безне яхшы яктан искә алып: “Әти шулай өйрәткән иде, кешеләргә игелекле булды, әти болай эшли иде”, — дип искә алмаса, безнең өчен дога кыла белмәсә, кем өчен дөнья куган булабыз?
— Әти-әниләргә нәрсәне истә тоту мөһим?
— Раббыбыз Аллаһның тыюларын, әмерләрен, Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм хәдисләрен, нәсыйхәтләрен үз үрнәгебездә балаларга ирештерә алу үзебездән, ихтыяр көчебездән, теләгебездән, иман һәм тәкъвалыгыбыздан торадыр, дип саныйм. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халкыбыз. Балаларыбыз канат җибәргән ояларында күркәм тәрбия алып үссә, үзаңнарында нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман булуы формалашса, Аллаһны танып, белеп яшәсә, иншаллаһ, ялгыш юлдан китмәсләр, җәмгыятебез өчен файдалы шәхесләр булып, үзләреннән соң киләчәк буынга да күркәм тәрбия үрнәген тапшыра алырлар.
Айрат БАРИЕВ.