• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“400 МЕҢ СУМЛЫК ГӨМБӘ САТТЫК”

“400 МЕҢ СУМЛЫК ГӨМБӘ САТТЫК”

Казанда гомер итүче Нәфирә Игъламова гөмбәне урманнан бәрәңге чүпләгән кебек кенә җыеп ала. Таң атканчы аларны эшкәртә. Каен, нарат, майлы, баллы, ак, җирән, гөреҗдә гөмбәләре җыя. Соңгыларын 89 һәм 120 чиләк чистарттым, ди. Нәфирә ханым (41 яшь) 11 ел дәвамында гөмбә җыеп сата.

Нәфирә ханым тумышы белән Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылыннан. Һөнәре буенча пешекче. Бүген Казандагы бер балалар бакчасында склад мөдире булып эшли. Ире Фиргат белән бер кыз тәрбиялиләр. Фирүзә быел IX сыйныфта укый икән.
— Фиргат белән гөмбә җыеп кайтуга, кызым ашарга пешереп көтә, — дип шатланып сөйләде Нәфирә ханым. — Урманга күбрәк ирем белән барырга тырышам. Ул янәшәмдә булганда, күңелем тыныч. Адашырмын, каршыга берәр җәнлек чыгар дип тә куркасы юк. Гөмбәне Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, хәтта Мамадыш якларыннан да җыябыз. Ә ак гөмбәгә Мари урманына юл тотабыз. Бер барганда 8-19 чиләк җыела. Августта ачылган сезон октябрьгә кадәр дәвам итә.
Өченче ел — 180, былтыр — 280, быел 400 мең сумлык гөмбә саттык. Яңгыр яуса, шатланабыз. Чөнки гөмбәгә яңгыр кирәк. Гөмбәне чалгы белән чабып алган еллар да булды. Бервакытта да гөмбәсез кайткан юк. Кешеләр аеруча җирән һәм майлы гөмбәне яратып ала. Гөмбәне юганда бик сак эш итәм. Төсен, тәмен югалтмасын дип тырышам. Аеруча ваклары матур саклана. Гөмбәне иң элек яхшылап юам, ике кат кайнатам, шуннан төрле тәмләткечләр салып, стерильләштерелгән банкаларга тутырам. Ирем капкач белән яба. Бу 12-15 сәгать вакытны ала. Гөреҗдәне озак юасы, җирән гөмбәне исә — тиз. “Ул кадәр гөмбәне ничек эшкәртәсең?” — диләр. Бер ияләшкәч, авырлыгын күрмим. Җайлы эшлим.
Эльмира СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru