• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

400 КГ ЛЫ КАБАК!

400 КГ ЛЫ КАБАК!

Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира һәм Илсур Миңнуллиннарның гаилә фермасы республикада үрнәк. Быел алар гигант кабаклар үстереп тә танылды.
— Альмира ханым, 400 кг лы кабак үстерүегезне белгәч, күпләр шаккаткандыр. Нинди сорт, орлыгын кайдан алдыгыз?
— Гигант кабак үстерү күптәнге хыялым иде, орлыкларын чит илдән кайтарттык. “Атлантик гигант” — рекордчылар сорты. Гигант кабакның орлыгы бик кыйбат, берсен 750 сумнан саталар. Кабында биш төрле кабак иде: яшел, сары, саргылтрак, аграк һәм кызгылт сары төстә. Беренче тапкыр гына үстергәч, ялгышлар да булды. Гадәти сорт ничек утыртасың, шулай үсә. Ә гигант кабак үстерүнең үз таләпләре бар икән. Мәсәлән, иртәрәк чәчәргә, формалаштырырга, ян-як мыекларын өзәргә кирәк, сабакта бер генә кабак калдырырга. Күбесен алдан белмәдем, кызыксынмаганмын. Мондый кабакны үлчәүгә күтәреп салып булмый, чапкалап-бүлгәләп тачка, тракторга тутырып ташыдык. Аркылыга-буйга, әйләнә-тирәсен үлчәп, “Тыква-Баттл-2024” конкурсына җибәрдем. Алар исәпләп чыгарды — иң зурысы 400 кг булган! Калганнары азрак калыша, барлыгы 41 зур кабак үсте. Киләсе елга күбрәк үстерергә уйлыйбыз. Барлык шартларын тудырып үстергәндә, бу сорт 800 кг га кадәр җитә ала икән.
— Бу кабаклар озак үсәме, кайчан чәчтегез? Ашларга кирәкме?
— Кабакларны мартта ук чәчтем, өйдә 5 литрлы пластик савытта үстердек. Кабак күчереп утыртканны яратмый, тамырларына аз гына зыян килсә дә үсеп китә алмый, бакчага чыгарганда, савытның ике ягыннан кисеп, туфрагы белән аударып, бик сак күчерергә кирәк.
Бакчада ашламаларны сирәк кулланам. Иң яратып куллана торган ашламам — “Буйские удобрения” фирмасы чыгарган ОМУ ашламасы (органик-минераль ашлама — ред.). Тишелеп чыгып, атна-ун көн узгач, беренче тапкыр ашладым, ашламаны коры килеш кенә сибәм, су сипкәндә ул үзе эри. Бакчага күчергәндә җирен ашлыйм. Чәчәккә бөреләнгәндә һәм кабаклары йодрык кадәр булгач, тагын бер мәртәбә һәм кабаклар авырлык җыя башлагач, соңгы тапкыр ашладым. Сезонга 3-4 тапкыр була, димәк. Бакчадагы үсемлекләрне эремчек суы белән тукландырам, кычыткан, тузганак әчетеп сибәм.
Интернетта тәҗрибәле бакчачылар, кабак үстерүчеләр белән дә аралаша башладым. Шунда тәҗрибәле бер бакчачы, соңгы тапкыр ашлагач, сабакның очларын өзәргә кирәк, дип киңәш бирде. Аннан кабакны үзең серкәләндерсәң, яхшырак икән. Минекеләр үзләре серкәләнде.
— “Атлантик гигант” кабагы ашарга яраклымы?
— Әйе, бу кабакны ашыйлар, әмма без, нигездә, маллар өчен үстерәбез.
Роза НУРГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru