• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 13.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

Ялгыз әбигә ремонт ясаган блогер Айгөл: “ҮЗ КУЛЛАРЫҢ БЕЛӘН МАТУРЛЫК ТУДЫРУ РӘХӘТ”

Ялгыз әбигә ремонт ясаган блогер Айгөл:  “ҮЗ КУЛЛАРЫҢ БЕЛӘН МАТУРЛЫК ТУДЫРУ РӘХӘТ”

Элек “Татар радиосы”нда эшләгән, кемгәдер Камал театры артисты буларак таныш блогер Айгөл Сөләймәнова ялгыз яшәүче әбигә ремонт ясаган. Үзенең эш-гамәлләрен ул социаль челтәрдә күрсәтеп барды. Күпләр аның ялгыз яшәүче әбигә ярдәм итүенә сокланса, икенче берәүләр Айгөл белән бергә ремонт ясарга өйрәнде. Сүз уңаеннан, әңгәмәдәшем үзе дә кайбер инструментларны ремонт вакытында беренче тапкыр тоткан.
Айгөл тумышы белән Түбән Камадан. Хәзер иренең туган ягы Кама Тамагы районында яшиләр.

— Декрет ялына киткәнемә 4 ел була. Шуннан чыга алмыйм әле. Блог алып бара башлаган идем, хәзер шушы өлкәдә күбрәк эшлим. Баштарак юмористик видеолар төшердем. Хәзер лайфстайлга күчтем, ягьни тормышта ни эшлим, шуны күрсәтеп барам. Биредә юмор, спорт, ремонт та бар, — ди Айгөл.
Социаль челтәрдә башта ул үз фатирына ремонт ясаганны күрсәтеп барды.
— Бюджетлы косметик ремонт ясыйм һәм барысын да үз кулларым белән башкарам. Шуңа да бу тема күпләрне кызыксындырды, күрәсең. “Безгә дә килеп ремонт ясап кит әле”, — дип язучылар күбәйде. Ремонт ясасам, йә туганыма, йә олы яшьтәге әби-бабайга гына ярдәм итә алам, чөнки аларның бу эшне башкарырга физик һәм матди яктан көчләре җитмәскә мөмкин, дигән идем. Менә шундый кеше табылды. Кама Тамагында яшәүче бер әбинең фатирын ремонтларга алындым, — ди Айгөл.
Баксаң, ул әби Айгөлгә ерак туган да булып чыккан. Ялгызы гына көн итә. Кыш көне туганнарына Казанга яшәргә китә, җәйгә үз фатирына кайта.
— Әбинең фатирындагы җиһазлар искергән, обойлар таушалган иде. Шкафтан алып келәмгә кадәр яңартырга туры килде. Тәрәзә төбен дә алыштырдым. Җиһазларны буядым. Диваннарын тышладым, яңа тәрәзә пәрдәләре элдем. Ремонт 30-35 мең сумга төште. Сыйфатлы ул һәрчак кыйммәтле дигән сүз түгел. Иң мөһиме — өйдәге бар нәрсә күңелгә ятышлы булсын. Әби әле ремонтны күрмәде. Аңа ошар дип уйлыйм. Дизайн өчен тыныч яшькелт гамма сайладым, — ди Айгөл.
Әңгәмәдәшем социаль челтәрдә үзен “Айгөл-чебеш” дип таныштыра. Нәзакәтле, кечкенә буйлы бу кызның кулына чүкеч, перфоратор тотып эшләве күпләрдә гаҗәпләнү катыш соклану уята.
— Үземне ремонт эшләрендә белгеч димим. Күп нәрсәне дөрес тә эшләмимдер, чөнки барысын да интернеттан карап өйрәнәм. Беренче тәҗрибә. Баштарак кайбер эшләр килеп тә чыкмый иде. Тора-бара кул шомара. Бу шөгыль миңа ошый, үз кулларың белән матурлык тудыру рәхәтлек бирә, — ди Айгөл.
Ремонт ясарга тәвәккәлли алмый сузып йөргән кешеләргә блогер киңәшләрен дә бирде.
— Беренчедән, курыкмаска кирәк. Башланган эш — беткән эш, диләр. Ахырдан барысы да матур булачак дип, ремонтны уңай эмоцияләр, яхшы ният белән башларга кирәк. Икенчедән, ремонт эшләрендә күп идеяләрне интернеттан алырга мөмкин, калганын үзең дә булдырасың. Фантазияң генә җитсен, — ди Айгөл. — Ремонтны башлар алдыннан кайда нәрсә буласын, дизайнын, төсләрне алдан уйласаң яхшы. Ремонт ничә сумга төшәсен якынча исәпләү дә комачау итми. Һәм, әлбәттә, теләк кирәк. Яратып, чын күңелдән башкарган эш кенә уңышлы килеп чыга.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru