• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КУЛ ЭШЕНӘ ТОТЫНГАЧ, БОРЧУЛАР ЮККА ЧЫКТЫ”

“КУЛ ЭШЕНӘ ТОТЫНГАЧ, БОРЧУЛАР ЮККА ЧЫКТЫ”

Тормыш гел шатлык, сөенечләрдән генә тормый, сикәлтәле юллары да була. Ютазы районы Әбсәләм авылында яшәүче Венера Фәлахова да узган ел күңелсезлеккә юлыга. Ләкин аны төшенкелеккә бирелгән чагында өстәлдә яткан газета коткара.
Венера апа Әбсәләм авылында китапханәче һәм балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшли. Кул эшләренә дә вакыт табарга тырыша ул. Соңгы вакытта ротангтан нинди генә матурлыклар тудырмый.

— Венера апа, бу гаҗәеп гөл савытларын, кәрзиннәрне күптәннән ясыйсызмы?
— Узган ел башында банк картасыннан акчамны урладылар. Үз көчең белән тапкан малның шулай икенче кешегә күчүе бик тә кәефемне кырды. Шактый елап та йөрдем. Очраклы рәвештә газета аркылы Урыссуда ротангтан төрле эшләнмәләр ясарга өйрәтү өчен осталык дәресләре оештырылачагы турында укып белдем. Кул эшенә тотынгач, борчулар юкка чыкты. Беренче тапкыр баруымда кашпо, гөл савытын ничек ясыйсын үзләштердем. Икенчесендә кечкенә сандык үрергә өйрәндем. Өченче мәртәбә останы Әбсәләм авылына үз йортыма чакырдым. Анда апа-әбиләр кәрзин үрү серләренә төшенде. Алар хәзер күбесе үзләре өчен төрле эшләнмәләр ясап ята.
— Ротангтан ничек матурлык тудырасыз?
— Күпчелек эшләнмәләр кара чиләктән эшләнә. Башта чиләкнең тоткычын аласың, аннары тишекләр эшлисең. Соңрак, нәрсә ясавыңа карап, аны чиләк буйлап үрәсең. Элегрәк ирем Ленар: “Нигә кирәк бу сиңа?” — дигән иде. Хәзер ул — төп ярдәмчем. Ротангның калган бер генә кисәген дә әрәм итмим. Әгәр гөл савыты яки кәрзин үрерлек материал калмаса, алардан төрле савытлар ясыйм. Хәтта матур ипи савыты да эшләргә мөмкин. Илһам килсә, зур вазаларны бер төн эчендә ясыйм. Халык үзенә кирәк әйберләргә заказ биреп кенә тора. Җәен петуния утыртырга гөл савытын күпләп сорый башладылар.
— Картамнан акчамны урладылар, дидегез… Кире кайтара алдыгызмы?
— Артыннан шактый йөрдем, ләкин нәтиҗәсе булмады. Аның каравы кул эшенә кереп китәргә бу бер этәргәч бирде. Чигү чигәсем килә. Моның өчен бөтен кирәк-яракны сатып алдым. Әмма анысына әлегә вакыт җитми.
Венера апа белән Ленар абый бер ул һәм бер кыз үстергәннәр. Бүген өч онык сөяләр. Ире Ленар абый күп еллар машина йөртүче булып эшли икән. Берничә ел эчендә йорт төзеп чыкканнар. Җәй җитүгә, ишегалды шау чәчәккә күмелә. Венера апа үз авылларында эшләүче “Сердәш” фольклор ансамбленә йөри башлаганга да 13 ел вакыт узып киткән. Хуҗабикә һәрчак яңалыкка омтылып яши. Кул эшләре аңа яңа көнгә ышаныч өсти, дәрман бирә икән.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru