• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

МИСВӘК ТАЯКЧЫГЫНЫҢ ФАЙДАСЫ

МИСВӘК ТАЯКЧЫГЫНЫҢ ФАЙДАСЫ

Мисвәк — тешне чистарта, аннан ризык калдыкларын ала, куныкны (налет — ред.) төшерә торган махсус таякчык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мисвәк — авыз куышлыгының пакьлеге һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы”, — дип әйткән. Рәсүлуллаһ вакытында бер агачның ботаклары теш пастасы һәм щеткасы сыйфатында кулланыла торган була.
Мисвәк озынлыгы белән гадәти теш щеткасын хәтерләтә. Хуш ис бөркелеп торган, тешне чистартканда согы бүленеп чыккан бу таякчык хакында хәдисләрдә телгә алына. Мисвәкнең файдасы фәнни яктан исбатланды. Мисвәк таякчыгы ясала торган агач согының химик составы триклозан, хлоргексидин кебек антибактериаль матдәләрнеке белән охшаш. Моннан тыш мисвәктә фтор, С витамины, танин, алкалоидлар һәм флавоноидлар бар. Шуңа да мисвәк куллану тешләрне ныгыта, тешләрнең чери башлавын булдырмый калуда булыша, теш сызлавын баса, авыз куышлыгындагы начар исне бетерә, уртларны ныгыта, шулай ук тешләрне агарта. Мисвәктән ясалган теш пасталары да кулланыла.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мисвәкне тәһарәт алыр, намаз укыр алдыннан кулланган, чөнки Рәсүлебез чисталыкка зур игътибар биргән.
Айсылу ЮЛДАШЕВА.

Фото: © mukhina/123rf.com

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru