Җырлы гаилә Алсу һәм Азат ФАЗЛЫЕВлар институтта укыганда таныша. Моңа “Авыр чакта” дип аталган җыр “гаепле” була. Көй авторы Алсу, ул чакта Дәүләтгәрәева, үзе икән. Аны без “Саф хисләр” төркеме солисты буларак та хәтерлибез.
— Институтның аскы катына төшеп бара идем. Бик матур көй ишетеп туктадым һәм азагына тикле тыңлап тордым. Фортепианода бер кыз уйный, — дип искә ала Азат. — Исәнләшеп тә тормыйча: “Нинди җыр бу?” — дип сорадым. “Сат миңа”, — дидем. Җырның иясе бар икән инде, Алсу башта аны бирергә ризалашмады. Әмма барыбер бу җырны үземнеке иттем. Шул күрешүдән соң аралаша башладык. Танышуыбызга бер ел да булмады, өйләнешеп куйдык.
“ХӘЗЕР САЙЛАП КЫНА ЭШ ИТӘБЕЗ”
— Алсу-Азат, 2025 елны башлап җибәрдек. 2024 ел ничек узды? Нинди вакыйгалар белән истә калды? Иҗат, эстрада эшчәнлегенә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
Алсу:
— Иҗатыбыз әкрен генә алга таба дәвам итә, Аллага шөкер. Азат ялгыз җырларны күбрәк яздыра, дуэтлар да иҗат итәбез. Элекке кебек, бөтен җырны рәттән эшләтәсебез килми хәзер. Иң яхшыларын гына сайлап алып эшлибез. Ике ел рәттән “Башкорт йыры” фестивалендә катнаштык. Репертуардагы татарча җырны башкортча җырладык. Үзебезгә бик ошады, халык та яратты. Әйтүләре буенча, акцент та алай бик сизелмәде.
2024 елның авырлыклары да булмый калмады. Әмма кыенлыкларга түзәргә өйрәнгән инде без. Аларны аз кичермәдек. Алда зур югалтулар булмасын. Шул ук вакытта 2024 ел истәлекле дә булып күңелдә калачак. Беренче тапкыр Мәккәгә бардым, алай гына түгел, бер елда ике тапкыр насыйп булды. Аннан соң Азат та барды. Икебез бер вакытта туры килә алмадык. Бу — безнең өчен зур вакыйга. Тагын бер истәлекле сәяхәт — үзебез эшләгән компаниядән Көньяк Америкага, Бразилия һәм Аргентинага бардык. Бу илләрдә мин гомердә дә булмас идем кебек. Чөнки бик озак һәм ике самолетта очарга туры килде. Мароккода да булдык, “Клон” сериалы төшерелгән урыннарда йөрдек. Команда белән Үзбәкстан, Төркиягә бардык. Гаилә белән Мәскәүгә сәяхәт оештырдык. Быелга да планнар бик зурдан.
— Аерым да җырлагач, ялгызыңны гына чакырулар еш буламы, Азат?
— Чакыралар. Аерым да чыгыш ясыйм. Шулай да дуэт булып эшләргә тәкъдимнәр күбрәк килә. Алсу белән икәү бергә ничектер матуррак күренәбез, хәзер тамашачы безне шулай күрергә ияләшкән бит инде.
— Азат, соңгы вакытларда хастаханә юлын да шактый таптадың. Бар да җайландымы?
— Сабада концерт куйганда, беренче җырда ук ялгыш таеп китеп, аягым сынды. Операция ясадылар. Ай ярым өйдә яттым. Хәлем яхшы, әкренләп аксап, таяксыз йөри башладым.
— Бизнес ничек бара?
Алсу:
— Аллага шөкер, шундый яхшы бара. Әле дә шушы эш бар, дип сөенәбез. Тормышыбызда аның кирәклеге пандемия чорында бик яхшы сизелде. Махсус хәрби операция башлангач та, күп җырчылар куркып калды. Безнең эш бара. Аннары, Азат аягын сындыргач та, өстәмә эшебез шуны тагын бер кат дәлилләде. Ярый әле онлайн алып бара торган бизнесыбыз бар, дибез. Эстрада эшчәнлеге күңел кушуы буенча бара, анысы акча эшләр өчен түгел.
— Мәдәният өлкәсендә нинди исемнәрегез бар?
Азат:
— 2023 елда концерт вакытында министрлыктан килеп, “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” дигән кенәгә һәм медаль бирделәр. Бу — безнең өчен зур дәрәҗә.
“СТУДЕНТ ВАКЫТТА УК ӨЙЛӘНЕШТЕК”
— Фазлыевлар гаиләсе оешканга ничә ел? Танышкан чак хәтердә ничегрәк сакланып калган?
— Азат белән студент вакытта, соңгы курсларда укыганда ук өйләнештек. Гаилә корганга 1 декабрьдә 17 ел булды. Ул вакытлар бик авыр кебек иде. Икебез дә студент, торыр урын да, акча да юк. Әмма шул кыенлыклары, юклыклары белән дә кадерле булып хәтердә калды ул чаклар. Көчле теләк, амбицияләр барын да җиңәргә ярдәм итте.
— Хәзер өч балагыз үсеп килә. Аларның уңышлары турында да сөйләшик әле.
— Олы улыбыз Аязга 15 яшь. Ул спортта, бию белән шөгыльләнә. Кечкенә чагында мәҗбүри бирдек. “Малайлар бу бию төре белән шөгыльләнми”, — дип котырталар иде үзен. Шул сәбәпле йөрергә теләмәде, бер-ике ел ташлап торырга да туры килде. Ул чорда футболга йөреп, ике тапкыр аягы сынды. Аннары бөтенләй беркая йөрмәде. Соңрак Җәмилә Әсәдуллина исемле кыз белән биюгә йөри башлады. Соңгы өч елда шундый актив шөгыльләнә. Бер көн дә бармый калганы юк. Өстәмә сәгатьләр дә ала, нәтиҗәсе күренә. Мәскәүдә узган ярышларда алдынгы урыннарны яулыйлар. Безнең өчен зур горурлык, бик шатбыз. Конкурслардан узмый калса, нык борчыла. “Гафу итегез инде, әти-әни”, — ди хәтта. Безнең кәеф төшмәсен ди, нәтиҗә күрсәтәсе килә. Икенче улыбыз Ильяс өченче ел инде “Апуш” театр студиясенә йөри. Бик ярата. Укуын укымаска мөмкин, әмма “Апуш”ны калдырмый. Сәхнә теле, җыр, бию — күп яклап үсәләр. Алия һәм Ильяс Фәйзрахмановларга рәхмәт! Зифабызга 3,5 яшь. Балалар бакчасына йөри. 1,2 яшендә кечеләр төркеменә биргән идем. Яңа ел бәйрәмендә беренче тапкыр русча шигырь сөйләде. Кызганыч, баланың теле русча ачыла. Өйдә татарча сөйләшәбез. Тик, анда мохите шулай булгач, русчага күчә. Шуңа бераз борчылабыз.
— Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Кайсыгыз кызурак? Сүзгә килгәндә, кем беренче булып сүз башлый?
Алсу:
— Азат кызу. Мин барыбер үземне басынкырак дип саныйм. Эш белән бәйле булгач, сөйләшмичә мөмкин түгел, балаларыбыз бар. Озакка сузып, кем башлар, дип көтеп торганыбыз юк.
— Арагызда көнләшү бармы?
— Көнләшү юк. Ничә ел бергә яшәп, бер-беребезгә ияләшкәнбез инде. Ә менә бездән көнләшүчеләр анысы тәгаен бар.
— Азатка СМС язучы кызлар күренмиме?
— Язучылар бармы-юкмы икәнен белмим. Чөнки телефонын тикшермим, вакытым да юк.
— Алсу-Азат: “Бу тормышта иң зур үкенечегез нәрсә?” — дип сорасалар, ни дияр идегез?
— Әти-әниләргә, ул вакытта мөмкинлек тә җитеп бетмәгәндер инде, тагын да күбрәк булышсак, әйбәт булган булыр иде. Алар безгә гел рухый терәк булдылар, концертлар, башка эшләр белән киткәндә, балаларыбызны алып калып ярдәм иттеләр. Хәзер матди мөмкинлегебез дә бар, ләкин әтиләр, әниебез юк. Менә шунысы үкенеч.
“БУШ ЙОРТКА ЙӨРӘГЕБЕЗ ӘРНИ”
— Соңгы елларда зур югалтуларны да күп кичердегез…
Алсу:
— Бер-бер артлы өч кешене югалттык: Азатның әнисе — каенанам, бер елдан нәкъ шул вакытта минем әти үлде. Әти, каенанам һәм Азат — өчесенең дә туган көне 5 гыйнварда. Бергә уздырабыз, бер-берсен котлашалар иде. Хәзер ничектер ямансу булып калды. Азатның әнисе үлгәнгә — 6, минем әти үлгәнгә 5 ел була. Азатның әтисе — каенатам да 2 ел элек арабыздан китеп барды.
— Азат, синең туган якта өй бушмы хәзер?
— Буш шул… Менә шуңа йөрәк әрни. Шундый зур, каралган, матур йорт буш тора. Сирәк кайткач, җәен үлән үсә, кышын капка, ишегалдын кар баса, дигәндәй. Күңел әрнеп китә. Еш кайту бик килеп чыкмый. Туганнар ешрак кайтырга тырыша.
— Алсу, синең әниең нихәл?
— Әни Балтач районы Куныр авылында яши. Болын хәтле зур, матур, төзек өйдә ялгызы гына хәзер. Әти пандемия чорында үлде. Аны югалткач, әни бик озак ямансулады. Ул вакытта без авылда әни янында тордык. Әтине юксынмаган көне юк.
— Үзегез дә йорт төзи башлаган идегез. Күченү көтелмиме әле?
— Зифа тугач, Салмачы бистәсе тирәсендә җир алган идек. Шунда өй күтәреп куйдык та ел ярым чамасы тик торды. Ике катлы йорт бераз басылсын, дидек. Узган җәй тагын тотындык. Инде декабрьгә күченербез дигән идек. Төзүчеләр бераз вакытны сузды. Бөтен әйбер кыйбат. Без авыл балалары булгач, өйдә яшисебез килде. Язга ничек тә өлгертеп чыгарга дип бик нык хыялланабыз. Иң зур теләгебез — илдә, дөньяда тынычлык булсын иде. Саулык, сәламәтлек ташламасын. Һәр кеше көткән, планлаштырган ниятләренә ирешсен. Үзебезгә ни теләсәк, башкаларга да шуны телибез. Бу дөньяда бер генә яшибез. Барысы да җитә. Һәр кешенең үз ризыгы. Кешенекенә кызыкмыйча, үзебезнекенә риза булып, озын-озак гомер итәргә язсын.
Лилия ЙОСЫПОВА.