• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 11.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“ЯЗДАН НИНДИ ФИГУРАЛАР ЯСАЯЧАГЫН УЙЛЫЙ БАШЛЫЙ”

“ЯЗДАН НИНДИ ФИГУРАЛАР ЯСАЯЧАГЫН УЙЛЫЙ БАШЛЫЙ”

Мамадышта гомер кичерүче 45 яшьлек Роберт Сәлахетдинов кардан төрле фигуралар ясап, халыкны сөендерде. Ул сыннарны зәвык белән эшли. Тик оста белән сөйләшергә җай чыкмады. Шуңа да әлеге эшнең нечкәлекләрен хатыны Ләйсән ападан сораштым.

— Мамадышта ирем үз куллары белән төзегән йортта яшибез, — дип сүз башлады Ләйсән апа. — Баскычларын, декоратив штукатуркасын үзе ясады. Өй тирәсен Робертның рәсемнәре бизи. Кар сыннарын ирем 25 ел элек ясый башлаган иде. Сыннарны, катлаулылыгына карап, көненә 15-20 не дә эшләгәне бар. Мамадышның Совет урамын, шәһәр мәктәпләрен, төрле кибетләрне бизәде. Ел саен 66 яшьлек әнисе Флюраның өен бизи. Роберт, нинди ел килүеннән чыгып, композицияне әзерли. Яздан нинди фигуралар ясаячагын уйлап йөри башлый. Иң әүвәл ул аны күз алдына китерә, соңрак рәсемгә төшерә. Иремнең эшләрен бик яраталар, соклануларын яшермиләр, истәлеккә фотога төшәләр. Бер белмәгән кешеләр туктап, кат-кат рәхмәт әйтә.
— Роберт абый җәен нәрсә белән шөгыльләнә?
— Җәен йортлар төзи, түбәләр яба. Төрле биналарга проектлар сыза, картиналар ясый, агачтан эшләгән фигуралары да бик матур килеп чыга. Быел икебезгә 500 литр җиләк җыйдык.
Сәлахетдиновлар пар алма кебек ике кыз үстерә. Олы кызлары Сөмбел XI сыйныфта белем ала. “Тархан” мәдәни-тарихый телевизион конкурсында катнашып, финалга барып җиткән. Бу җиңү Сөмбелгә КФУга бюджет бүлегенә укырга керергә мөмкинлек бирәчәк. Төпчек кызлары Ландыш VII сыйныфта. Сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган, спорт белән шөгыльләнә. Ләйсән апа Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә буфетта эшли. Тирә-юнебездә Сәлахетдиновлар кебек уңган гаиләләр күбрәк булсын иде.

Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

18 июльдә Түбән Камада “Гаилә” паркында “СөлгеФест” чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак.

Быел югары уку йортларында белем алу бәясе 12 %ка арткан.

Татарстанда 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр микроавтобус алачак.

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”
Язмышлар

19 бала тәрбияләүче Вәсилә ГАЗИЕВА: “ТАГЫН БАЛА АЛЫРГА РИЗАМЫН”

by irekmanager irekmanager
9 июля, 2025
“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”
Язмышлар

“БАРЫСЫ ДА ҮЗ БАЛАЛАРЫМ БИТ”

by irekmanager irekmanager
2 июня, 2025
“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”
Язмышлар

“БАЛАЛАРЫМНЫ ТИЛМЕРТМӘ, ДИП СОРАДЫМ…”

by irekmanager irekmanager
20 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru