Балтач районы Куныр авылында гомер итүче Ленар Хаматов мичләр чыгару буенча оста. Бу кәсепнең серләрен ул яшьлегендә үк өйрәнә башлый.
— Бик тырыш гаиләдә тәрбияләнеп үстек. Әмма нәселебездә мич чыгаручылар юк, — дип сөйли Ленар. — Мәрхүм әтиебез Дамир гомер буе механизатор булып эшләде, техниканы биш бармагы кебек белә иде. Әниебез Рәйсә ягыннан бабай бик яхшы балта остасы, өч сыйныф белеме белән бухгалтер булган. Әни почта җитәкчесе вазыйфасын башкарудан тыш, тәрәзә пәрдәләре тегү, шәлләр бәйләү белән дә мавыкты. Эш сөючәнлек безгә якыннарыбыздан бирелгән.
Ленарга 47 яшь. Туган ягы Кунырда төпләнеп калган. Әйтүенчә, элек биредә марилар яшәгән, исеме “зур алан” дигән мәгънәне аңлата икән. Авылларына Мари Иле республикасы, Киров өлкәсе якын.
— 1994 елда укуны тәмамладым. Колхозлар көчле чак, эш урыннары бар. Өйләнеп, өй салып, яшьләр башка чыга иде, — ди Ленар. — Без дә тырышып зур йорт җиткердек. Тормыш иптәшем Әлфия белән ике бала тәрбияләп үстердек. Бүген дә авылда яшибез. Бәрәңге үстерәбез, мал-туар асрыйбыз, кош-корт тотабыз… — барысы да үзебез җитештергән азык-төлек.
Ленарның хезмәт юлы мәктәп елларында ук башлана. Почта хезмәткәре лаеклы ялга чыккач, әнисе аны үзе янына почта хезмәткәре итеп урнаштыра. Егетнең хезмәт кенәгәсе 16 яшьтән ачыла. Аннан соң энесе дә почта тарата әле. Мәктәпне тәмамлагач, Ленар Казан электр элемтәсе техникумына читтән торып укырга керә. Тик III курстан ташлап кайтып китә.
— Минем һөнәр булмады бугай бу дип, кайттым да киттем. Авылны да сагындым. Нишләргә белми йөргәндә, район газетасында: “Чепья авылында мич чыгаручылар курсы җыябыз”, — дигән белдерү күрдем. Шунда алты ай укып, 4 нче разрядлы мич чыгаручы-ташчы булдым, — дип дәвам итте мич остасы. — 1996-1997 елларда газлаштыру башланды. Тик укып кайтсам да, мич чыгара белмим. Теория генә бар. Ә монда авылы белән мич сүтеп, газ миче чыгарталар. Әти мине Киров өлкәсенә Илсур исемле мич чыгаручы остага алып китте. Аның белән Киров өлкәсендә бер җәй йөреп өйрәндем. Башта бик авыр булды. Ул миннән измә туглатты, кирпеч кырдыртты. “Мондый эш буламы инде?” — дим үз алдыма. Түзгәнмен ул вакытта. 1997 елда күрше Пыжмара авылына мич чыгарырга Илсур абый белән бардык. Бу авылда җиде мич чыгаручы бар, диделәр. Икәү дүрт-бишне чыгардык та, Илсур абый тәкъдиме белән, аерым эшли башладык. Үзем генә чыгарган беренчесен тикшерер өчен ягып җибәргән идек… Мичтә нинди тишек бар, барысыннан да төтен чыга. “Кипмәгәндер әле ул”, — дип тынычландырды хуҗа кеше, акчасын да бирде, кайтарып та куйды. Төтенне суырмый инде, дип уйлыйм. Бер атна узды, хәбәре юк. Шуннан Илсур абый килеп, гаебен тапкан, рәтләп киткән. Рәхмәт аңа. Бүтән андый очрак булмады. 1998 елларда, әни язып барганнардан санадым, 36 мич чыгарганмын. Ул чорда мичне газга да, утын яки күмер белән дә ягарлык итеп эшләтәләр иде. Авыл апаларының: “Мичкә дүрт зур таба сыярлык булсын”, — дип әйткәннәре истә. Аннары мунча мичләрен яңартып эшли башладым. 30 ел эчендә чыгарган мичләрне санасаң, 500 дән артып китә.
— Хәзерге мичләр бик аерыламы?
— Хәзергеләрен элеккеләре белән бөтенләй чагыштырып булмый. Тыштан яхшы кирпеч белән, матурлап чыгарабыз. Эчен мич кирпече белән эшлибез. Арасына янмый торган “вата” тыгып барабыз. Хәзерге мичләр 50-60 ел хезмәт итәр, дип уйлыйм. Бәяләренә килгәндә, һәркайсы индивидуаль. Әмма очсыз түгел. Хезмәте дә авыр.
— Бүген мич чыгаручы осталар җитәрлекме?
— Хәзер мич чыгаручылар күп. Әле өч-дүрт ел элек кенә бик юк иде алар. Интернетта кайбер мич чыгаручылар үзләре өйрәтә, түләүле 20-25 кешелек төркем җыялар. Аннары күп ташчылар да мич чыгаручы булып китте. Әмма бу ике һөнәр иясенең хезмәте аерыла. Ташчы чыгарган мичнең “ямау”лары калын була. Безгә “ямау”ларны 2-3 миллиметрдан да калын салырга ярамый. Соңгы елларда улым Раил белән эшли башладым. Ул VIII сыйныфта укый. Әкренләп бу һөнәрне аңа калдырырга исәбем бар, шуңа ныклап өйрәтәсем килә. Быел да бергә йөрдек, Казан тирәләрендә күп чыгардык. Эшне намус белән башкарырга тырышам. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Барысы да Раббыбыз карамагында.
Ленар сәнгатьтә дә актив. Гармун уйнарга ярата, җырлый. Аны сәнгать җитәкчесе итеп мәдәният йортына эшкә дә чакырганнар. Алабуга мәдәни-агарту училищесында читтән торып укып кайткан. 2000 еллардан конкурсларда катнашып килә. “Татар сүзе” конкурсы җиңүчесе буларак та исеме яхшы таныш. Бөтенесенә дә вакыт таба. “Теләк булса, күп нәрсәгә ирешергә мөмкин”, — ди Ленар.
Лилия ЙОСЫПОВА.