Әлеге вакыйганы бер танышым сөйләде. Бу хәл Татарстан районнарының берсендә була.
Яз көне авыл җирендә өй юу гадәте бар бит. Агач йортның стенасындагы бөтен нәрсәне алалар, урын-җирне кояшка киптерергә чыгаралар. Аннары мунчала белән ышкып өй юалар. Эшләр тәмам булгач, теге әйберләрнең барысын да үз урынына урнаштырырга кирәк.
Каенана да килененә стенадан алынган шәмаилне кире элеп куярга кушкан. Тик килен арыган, күрәсең, “эленер әле” дип, икенче бүлмәгә чыгып киткән.
Соңрак әни кеше тагын килененә шул сүзләрне кабатлаган. Килен тыңламаган. Ахыр чиктә болар сүзгә килгән. Шул чак эштән киленнең ире кайтып кергән. Әнисе белән хатынының талашуына нык ачуы чыккан моның. Бәхәс шәмаил аркасында туганын белгәч, тагын да чыгырыннан чыккан. Ачу белән шәмаилне идәнгә ташлаган да өстенә менеп таптаган.
Күп тә үтми бу ирнең ике аягы да сызлый башлаган. Хастаханә юлын күпме таптаса да, нинди генә профессорларга күренсә дә, аякларын дәвалый алмаганнар. Ахыр чиктә ул инвалидлар коляскасына утырырга мәҗбүр булган. Хәзер аны вафат диделәр.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.