Әлеге нормадан сигез йомшак вафли чыга.
1 йомырка, 200 г кефир, 3 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 50 г майонез, 150 г он.
Барысын бергә болгатып, камыр ясарга. Вафлиларны вафельницада пешерәбез.
Гөлүсә РӘХМӘТУЛЛИНА, Казан.