• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

Бәйрәм көннәрендә кая барырга: Тинчурин театрының 8 Март афишасы

Бәйрәм көннәрендә кая барырга: Тинчурин театрының 8 Март афишасы

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тинчурин театры бәйрәм спектакльләренә чакыра

5 март 18:30. «Назлы кияү» (җырлы-биюле комедия, 6+)
Кәрим Тинчуринның үлмәс әсәрләренең берсе – кәләш эзләү тарихы. Артистлар композитор Мәсгут Имашев көйләрен театр оркестрына кушылып башкара. Спектакль 10 нчы ел сәхнәдә бара, 126 нче тапкыр уйнала.

6 март 18:30 «Алай түгел, болай ул» (комедия-скетч,12+)
Дүрт мөстәкыйль скетчтан торган, камил телле, җырлы-биюле, Туфан Миңнуллин иҗат иткән күңелле тамаша. Биредә һәрбер артист дүртәр роль башкара. Хәзерге көндә аеруча актуаль булган гаилә кыйммәтләре темасы күтәрелә. Балага нинди исем кушарга? Аерылыр дәрәҗәгә җиткән гаиләгә ничек ярдәм итәргә? Бу һәм башка сорауларны геройлар ничек хәл итәр?

7 март 18:30 «Эх, алмагачлары! » (комедия, 6+)
Тинчурин театрының күп артистлары катнаша торган спектакльләрнең берсе, инде 10 ел сәхнәдән төшми уйнала. Халык юморы белән сугарылган, җырлы-биюле әлеге постановка тере оркестр уйнавы белән үрелеп бара. Татар авылында клуб ачылышына Президент килергә тиеш. Авыл халкы тырышып-ярышып, зур кунакны каршы алырга әзерләнә. Вакыйгалар да шуның тирәсендә бөтерелә.

8 март 12:00, 17:00 «Туган-тумача» (мелодрама, 12+)
«Туган-тумача» – драматург, режиссер Илгиз Зәйниевнең әбисенең чын тарихы, тормыштан алып, әбисенең сүзләренә нигезләнеп язылган әсәр. Биредә 1950-1970 нче еллардагы татар халкы тормышы күрсәтелә. Бөек Ватан сугышыннан соң авыр язмышлар аеруча күп булган. Әлеге әсәрдә хатын-кызларыбызның рухи көче, физик ныклыгы – барысы да чагылган.

9 март 17:00 «Син бит минем бергенәм» (мелодрама, 6+)
Тинчурин театры легендасы – Исламия Мәхмүтова язган һәм үзе үк сәхнәләштергән спектакль. Әлеге постановканың театрыбызда икенче куелышы. Яшь егетнең сугышка китүе, сөйгән ярының аны өзелеп көтүе, тәкъдир шаяруы, бүгенге көндә сирәк очраган саф мәхәббәт тарихы, күңел кылларын тибрәндерерлек артистлар уены – болар барысы да шушы спектакльдә.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru