• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

БИШ СЫНАУ

БИШ СЫНАУ

Абдулла ибн Гомәрдән (Аллаһ аңардан риза булсын) шундый бер хәдис риваять ителә: “Беркөнне Аллаһ Рәсүле безгә вәгазь белән мөрәҗәгать итте: “Әй, мөһаҗирләр! Мөселман өммәте өстенә төшәчәк биш сынауны сезгә күрергә язмасын иде, дип Аллаһка догалар кылам!”
Алар түбәндәгеләр:
1. Кешеләр арасында зина кылуның киң колач җәюе аркасында алар бу әшәкелекне хәтта башкалардан яшерми башласа, алар арасында моңа тиклем булмаган чирләр таралыр.
2. Әгәр сәүдәгәрләр, азык-төлекне тиешеннән аз үлчәп, кешеләрне алдарга керешсә, Аллаһ аларга корылык җибәрер, азык-төлеккә кытлык килер, хакимнәр җәбер-золым кыла башлар.
3. Әгәр кешеләр зәкәт түләүдән баш тартса, Аллаһ аларны явым-төшемнән бөтенләй мәхрүм итәр, яңгырлар яумас, җирдә җәнлекләр яшәмәс иде.
4. Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагать итүдән туктасалар, Аллаһ аларның дошманнарына җиңү бирер, аларның башбаштаклык кылуына юл куяр.
5. Әгәр әмирләр Аллаһ Китабы буенча хөкем чыгарудан туктап, башка нәрсәләрне үзләренә кулланма итеп алса, Аллаһ алар арасында бер-берсенә карата нәфрәт урнаштырыр.
Дөньядагы җәбер-золым, төшенкелек, хәтта йогышлы чирләрнең котыруы һәм төрле бәла-каза, кылынган гөнаһлар — кешеләр сайлаган тормыш нәтиҗәсе. Адәмнәр, мөэминнәр, көчлеләр, көчсезләр дә гөнаһларның начар нәтиҗәләрен үз башыннан үткәрер. Бу дөнья шулай корылган. Шул рәвешле гөнаһлылар фаныйлыкта ук үз җәзасын татый, ә мөэминнәрнең иманнары гына сынала. Сабырлык күрсәткән өчен дәрәҗәләре арта.
(“Дини-мәгърифәти” календарьдан)

Фото: ©toshket,/123rf.com

Хәбәрләр

19 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уза.

Алабугада тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ачылды.

Казанның “Елмай” паркында 5 июльдә “Шәҗәрә” бәйрәме уза.

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”
Сәхнә арты

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”

by irekmanager irekmanager
5 февраля, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru