Камыр: 4 йомырка, 250 г шикәр комы, 100 мл сөт, 150 мл үсемлек мае, 1 кап ванилин, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 320-350 г он, тоз.
Эремчекле масса: 600 г эремчек, 1 йомырка, 50 г шикәр комы, 1 аш кашыгы крахмал.
4 йомырканы, бер чеметем тоз кушып, күбек булганчы күпертергә, шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатырга. Сөт һәм үсемлек мае салып, ванилин, камыр көпшәкләгеч һәм он кушып камыр ясарга. Камырны табага бушатырга. Эремчеккә шикәр комы, йомырка, крахмал кушып болгатырга. Пакетка тутырып, читен кисәргә. Камыр өстенә шакмаклап агызырга. Бисквит 180 оС кызулыктагы мичтә
35-40 минут пешә. Әзер бисквитның өстенә шикәр пудрасы сибәргә була.
Эльмира КАМАЛИЕВА, Арча.